Ярсу
Чабыш атлары Сабантуй якынлашу белән ярсый башлый, дип сөйлиләр. Бу сүзләрнең хаклыгын ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм мин.
...Чирпуш кушаматлы җирән алаша бар иде. Тайлыктан чыгу белән аны бригадир җикте. Тәртә арасында гына түгел, атланып чабуга да җитез иде бахбай. Колхоз атлары арасында аңа тиңнәр булмады. Шуңадыр аны авыл җыенына чабышка әзерләргә булдылар. Ул вакытта төп көч булганлыктан, атның бригадир җиккәненә дә авырга туры килде. Утын, печән, салам кайтартырга көч җитми башласа, бригадир аты дип тормадылар, җәен — йөкле арба, кышын чана сөйрәттеләр.
Бригадир Чирпушка ташлама ясады, аны йөккә җиктертмәде. Идарә атларына бирелгән солы да аңа еш эләкте. Бригадир бахбайны чын-чынлап ярышка әзерли иде. Аның бу ниятенә шикләнүчеләр дә җитәрлек иде.
— Гәүдәгә бәләкәй, булдыра алмас. Чирпуш кебек атлар беткәнмени? — дип, бригадирның өметен сүндерергә теләүчеләр дә булды. Шулай да авылдан бер чабыш атының чыгуын теләүчеләр дә юк түгел иде. Чөнки көрәшчеләре, йөгерешчеләре, чабыш атлары белән танылды һәм макталды авыллар. Сабантуйлар күңел ачу бәйрәме генә түгел, авыллар ярышы да иде. Сабантуйларга бару өчен җигелгән атларны бер-береннән уздырып бизәргә тырыштылар. Ярышларда алынган сөлгеләр кайткан чакта ат муеннарына бәйләнде, дугаларга тагылды. «Күр, янәсе! Бу атта кемнәр утыра, без кайсы авылныкылар!»
Язга чыгу белән Чирпуш өчен күнегүләр башланды. Ат өстенә бригадирның малаен утырттылар. Аерым хуҗалыклар чорында ук үз атларын чаптырып, төрлесен күргән картлар малайга ат чабышында узышу хәйләләрен, серләрен өйрәттеләр.
Беренче елны ук Чирпуш күрше авыл җыенында, башка атларны күпкә артта калдырып, беренче булып килде. Икенче көнне район Сабан туенда катнаштырдылар, тик бүләксез калды.
«Беренче елы гына бит, узышу алымнарына да күнекмәгән. Кичәге аруы да тәэсир иткәндер» дип нәтиҗә чыгарды кайберәүләр. Икенчеләр сәбәпне җайдак малайда күрделәр. Өченчеләр исә «Олы җыеннарда чабарга Чирпушта рәт юк» дип хөкем чыгарды.
Чирпуш, төрле карашларның бөтенесенә үч иткәндәй, олы бәйгеләрдә узышуның дәрәҗәсен тоеп, ярышларга дәртләнеп әзерләнде. Икенче елны ук якын-тирәдә иң шәп атлар рәтенә керде, район Сабан туенда өченче урынны алды.
Сигез ел чапты Чирпуш! Сабантуй җитәр алдыннан ул бөтенләй үзгәрә иде. Үз-үзен кая куярга белми башлый. Аның гәүдәсенә карап сокландылар: кечкенә гәүдәле, чандыр сөякле хайванның сөлектәй атлар арасында алда килүе хаклыкка бөтенләй туры килми кебек иде.
Чирпушны чабудан туктатырга уйладылар. Аяклары авырта башлады. Әмма шушы елны ул күрше авыл Сабан туенда беренче килде. Хәлнең ничек килеп чыгуын башта берәү дә аңламады. «Чабыш атлары килә!» дип хәбәр салуга, халык шул якка агылды. Карасалар, йөгәнсез, өстендә җайдаксыз җирән ат, томырылып, иң алдан килә. Авылдашлар шундук танып алды, бу Чирпуш иде. Каян килеп чыккан да ничек чаба башлаган?..
— Безнең чабыш урынында йөри иде ул. Без рәткә басып чаба башлауга, ул да төркемгә иярде. Ияреп кенә калмады, барыбызны узып китте, — дип аңлаттылар хәлне җайдак малайлар.
Чирпуш беренче килсә дә, аңа бүләк эләкмәде. Бригадир Мөхәммәт ага көрәшеп алган сөлгесен бахбайның муенына бәйләде. Чирпуш, әле мине исәптән төшереп калдырырга ярамый дигәндәй, башын горур күтәреп, авыл ягына кешни-кешни китеп барды. Мөхәммәт ага сагышлы күзләре белән ат артыннан күпмедер карап торды да, үзе дә авылга таба атлады. Чирпушны җиңүдән мәхрүм итүдә ул үзен гаепле саный иде.
Байтак еллардан соң мәйдан уртасында көрәшүче егетләрнең бер-берләренә сөйрәлеп йөрүләренә җен ачуы кузгалган авылдашыбыз — алтмыш сигез яшьлек Кашшафетдин абзый егетләр янына йөгереп чыкты да:
— Оятыгыз юк сезнең. Карап торучыларны азрак хөрмәт итәргә кирәк. Ә сез сөмәлтәдәй сөйрәлеп йөрисез. Күрсәтим әле ничек каерып алырга, — дип, сөлгегә килеп ябышты. Аны озак тынычландырдылар. Кайчандыр көрәштә дан тоткан авылдашыбызның йөрәге, күрәсең, һаман ярсый иде әле. Еллар да, картлык та басмый икән шул ярсуны!
Ирексездән Чирпуш белән булган вакыйга күз алдына килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев