Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дәрес әзерләргә өйрәнәбез!

Сез дә­рес әзер­ләр­гә яра­та­сыз­мы? Кү­бе­без, һич­шик­сез, «юк» дип җа­вап би­рә­чәк.

Китапларга күмелеп утырганчы, малайлар белән рәхәтләнеп урамда туп тибәр, йә булмаса мультфильм карар идек әле без. Аннан, укытучыларын да әйтерең бармы! Өй эшләрен ник шул кадәр  күп бирергәдер! Әйтерсең, дөньяда аларның фәненнән кала берни юк!

Тик күңелсезләнергә ашыкмыйк әле, дусларым! Психологлар безгә дәрес әзерләү җиңелрәк бирелсен өчен берничә ысул тәкъдим итәләр.

Игъ­ти­бар­ны туп­лый­быз

Дә­рес әзер­ләү­не җи­ңе­ләй­тү өчен, бе­рен­че чи­рат­та, үзең­не пси­хо­ло­гик як­тан әзер­ләр­гә – ягъ­ни «җы­е­лыр­га» ки­рәк икән. Бер кай­гың бул­ма­ган­дай ди­ван­да кы­рын ятуы рә­хәт, бил­ге­ле. Әм­ма, әни­ләр әйт­меш­ли, без­нең эш­не ке­ше эш­лә­мәс бит!

Эш өс­тә­лен уңай­лы урын­га ур­наш­ты­рыр­га һәм ти­е­шен­чә як­тыр­тыр­га да оныт­мыйк. Урын­дык­ның да йом­шаг­ра­гын сай­лый­быз. Ки­сә­теп ку­я­быз – идән­гә  яи­сә ка­ра­ват­ка уты­рып дә­рес әзер­ләр­гә яра­мый! Ки­ем дә уңай­лы бу­лыр­га ти­еш. Те­ле­фон­ны, компь­ю­тер­ны (әгәр ул эш ба­ры­шын­да ки­рәк бул­ма­са), те­ле­ви­зор­ны, әй­дә­гез, сүн­де­реп үк ку­я­быз. Бүл­мә ише­ген яба­быз. Өй­дә­ге­ләр­не дә ки­сә­теп ку­йыйк – без­не бер сә­бәп­сез бор­чып, юк-бар йо­мыш бе­лән ке­реп-чы­гып йөр­мә­сен­нәр.  

Эш­кә то­тын­ган­чы ти­рән итеп су­лыш алу да фай­да­лы. Баш мие шу­лай көй­лән­гән – мө­һим­рәк эш­ләр­не ул ях­шы­рак ис­тә кал­ды­ра. Шу­ңа кү­рә өй эш­лә­рен без,  чын­нан да, бе­рен­че урын­га ку­яр­га ти­еш.

Тай­мер бе­лән исәп­ли­без

Ин­де хә­зер тай­мер әзер­ләп ку­я­быз. Һәм һәр­бер би­рем өчен кит­кән ва­кыт­ны  шу­ның яр­дә­мен­дә исәп­ли­без. Бу без­гә кай­сы би­рем­гә күп­ме ва­кыт кит­кә­нен ачык­лар­га мөм­кин­лек би­рә­чәк. Нин­ди­дер фән­гә ки­рә­ген­нән ар­тык күп ва­кыт би­ре­лә икән – әти-әни­ләр­дән яи­сә «от­лич­ник»­лар­дан яр­дәм со­рар­га ту­ры ки­лә­чәк.

Тәр­тип ур­наш­ты­ра­быз

Уку әс­бап­ла­рын тәр­тип­кә ки­те­рү дә иң мө­һим эш­ләр­нең бер­се са­на­ла. Ки­тап-дәф­тәр­ләр­не, руч­ка­лар­ны ба­ры­сын да үз уры­ны­на ку­я­быз. Һәм алар күз ал­дын­да­рак бу­лыр­га ти­еш. Югый­сә, бе­тер­геч йә ли­ней­ка эз­ләп, бик күп ва­кыт­ны әрәм итү­е­без мөм­кин.

План тө­зи­без

Өй эш­лә­ре­нә то­тын­ган­чы, без­гә баш­та план тө­зер­гә ки­рәк бу­ла­чак. Дә­рес әзер­ләү­не бе­рен­че кул­га эләк­кән ки­тап­тан баш­лар­га яра­мый. Иң элек шу­ны ачык­лыйк: го­му­мән, дә­рес әзер­ләү­гә без күп­ме ва­кыт би­рер­гә җы­е­на­быз. Ан­на­ры ин­де бар­лык өй эш­лә­рен бар­лап чы­гар­га ту­ры ки­лә­чәк. Һәр­бер би­рем өчен күп­ме ва­кыт бү­ләр­гә бу­ла икән?

Суз­мый­быз

Өй эш­лә­ре­нә то­ты­ну­ны соң­гы ми­нут­ка ка­дәр суз­мый­быз. Бу, мө­га­ен, иң мө­һим ка­гый­дә­ләр­нең бер­се­дер. Пси­хо­лог­лар мәк­тәп­тән кай­тып ашау бе­лән, дә­рес әзер­ләр­гә уты­рыр­га ки­ңәш итә­ләр.  Кич­кә кал­ды­ру, ар­гач-тал­гач кы­на дә­рес­кә то­ты­ну дө­рес бул­ма­я­чак. Алай гы­на­мы – дә­рес әзер­ләү ва­кы­ты бер­мә-бер озак­ка су­зы­ла­чак. Ир­тән­гә кал­ды­ру үзен бө­тен­ләй ак­ла­мый. Кай­сы­дыр дә­рес­кә өл­ге­рә ал­ма­вы­быз да, күп ха­та­лар җи­бә­рү­е­без дә мөм­кин.

Буш ва­кыт ки­леп чык­са, өй эш­лә­рен мәк­тәп­тә үк эш­ли баш­лар­га да бу­ла.

Мө­һим­нә­рен ае­ра­быз

Би­рем­нәр­не көн­дә­лек­кә яз­ган­да, ае­ру­ча мө­һим­нә­рен (күб­рәк ва­кыт та­ләп ител­гән­нә­рен) бил­ге­ләп ба­ра­быз.  Тиз ара­да эш­ли­се­ләр шу­лай ук бил­ге­лә­нер­гә ти­еш. Бе­рен­че чи­рат­та ир­тә­гә үк тап­шы­ра­сы өй эш­лә­рен әзер­ли­без, ан­на­ры ин­де кү­ләм­ле-кат­лау­лы  дә­рес­ләр­гә то­ты­на­быз. Кат­лау­лы­рак өй эш­лә­рен ал­дан­рак әзер­ли­без.

Ял итәр­гә оныт­мый­быз

Сә­гать­ләр буе баш кү­тәр­ми дә­рес әзер­ләү өй эш­лә­рен тиз­рәк бе­те­рер­гә мөм­кин­лек бир­ми. Ә ме­нә һәр 25 ми­нут са­ен үзе­без­гә һич югы 5әр ми­нут ял бир­сәк...  Бу ва­кыт эчен­дә тә­не­без дә, ба­шы­быз да ял итә­чәк.

Кап­ка­лап ала­быз

Дә­рес әзер­лә­гән­дә кап­ка­лап алу да, су эчеп кую да фай­да­лы. Бо­лар баш мие эш­чән­ле­ген һәм хә­тер­не ях­шыр­та икән. Тик газ­лы су­лар, энер­ге­тик эчем­лек­ләр, бал­лы ри­зык­лар ки­рәк тү­гел. Ә ме­нә сель­де­рей, ал­ма, чик­лә­век­ләр фай­да­лы.

Бү­ләк әзер­ли­без

Үзе­без өчен бү­ләк әзер­ли­без – дә­рес әзер­ләп бе­тер­гән­че үк бе­рәр кы­зык­лы­рак шө­гыль уй­лап та­ба­быз. Ул дус­ты­быз бе­лән ка­фе­га ба­ру да бу­лыр­га мөм­кин, бас­кет­бол-фут­бол уй­нау да, шо­ко­лад бе­лән сый­ла­ну да. Дә­рес әзер­лә­гән­нән соң үзе­без­не бе­рәр кү­ңел­ле шө­гыль көт­кә­нен бел­сәк, бу, һич­шик­сез, кү­ңел­не җы­лы­тып то­ра­чак.

Бү­ген­ге­не ир­тә­гә­гә кал­дыр­мый­быз

Бу дә­рес­тә тап­шы­ры­ла­сы эш­не икен­че дә­рес­кә кал­дыр­мый­быз.  Оны­тыл­ма­сын өчен, яз­ма эш­ләр­нең (ре­фе­рат­лар­ның) тап­шы­ры­лу ва­кы­тын блок­нот­ка тер­кәп ба­ра­быз. Бер фән­нән дә­рес әзер­лә­гән­дә, баш­ка өй эш­лә­ре ту­рын­да оны­тып то­ра­быз. Чит та­выш­лар игъ­ти­ба­ры­гыз­ны чит­кә юнәлт­мә­сә, әк­рен ге­нә клас­сик му­зы­ка ку­яр­га бу­ла. Өй эш­лә­ре бет­кәч, тик­ше­реп чы­гар­га оныт­мый­быз. Хә­тер­дә кал­ды­ру кы­ен­рак бул­ган кат­лау­лы те­ма­лар­ны үз­ләш­тер­гән­дә,  те­ма­ны көн са­ен аз-аз­лап ка­бат­лау да үзен ак­лый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев