Хуҗа абзый хикмәтләре
Әминә Бикчәнтәеваның «Без өмет йолдызлары» китабыннан.
Беркөнне бер малай Хуҗаның бакчасына алма урларга кергән. Хуҗа малайны тотып алган да, бакчасына рөхсәтсез кергән өчен, җәза бирмәкче булган. Ләкин малайны җәзаларга кызганган. Шуннан соң ул малайга күлмәген салырга кушкан. Күлмәген салдырып алган да агачка элеп куйган. Аннан чыбык алып, малайның күлмәген кыйнарга тотынган. Малай бер читтә көлеп карап тора икән. Үзен кыйнамагач, аңа ни! Аның тәне авыртмый бит. Малайның күлмәгенә берничә тапкыр чыбык белән сыдыргач, Хуҗа күлмәкне малайның үзенә тоттырган.
— Мә, күлмәгеңне кимичә генә кайт. Югыйсә, мин аны бик каты кыйнадым, тәнеңә тидерсәң авыртты¬рыр, — дигән. Малай, бу хәлне бик кызыкка санап, иптәш малайларына сөйләгән. Малайлар шаркылдап көлгәннәр.
— Әйдә, без дә Хуҗа абый бакчасына барабыз, — дигәннәр.
Малайлар Хуҗа бакчасына алма урларга киткәннәр. Алмаларны кесәләренә тутырып кына яталар икән, Хуҗа боларны күреп калган Да, кулына нәзек тал чыбыгы алып, аркаларына чаж-чоҗ сыдырмасынмы!
Малайлар елаша башлаганнар:
— Хуҗа абый, сез бит бер малайның күлмәген генә кыйнап җибәргән идегез.
— Мин сезнең дә күлмәкләрегезне генә кыйнадым ич. Ул малай бер генә иде, ә сез күбәү. Шуңа күрә күлмәкләрегезне салдырырга өлгермәдем, салдырмыйча гына кыйнадым, — дигән Хуҗа.
* * *
Бер малай Хуҗаны алдамакчы булган.
— Хуҗа абый, мин кичә зоопаркта бозау хәтле куян күрдем, — дигән.
— Һәй, исең киткән икән, менә бүген анда ат хәтле тиен китерделәр, — дигән Хуҗа.
Малай, Хуҗаның сүзенә ышанып, ат хәтле тиен күрергә зоопаркка йөгергән.
****
Беркөнне Хуҗа ауга чыккан. Урман эченә кергәч тә аңа бер куян очраган.
— Әй, куянкаем, — дигән Хуҗа, — кызганмасам, мин сине атар идем. Кызганам шул, шуңар күрә тере көенчә генә тотып алыйм үзеңне, — дип, куянны тотмакчы булган. Куян тоттырамы соң, качкан да киткән.
— Нигә, ичмасам, бер куян гына да алып кайтмадың, Хуҗа? — ди икән карчыгы.
— Бер куян тоткан идем дә, иптәшен эзләргә җибәрдем. Сыңарны алып кайтканчы, икенче барганда пары белән алып кайтырмын инде, — дигән Хуҗа.
***
— Хуҗа абый, сез улыгызның эшче булуын телисезме, әллә профессор булуынмы?
— Профессор да булсын, эшче дә булсын. Башы белән уйласын, кулы белән эшләсен.
***
Бер бала:
— Хуҗа абый, мин мәктәптә иң яхшы укучы, иң яхшы җырчы, иң яхшы биюче, — дигән.
— Сезнең мәктәптә бар кешедән уздырган мактанчык кем соң? — дип сорау биргән Хуҗа.
Малай ни әйтергә дә белми кызарган.
***
— Хуҗа абый, сезнең улыгыз ничәнче класста укый?
— Бишенчедә укый.
— Ә кайчанга кадәр укытмакчы буласыз соң аны?
— Үзем шикелле булыр инде, үзем менә йөзгә җиттем, әле һаман укып туйганым юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев