Болытларда бармы йөзгәнең?
«Болытларда йөзәргә» яратасыңмы? Зурлар, мөгаен, тискәре җавап кайтарыр иде. Чөнки хыялланып, озак уйлап утырган кешегә караганда, эшне җиренә җиткереп, тиз арада башкаручылар игътибарга лаек. Тик шулай да хыялланып алу мөһим. Югыйсә фантазияләү сәләте безгә нигә кирәк соң?
Галимнәр хыяллану, фантазия баш миенең нейрон активлыгын арттыра дип исбатлаган. Креатив фикер йөртергә кирәк булганда, кеше иске нейрон бәйләнешләрне куллана алмый, баш мие яңаларын булдыруны стимуллаштырырга тиеш. Һәм бу эштә фантазияләр ярдәм итә дә инде. Сүз уңаеннан, алар эш процессларын алга этәрергә булыша, сөйләмне үстерә, өлкән яшьтә деменция үсешен акрынайта.
Файдалы эш
Табигатьтә бөтенләй файдасыз сыйфатлар булмый. Фантазияләү – күп еллар элек кешелек дөньясына исән калырга һәм төрле яклап үсәргә ярдәм иткән табигый сәләт. Таш үткенләү өчен инструмент уйлап табу, тире тегәргә, кабырчыклардан муенса ясарга өйрәнү – боларның барысы да фантазия нәтиҗәсендә уйлап табылган эшләр.
«Яшәүнең мәгънәсен аңлау өчен кеше хыялланырга тиеш».
Вольтер.
Хыялланудан туктама!
«Болытларда йөзәргә» яратучылар булмаса, картиналар, җырлар, фильмнар һәм, гомумән, иҗади процесс булмас иде. Креативлык – ул фантазияләү һәм аларны тормышка ашыру нәтиҗәсе. Шулай булгач, кыюлыгыңны җыеп, гадәти булмаган әйбер уйлап табарга телисең икән, бу эшеңне туктатма! Бәлки, син булачак бөек композитор яки рәссамдыр.
Яңа мәгълүмат туплаганда, баш миебезгә аны аңлау һәм эшкәртү өчен, вакыт зарур. Әгәр пауза ясамасаң, яңа белемнәр үзләштерелмәячәк. Дәресләр арасында тәнәфесләр ясап алырга кирәк. Иң мөһиме, игътибарыңны артык озак читкә юнәлтмә!
Чамасын бел
Фантазияләр ярдәмендә алда булачак вакыйгаларны күз алдына китерергә мөмкин. Мәсәлән, сине берничә көннән мөһим эш көтә, ди. Ул чагында син вакыйганың ничек булачагын күзаллыйсың һәм төрле ситуацияләрдән чыгу юлын эзләп куясың. Бу исә тынычланырга һәм үз-үзеңдә ышаныч булдырырга ярдәм итә. Фантазияләү – файдалы эш! Иң мөһиме – чаманы белү һәм чынбарлыктан тайпылмау кирәк.
Иң шәп фантазер
Фантазияләү сәләте сабыйга бер яшь тулу белән күренә башлый. Шул вакытта ук бала бананны – телефон трубкасы, ә судагы йомычканы – корабль дип күз алдына китерергә мөмкин.
Ике яшендә ул инде импровизациясен эшкә җигә. Мәсәлән, кемнедер машинада «йөртә» яки әниле-кызлы уйный. Бу яшьтә балалар нинди роль үтәүләренә карап, тавышларын да үзгәртергә өйрәнәләр. Өч-дүрт яшендә исә үзе уйлап тапкан теләсә нинди сюжетны башкара һәм барысын да сокландыра ала.
Сигез яшендә балага үз-үзен тоту кагыйдәләре һәм җәмгыять басым ясый башлый. Ул үзенең фантазияләре турында сөйләмәсә дә, аларны уйлап табудан туктамый. Хәтта олы яшьтә дә фантазияләргә чик куярга ярамый.
Гөлинә Гусамова.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев