Зирәк бабай
Ә МЕНӘ КӨННӘРДӘН БЕР КӨННЕ... Кояш офыктан бераз гына күтәрелгән дә туктап калган. Күп тә үтми елга агуыннан туктаган. Көтүлектәге яшел чирәмгә сары төс иңгән. Басу-кырларда гөрләп үчеп утырган игеннәр кипкән. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш корып беткән. ҮЗӘНЛЕКТӘ НИ БУЛГАН? ТЫЛСЫМЛЫ ЧҮЛМӘКНЕҢ СЕРЕ НИДӘ?
Искиткеч матур үзән буйлап елга ага. Елганы Нурлы елга дип йөртәләр. Бу елга ничек барлыкка килгән соң? Анысын менә беркем юньләп белми. Башта су чокырны тутырган, зур бер күл барлыкка килгән, аннан су әкрен генә үз юлын табып агып иткән. Елга буена кешеләр йортлар төзегәннәр. Кош-корт, терлек асраганнар. Үзәндә көтүлек җирләре дә җитәрлек булган, печән бик мул үскән. Мал-туар тук яшәгән. Тавыклар җим чүпләгән, казлар, үрдәкләр иртәләрен елга буена ашыккан. Кич белән исә канәгать кыяфәттә әйләнеп кайтканнар.
Бөтен өйләрдә дә тәмле ризыклар пешкән. Әлеге үзәндә кешеләр бик бәхетле яшәгәннәр.
Ә менә көннәрдән беркөнне... Кояш офыктан бераз гына күтәрелгән дә туктап калган. Күп тә үтми елга агуыннан туктаган. Көтүлектәге яшел чирәмгә сары төс иңгән. Басу-кырларда гөрләп үчеп утырган игеннәр кипкән. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш корып беткән.
Үзәнлектә яшәүчеләр киңәшкә җыелганнар. Арада иң олы яшьтәге кеше – Зирәк Бабай болай дигән: «Без елга буйлап өскә күтәрелергә һәм аның ни өчен агудан туктавын ачыкларга тиеш. Аннары офыктагы иң биек тауга менеп, кояшка нәрсә күтәрелергә комачаулавын белербез».
Сәфәр чыгар өчен иң көчле, курку белмәс кешеләр җыелган. Алар Зирәк Бабай җитәкчелегендә юлга кузгалганнар. Озакламый елганың башланган урынына килеп тә җиткәннәр. Һәм искиткеч гүзәл су кызы Нимфаны күргәннәр. Ул үзенең өе янында таш өстендә утыра һәм әкрен генә елый икән. «Ни өчен күз яшьләрен түгәсең, матур кыз?» – дип сораганнар аннан. Нимфа исә аның янына усал Җен-җил очып килүе һәм аның кулындагы тылсымлы чүлмәкне урлап китүе турында сөйләгән. Елга шул тылсымлы чүлмәктән агып чыга торган булган икән. «Ул биек тау башында яши» – дигән Нимфа.
Болында яшәүчеләр бик кыю кешеләр булганнар – алар бер куркусыз Женле җил янына барырга кузгалганнар. Гүзәл Нимфа да алар артыннан ияргән.
Җен-җилнең өй каршындагы эскәмиядә хәл алып утырган чагы булган. Янәшәсендә генә олы иске сандык торган. Тылсымлы чүлмәк шул сандыкка яшерелгән икән. «Син ни өчен гүзәл Нимфадан тылсымлы чүлмәген алып киттең соң?» – дип сораган Зирәк бабай. Җен авыр сулап болай дигән: «Мин бик ялгыз. Миңа күңелсез. Сез бит болында гаиләләрегез белән дус, тату яшисез. Ә мин монда берүзем. Үзәнегезгә яңгыр болытлары куам, күкне әйләндерәм, төнне көн белән алыштырам. Мин бу гүзәл кызга хатыным булырга тәкъдим иткән идем, ә ул баш тартты. Кәефем төште. Һич югы чүлмәге минем янымда булсын, дип уйладым. Шуннан соң күкне дә әйләндерми башладым.
Зирәк бабай уйланып торган да әйткән: «Синең сагышың аңлашыла. Ләкин кояш нурларыннан һәм судан башка безнең болыныбыз төссезгә әйләнде. Сезнең бергә кушылуыгыз бик әйбәт булыр, сабыйларыгыз туар, алар сезгә күп куанычлар китерер иде. Тик Нимфаның ризалыгын алу өчен сиңа тырышырга туры киләчәк. Чакыр син аны өеңә. Хисләреңне аңлат. Минем акыллы киңәшемне тыңлагыз».
Бераз вакыттан яшьләр Зирәк Бабай янына чыгып, үзләренең бергә яшәргә теләүләрен хәбәр иткәннәр. «Бик әйбәт! – дип сөенгән Зирәк Бабай. –Алайса, без кайту ягына кузгалабыз!»
Сәфәрчеләр авылга кайтып җиткәндә, кояш инде югары күтәрелгән булган. Кояш нурлары элеккечә яшеллеккә төренгән басу-кырларны назлаган. Елга исә үтә күренмәле чиста-саф су белән тулган. Ә үзәнлектә яшәүчеләр иксез-чиксез сөенгәннәр, имеш...
Рафик ХӘСӘНШИН, Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев