Баш мие нәрсә ярата
Төп кагыйдә – баш миенә яңа мәгълүмат бирү.
Календарьда 13нче октябрь – Баш миен эшләтү көне
Баш миен эшләтергә кирәк!
Баш мие – кеше организмындагы иң катлаулы орган. Ул һәрвакыт актив, хәтта без йоклаганда, ял иткәндә дә эшләвен дәвам итә. Бу вакытта баш мие нәрсәне сакларга, ә нәрсәне тирәнгәрәк яшерергә кирәклеген «хәл итә» икән.
Кешенең баш миендә якынча 100 миллиард күзәнәк бар, диләр белгечләр. Көн саен анда 70 меңнән артык уй туа һәм күбесе шунда ук онытыла. Берәр нәрсәне искә төшергән саен, баш миендә яңа нейрон бәйләнешләр барлыкка килә. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, кеше гомеренең өчтән берен, һичшиксез, йоклап уздырырга тиеш. Баш миен йоклатмыйча мәҗбүри эшләтү яхшылыкка китермәячәк.
Баш мие организмның күп функцияләрен көйли, мәгълүматны эшкәртә һәм эмоцияләрне билгели. Хәтер, интеллект, иҗади һәм танып белү функцияләрен үстерү өчен нәрсә эшләргә? Мондый күнегүләр башкару өчен календарь битләрендә хәтта аерым бер көн билгеләгән. Ул – 13нче октябрь. Төп кагыйдә – баш миенә яңа мәгълүмат бирү. Әлбәттә, аны елына бер генә көн түгел, ә көн саен ниндидер яңалыклар белән тулыландырып торырга кирәк. Күнегүләрнең иң гадиләреннән башлыйк.
Уң кулны сул кулга алыштыр
Көндәлек режимда эшләнә торган теш чистарту, киенү, чәч тарау кебек эшләрне без автомат рәвештә башкарабыз. Моның өчен әллә ни баш ватасы юк. Ә менә тешләрне гадәттәгечә уң кул белән түгел, сул кул белән чистартсаң, иртәнге ашны күзләреңне йомып ашап карсаң, бу инде баш миен «эшләп ашарга» өйрәтәчәк. Калак белән чәнечкене япон таякчыкларына алыштырсагыз, баш мие сезгә тагын бер һөнәр өчен рәхмәт әйтәчәк.
Асимметрик хәрәкәтләр яса
Мәсәлән, бер кулың белән кәгазьгә өчпочмак, икенчесе бедән квадрат, яисә сигезле һәм йолдыз яса. Кыскасы, фигуралар бер-берсенә охшарга тиеш түгел. Аларны аерым сурәтләү кыенлык тудырмый, ә икесен бер үк вакытта эшләсәң, баш мие аптырашта калачак.
«Акыллы» уку
Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы буласың. Моның бер чарасы – китап уку. Канада язучысы Скотт Янг атнага бер китап укырга киңәш итә. Бу шөгыль башта авыр булып күренсә дә, вакыт узу белән кеше организмы күнегә. Даими практика нәтиҗәсендә, уку тизлеге арту белән бергә күзаллау сәләте, хәтер ягы һәм карар кабул итү мөмкинчелеге дә киңәя. Көненә 3,5 сәгать һәм аннан да күбрәк китап укучылар авыруларга бирешми, һәрвакыт оптимистик рухта була һәм аларның баш мие «тулы көченә» эшләү мөмкинлегенә ия дип исәпли белгечләр.
Сәер киңәшләр
- Көненә 30 минут дәвамында бары бер генә предмет турында уйлагыз. Башка нәрсәләр сезнең игътибарны җәлеп итәргә тиеш түгел. Беренче вакытта бу күнегүгә 30 минут урынына 5 минутны багышларга да була.
- Көн саен үзегезгә үзенчәлекле максатлар куегыз. Мәсәлән, 10 чакрым җәяү йөрергә, берәр сәер урында иртәнге аш ашарга, көне буе сөйләшмәскә. Бу очракта баш мие бик уйлап эш итәчәк.
- Тагын бер киңәш: 15 минут дәвамында «мин, миңа, минеке» сүзләрен кулланмыйча гына сөйләшеп карагыз. Бу бераз кыенлык тудырачак.
Хайваннар дөньясында
Күпләрдә агачта тукылдап торучы тукраннарның туклану вакытында баш миенә ничек зыян килми дигән сорау туа. Ул бит агач кәүсәләренең каты өслекләренә томшык белән сугып, азык таба. Күпчелек кошлар кебек, тукраннар да кечкенә һәм бик җиңел сөякләрдән торган катлаулы баш сөякләренә ия. Баксаң, аларда баш миен саклау механизмы – йомшак «һава капчыгы» бар икән.
Баш мие нәрсә ярата?
Белгечләр фикеренчә, баш миенең эшчәнлеге ашаган ризыкка карап билгеләнә. Рационыңда аңа файдалы ризыклар куллану – организмны сәламәтлек белән туендыра. Чикләвек (теләсә кайсы төре), солы боткасы, кишер, яшел чәй, ачы шоколад, йөзем, чөгендер, төрле балыклар акыл эшчәнлеген, фикерләү сәләтен яхшырта, энергияне арттыра, кәефне күтәрә, күңел төшенкелегенең дошманы санала.
Кызыклы саннар
- Баш мие органнарга сигналны 288 км/сәгать тизлек белән җибәрергә сәләтле.
- 1 секунд эчендә кеше миендә 100 000 химик реакция бара.
- Баш миенең авырлыгы – 1, 361 граммны тәшкил итә.
- Кеше туганда ук баш миендә барлыгы 14 миллиард күзәнәк була.
Ял да итәргә кирәк
Баш мие яхшы эшләсен өчен ул яхшы ял итәргә тиеш. Борынгы кешеләр тамагың туймаса да, йокың туйсын дия торган булганнар. Даими рәвештә йокысы туймаган кешенең баш мие эшчәнлеге кими, кәефе начар була. 9-13 яшьлек балаларга тәүлегенә – 9-11 сәгать йокы тиеш. 13-17 яшьлек егетләр-кызларга 8-10 сәгать йокларга кирәк. Талгын музыка, йога, саф һавада йөреп керү, китап уку тынычлап йокларга ярдәм итә. Шоколад йокыны качыра, ә менә банан йокыны яхшырта.
Кочакла
Кочаклашу – баш мие өчен бик файдалы икән. Шулай булгач, иртән уяну белән әниеңне, әтиеңне, энең яки сеңлеңне кочаклап кил. Нинди шәп кәеф һәм энергия белән мәктәпкә чыгып китәчәксең бит. Бу турыда хәтта фәнни тикшеренү дә бар. АКШның Огайо штатында, Колумбус шәһәренең гомумилли хастаханәсендә үткәргәннәр аны. 125 баланың реакциясен өйрәнеп, галимнәр түбәндәге нәтиҗәгә килгән: кочаклашу баланың баш миендә аерым бер хис уята. Ул социаль һәм эмоциональ элемтә булдыру, шулай ук нерв системасының вакытында үсеш алуы өчен кирәк. Көненә ким дигәндә 6-7 тапкыр кочаклашырга кирәк икән. Шулай булгча, мәктәптән кайткач та, барысын кочарга онытма. Бәлки песеңнең дә кочаклашасы киләдер әле?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев