Җыр дәресе
Булгач-булгач шундый җыр булсын, аны ишеткән кеше таң калсын. Шундый җыр өйрәнергә тиеш Сәлим!
Дәрес ахырында укытучы апа:
— Укучылар! Тиздән җыр конкурсы була. Беренче турын мәктәптә уздырабыз, икенчесен — районда, анда җиңүчеләр барачак, — дип игълан итте. — Барыгыз дә алдагы дәрескә җыр өйрәнеп килегез. Тик бер-берегезне кабатламагыз, әүвәл минем белән киңәшегез.
— Мин туган ил турында өйрәнәм.
— Мин — әниләр турында.
— Мин — урман турында.
— Мин — чәчәкләр турында, — дип малайлар-кызлар укытучы апаларын уратып алдылар. Сәлим генә аларга кушылмады. Ул, сипкелле борынын югары чөеп, класстан чыгып китте. Тапканнар өйрәнер нәрсә! Булгач-булгач шундый җыр булсын, аны ишеткән кеше таң калсын.
— Әни, миңа эш кушма, җыр өйрәнәм, — диде малай. — Барыгыз, миңа комачауламагыз, — дип чырык-чырык көлешкән сеңелләрен дә урамга куып чыгарды.
Өйдә пышылдашып кына сөйләштеләр, аяк очына гына басып йөрделәр. Сәлим диванда кырын ятып шаккатыргыч җыр эзләде. Илләрендә бер булсын иде. «Молодец, Сәлим, син барысыннан да уздырдың», — дип, укытучы апа үтереп мактасын иде дә җиңүчеләр исемлегенә язып куйсын иде. Кем белә, бәлкем, мактый-мактый районнан Казанга да җибәрерләр әле. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», — ди бит.
Әкрен генә ишекне әбисе ачты да:
— Улым, ашыйсыңмы, аш әзер,—диде. Аңа каршы Сәлим:
— Әби, зинһар, комачаулама, күрмисеңмени, миләрем кайный, җыр эзлим, — дип, ризасызлык белдерде.
Казанга баргач, телевидениегә төшерми калмаслар. Аннан китәр хат, китәр хат... Почтальон апа һәр көнне Сәлим исеменә хат ташыр. Әлбәттә кызлар хаты. Классташ кызлар тик көнләшеп йөрсеннәр. Бигрәк тә Сөнчәле кызы Рәфинә. Матур чәчләренә кызыккан малайны юри күрмәмешкә салына, юри Илдар белән серен бүлешкән була.
Озак-озак баш ватып бер генә җыр да таба алмагач, Сәлим ярдәмгә әбисен чакырды.
— Әби, әби дим, син шаян җырлар беләсеңме?
— Безгә авыр заман туры килде шул, улым. Шуңа күрәдер, җырларыбыз да моңсурак булды.
— Миңа берәр шәп җыр өйрәнергә кирәк бит, әби.
— Өйрән, өйрән. Әнә «И туган тел, и матур тел, әт-кәм-әнкәмнең теле» дигәнен җырлап кара. Күңелеңә хуш килер, бәбкәм.
— Аны күп җырладылар инде. Миңа моңарчы җырланмаган җыр кирәк.
— Җыр булгач, җырланмыйча калганы юктыр, бәбкәм. Булмаса, «Әпипә»не өйрәтимме?
— Кит, әби, кеше көлдермә. Борынгы ич ул.
Бабасының авыз эченнән генә көйләп йөри торган гадәте бар, берәр җыр белми микән?
— Бабай, җырла әле.
— Ниндиен, улым? Минем бар белгән бер җырым бар, — дип кеткелдәде бабасы. — Яшь чакта әбиең Сөнчәле авылында яши иде. Кызларга ияреп уенга да төшкәли. Мин аны озата барам, озатканда җырлап та җибәрәм.
— Каяле, бабай!
— Менә болайрак итеп, улым.
Дөнья бит ул куласа,
Әйләнә дә бер баса.
Сөнчәлене басар иде,
Биек таулар булмаса.
— Әй, бабай, таптың җыр, — диде малай, күңелсез генә.
Кич җитте, төн үтте, таң атты. Бүтәннәр җырлаганда авыз йомып утыруы да гарьлек.
Укытучы апа берәм-берәм бастырып җыр тыңлый. Мактап та куя. Менә ул:
— Йәле, Сәлимне тыңлыйк, — диде.
Сәлим, үзе дә белмәгән көйгә салып, бабасының такмагын кабатлый башлады.
Дөнья бит ул куласа,
Бер әйләнә, бер баса.
Сөнчәлене басар иде,
Биек таулар булмаса.
Укучыларга кушылып хәтта укытучы апа да көлде.
— Җыр тапмадыңмыни, Сәлим?
— Тапмадым шул, апа.
— Икенче конкурска хәтле табарга тырыш, — диде укытучы.
Сөнчәле кызы пырх-пырх көлгән була. Зур үскәч, Сәлимнәр авылына уенга төшәр әле. Сәлим бу җырны аның үзенә генә... үзенә генә җырлап күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев