Хыялым дәрьясы
1976 елның 16нчы февралендә конвейердан беренче КамАЗ йөк машинасы төшә. Күпләр өчен Чаллы – яшьлек шәһәре, Ак кала.
Мин балачактан күгелҗем-зәңгәр сулы, ярлары офыкларга китеп югалган киң якты елга турында хыялландым. Ул сихри елга минем бөтен яшәешемне, бөтен барлыгымны шулкадәр биләп алды ки, мин түземсезлек белән тәүге очрашуны көтә башладым.
Сәгатьләрне, көннәрне, айларны санап бардым. Язгы ташуларны күздән югалганчы озатып, хәтфә тугайларда чаптым. Ләкин хыялый елга белән күрешкәнгә, ярсу дулкыннары кочагына чумганга кадәр әле шактый үрләр менәсе, байтак гомер баскычларын үтәсе булган икән.
Ялантәпиле гамьсез балачагым, тынгысыз үсмер елларым авыл уртасында җәйрәп яткан камышлы күл буенда узды. Мин җәйге матур көннәрдә, аның ярларына басып, сүнә баручы кызгылт кояш нурларында җемелдәгән иркә Дулкыннарны күзәттем. Ул елганың киңлеген, тирәнлеген, сафлыгын күз алдына китерергә тырыштым. Бәләкәй салга Учак ягып, таң атканчы җырлый-җырлый, күлдә йөздем. Чулпан йолдызы яктысында матур киләчәк турында уйландым.
Ниһаять, балалык еллары, хыялый бер мизгел сыман, алсу томаннар арасына кереп чумды. Колагымда бертуктаусыз шаулап торган ярсу дәрья дулкыннарын эзләп, озын юлга кузгалыр чак җитте. Төнбоеклы күлгә көмеш тәңкәләр ташладым да чирәмле сукмаклардан олы юлга атладым.
Мәгърур елганы эзләп күп йөрдем, чит җирләрне гиздем, тормышның ачысын-төчесен татыдым. Ни булса да булды, әмма балачактан биргән антыма тугрылыклы калдым — таптым мин аны, шанлы елганы, таптым!
Әнә ул, карасу-зәңгәр дулкыннары белән шаулый-шаулый, текә ярларга килеп бәрелә дә, яңа көрәшкә көч тупларга теләгәндәй, беразга гына артка чигә. Ничә гасырлар биек таулар, карурманнар, иксез-чиксез далалар арасыннан аргамактай ярсып, еландай боргаланып аккан елга ул. Аның ярларында элек-электән көтү көткәннәр, иген иккәннәр, агач кискәннәр. Ә ул һаман үзенең бәхетле сәгатен, икенче яшьлеген көтеп аккан да аккан.
Ә беркөнне без, меңнәрчә гашыйклар, барлык милләт балалары, Ватан-ананың бөек эшләргә өндәгән изге авазын ишетеп, аның тирәсенә җыелдык. Борынгы Чулман буйларын гүзәл гөлбакча итәргә, ярсу дулкыннарын йөгәнләргә, ярларында дуслык каласы төзергә карар кылдык.
Елга буйлары, тын далалар, тирә-якка яңгыраган хезмәт гөрелтесеннән уянып, дәртле авазларга күмелде. Дуслык телендә аңлашучы кайнар йөрәкле егетләр һәм кызлар, иңгә-иң торып, мәһабәт төзелешнең беренче нигез ташларын салырга керештеләр. Әллә ничә чакрымнарга сузылган галәмәт киң мәйданда куәтле тракторлар белән җир күтәрдек, тимер субайлар кактык, булачак заводларның тимер-бетон корылмаларын торгыздык. Кичләрен елга тирәсе корычны ябыштырганда чәчрәгән меңләгән йолдызчыклар яктысында җемелдәп балкыды. Карлы бураннар да, салкын яңгырлар да, ачы җилләр дә безгә комачаулык итә алмады. Тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылачак данлы эшебез дәвам итте. Җиңүгә ышаныч, чын дуслык безне илһамландырды, көчле итте, ныгытты.
Фидакяр хезмәтебезнең гүзәл җимешләре булып кайчандыр игеннәр күкрәп үскән киң далада автозаводның гигант корылмалары, очлары болытларга ашкан, әкияттәге кебек гүзәл ташпулатлар калкып чыкты. Гайрәтле елганың колач җитмәс «биле» тимер-бетон каеш белән мәңгегә буып куелды. Дөньяга бер-бер артлы тәүге станоклар, машиналар һәм... нәниләр туды.
Балачак хыялым чынга ашты. Без төзегән гүзәл каланың якты тәрәзәләре киң елгага карый. Ул шундый якын, үрелсәң, кул җитәр төсле хәтта. Мин, сокланып, елга өстен күзәтәм. Куәтле дулкыннары белән яшел ярларны юып, җәйрәп яткан Чулман диңгезе бүген дә хезмәт дәрте белән кайный. Аның өстеннән КамАЗ машиналарын төягән ак кораблар, тирбәлә-тирбәлә, берөзлексез офыкларга таба йөзәләр. Кыю, тынгысыз акчарлаклар яр буендагы биек краннарны урап очалар да, сәламләгәндәй канат кагып, янә елга киңлекләре тарафына юл алалар. Ә яшьлек шәһәре — Ак кала — көннән-көн үсә, шанлы елга ярларына якыная бара. Алар икесе дә — минем аерылгысыз юлдашларым. Алардан бүгенге заман рухы, яңарыш сулышы бөркелеп тора сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев