Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Ханнар уены»-6 (Game of Khans)

Карасам, Субра карттан яңа ссылка. – Сиңа тагын бер уен җибәрдем. Игътибар белән уйна. Барысы да үзеңнән тора.

Мәгълүмат[1]

Өйгә кайтырга чыктым. Җиңү паркы аша үтеп барганда, берничә урынга куелган куар-кодларга күзем төште. Кызык ич, телефонны эшкә җиктем. Интернеттан мәгълүмат килә дә чыга. Тукта, нишләп мин «Идегәй» турында да интернеттан карамыйм соң әле?!

Эзли башлаган идем, анда «Идегәй» дастаны хакында да, Идегәй дигән кеше турында да инфо бар булып чыкты: язмалар да, видеолар да, рәсемнәр дә.

Кызык, «Идегәй» дастаны казах, үзбәк, төрекмән, каракалпак, ногай дигән халыкларда да бар икән. Чөнки алар да Алтын Урдада яшәгәннәр, диелгән. Татарларга тугандаш халыклар икән алар.

Бу дастанны 1919 елда Нигъмәт Хәким дигән галим язып алган. Аңа кадәр кешеләр аны бер-берсенә сөйләп истә калдырганнар килеп чыга. Бабасы – улына, улы – оныкка, онык – оныкчыкка... Һәм шулай биш йөз ел буе! Менә сиңа мә! Онытырга ярамый торган булгач, бик кадерле әйбердер бу «Идегәй» дастаны. «Гарри Поттер»дагы теге йөзек бер читтә торсын.

Нигмәт Хәким бу дастанны Садыйк Зәйнетдинов дигән кешедән сөйләтеп язып алган. Ә ул кеше әллә кайда – Омск өлкәсендәге татар авылында яшәгән. Галим аны шуннан эзләп тапкан.

Нигмәт Хәкимне үтергәннәр. Шуннан соң бу дастанны Нәкый Исәнбәт дигән галим туплаган. Китап итеп чыгармакчы булган. Ләкин ул китапны бастырмаганнар. Һәм, гомумән, «Идегәй»не укырга ярамый дигән закон чыгарганнар хәтта. Кино төшерерлек сюжет!

Нишләптер, кагылырга ярамый дигәнгә тиясе, карарга ярамый дигәнне күрәсе килә минем. Әллә нинди гадәт шунда.

Бу гадәт миндә генә түгелдер, күрәсең. Менә «Идегәй»не саклап калучылар, укучылар табылган бит барыбер. Аннан соң хәтта китап итеп тә бастырганнар.

Уйлап карасаң, шаккатмалы: алты йөз ел эчендә ниләр генә булмаган. Ханнар, дәүләтләр юкка чыккан. Әллә ниләр үзгәргән, югалган, җимерелгән. Әмма «Идегәй» дастаны сакланып калган – җир кебек, кояш кебек.

 

Алтынчы level

Икенче көнне иртәдән бирле яңгыр койды. Мәктәптән кайтып кергәндә манма су идем. Кулчатыр[2] тотып йөрергә яратмыйм мин. Өйдән чыкканда үзем белән алырга да онытам, алсам да берәр кая онытып калдырам. Әни сумкама салып җибәргән булган икән – өйгә кайткач кына күрдем.

Туңып кайтып кердем. Юындым да, юрган астына чумдым. Урамда яңгыр ява, җилле. Яңгыр тамчылары тәрәзәгә шакый. Күк күкри. Мондый көнне юрган астына качасы килә никтер.

Әнигә язып җибәрдем: «Сәлам! Мин өйдә. Киемнәрне элдем, ашадым. Ятып торам. Урамда кошмар (´• ω •`) »

Шунда ук җавап та килде: «Ярар, улым. Ял ит. Усал кебек тоелса да, әйбәт яңгыр ул. Беренче яшенле яңгыр. Җәйне чакыра торган яңгыр ☀(♡‿♡)»

Мин ♡( ◡‿◡ ) җибәрдем.

Ял итәргә рөхсәт булды. Ял итәм – телефонга кереп киттем. «Идегәй»не кабыздым. Алтынчы level: «Идегәй», «Аксак Тимер», «Туктамыш», «Норадын», «Кадыйрбирде», «Тим Чуар»? Тим Чуарны сайладым, чөнки ул ат – Идегәйнең аты. Ат булып карыйсым килде, кызык ич.

...Күземне ачсам, ниндидер кипкән үләннәр арасында ятам. Бабай сөйли торган «печән» дигән әйбер түгел микән бу. Аннан әчкелтем тәмле ис килә. Кабып карадым – чынлап та тәмле. Су эчәсем килә башлады. Торып бастым. Оһо! Мин шундый зур! Аякларым дүртәү. Һәм мин алар белән буталмый гына атлый алам. Песиләргә, этләргә карап гел аптырый идем: йөргәндә кайсы тәпие белән кайчан басасын каян беләләр микән? Ничек буташып, үз тәтиләренә үзләре абынып егылмыйлар икән, дип. Бер дә авыр түгел икән, үзеннән үзе килеп чыга. Баскан урынымда тыпырдап куйдым. Уйнаклап чабасы килә башлады. Бигрәк кысан бүлмә бу. Кызык, атлар яши торган өй ничек атала икән?

Бүлмә почмагында агач савытта су тора. Барып борынымны төрттем. Фу, әллә нинди ят ис килә. Эчәрлек түгел. Усал пошкырып куйдым.

– Ат караучы тагын безнең савытларны бутаган. Синеке миндә тора. Иртәдән бирле бер тамчы су эчәлмәдем, – дип, минем кебеп пошкыра-пошкыра зарланды берәү.

Арада торган стена сыман нәрсәдән үрелеп карасам – бер карт алаша икән. Үзе ябык, көчкә басып тора, ялына тигәнәк ябышып беткән. Норадынны әтисе янына алып килгән йолкыш бит бу! Моның савытыннан су эчәргә мине кем дип белдегез?! Бу юлы гарьлегемнән ихахайлап кешнәп үк җибәрдем.

– Зарланма, – ди бу тыныч кына. – Озакламый сине дә, мине дә моннан алып чыгачаклар.

– Каян беләсең?

– Кичә хуҗамның әтисе белән сөйләшкәнен тыңлап тордым. Алар сугышка әзерләнә. Алтын Урдага яу белән кузгалмакчылар.

Йолкыш хаклы булып чыкты. Тиздән яныбызга кешеләр килде. Өстебезгә ияр салдылар. Йөгән кидереп, авызлыклап, тезгенләп куйдылар. Мин башта карышып маташкан идем дә, аннан тынычландым. Минем кебек атлар монда бик күп. Бөтенесе дә баш иеп, риза булып тик торалар.

Озакламый кешеләр безнең өскә атландылар да, дәррәү кузгалып киттек. Сөйләшә белсәм, Идегәйгә бераз диета тотарга киңәш итәр идем дә, әйтәсе сүзем кешнәү, пошкыру булып кына чыга. Барыбер аңламый дип, дәшмәскә булдым.

Иң алдан мин юыртып барам. Кара әле, Норадынны атландырган теге йолкыш алаша да миннән калышмый икән. Безгә рәхәт – без бит өйгә кайтабыз. Йолкыш та шуңа кызулый инде, аңлыйм мин аны.

Бездән арттарак филләр бара. Иң зур фил өстендә, чатыр[3] сыман нәрсәдә – Аксак Тимер. Бу чатанны[4] ник иярткәннәрдер. Аңа карагач, ачу килә башлый. Үз илебезгә сугышырга кайтып барабыз ич. Ләкин минем бу хакта уйлыйсым килми. Бәлки әле яу булмый калыр, бәлки Идегәй белән Туктамыш дуслашырлар дим.

Алтын Урда биләмәләренә килеп кергәч, Җаек дигән елга буенда тукталдык.  Идегәй җиргә төшеп басты. Мин тизрәк елгага таба киттем – ниһаять, туйганчы су эчәм икән! Идегәйнең күзләре яшьләнгән. Туган җире бик сагындырган шул. Хуҗам иелеп туфракны үпте, аннан тураеп басты да, ярсулап сөйләп китте:

– И Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт.

Идел-Җаек арасы

Елкы[5] белән тулган йорт,

Казан-Болгар арасы

Кала белән тулган йорт;

Ашлы белән Ибраһим[6]

Ашлык белән тулган йорт,

Ата-бабам тоткан йорт,

Котлы булсын туган йорт!

Бераз ял иткәч, тагын юлга кузгалдык. Туктамыш без киләсен белгән. Әзерләнеп көтеп торган. Гаскәре[7] белән каршыбызга чыгып баскан иде. Чәкчәк тотып түгел билгеле...

Сугыш башланды. Идегәйгә хөҗүм[8] итүчеләр күп. Әле уңга китәм, әле сулга каерам. Корал сайлар өчен skill тупланган сандыкка әллә ничә тапкыр басарга туры килде. Сөңге, кылыч, чукмар, ук-җәя – коралларның төрлесен кулланып карадым.

Менә берзаман Туктамыш ханның гаскәре чигенә башлады. Без аларны кысырыклап, куа киттек. Болгар дигән шәһәргә җиттек – сугыша торгач, ул җимерелде. Сувар дигән каланы да тузгытып үттек. Җүкә Тау исемле шәһәр дә бездән соң җимерелеп калды. Саба, Ашлы исемле калаларны җир белән тигезләп үттек. Ул шәһәрләрне тузгытып, талап җыйган алтын-көмеш тулы сандыгын филенең сыртына салып, Аксак Тимер үз иленә кайтып китте.

Сугыша торгач, Сарай шәһәренә, Туктамышның өенә килеп җиткәнбез. Аның алтын тәхете әллә каян күренеп тора. Аңлап алдым: барысы да шул тәхет өчен сугышалар икән бит. Алтын тәхет кемнеке була, уенда шуңа мәңгелек гомер биреләчәк икән – теләсәң күпме уйна!

Беренче булып Туктамыш җиңелде. Аны Норадын җиңде, Туктамыш юкка чыкты. Аның янында улы Кадыйрбирде сугыша иде. Ул үч алды, Норадынны юк итте. Шуннан соң минем хуҗам Идегәй бик ярсыды һәм Кадыйрбирдегә ташланды. Икесенең дә кулларында сөңге. Кинәт Кадыйрбирде дә атыннан егылып төште, Идегәй дә минем өстән тәгәрәде. Икесе дә үлделәр.

Тузгытылган Алтын Урда дәүләте, җимерелгән шәһәрләр уртасында берүзем басып калдым. Мин алга, офыкка таба киттем. Офыкта әллә кояш, әллә алтын тәхет ялтырый иде.

Экранда «Уен тәмам» дигән язу килеп чыкты.

 

Яңа уен

Иртәнгә яңгыр туктаган, кояш чыккан иде. Күлләвекләргә[9] баса-баса, тукталышка атладым. Субра бабайны ерактан ук күреп алдым. Тукталыштагы скамейкага якларын бөкләп менеп утырган да, әллә кая еракка-еракка карап тора. Автобус көткән кешегә бер дә охшамаган. Мине көтәдер.

– Сәлам, бабай! Нишләп утырасың? Кемне көтәсең?

– Ә-ә-ә, олан! Син икәнсең, – дип, уйларыннан бүленеп, миңа елмайды ул. – Мин күптәннән беркемне дә көтмим инде, олан. Үзем барам. Йә, ничек? Уен ошадымы?

– Ошавын ошады да. Әллә нинди сәер уен ул.

– Җиңдеңме соң?

– Белмим. Исән калдым, – дидем аптырап. Мин чынлап та белми идем.

– Яхшы. Димәк, җиңелмәгәнсең. Җиңәсең киләме? 

– Җиңеп буламы соң анда?

Бабай кеткелдәп көлде. Елмаеп, аркамнан сөеп куйды. Карт булса да, кулы каты икән.

– Исән булсаң, җиңеп була, – диде ул һәм кесәсеннән айфонын чыгарды. Шул арада минем телефонга хәбәр килде. Карасам, Субра карттан яңа ссылка.

– Сиңа тагын бер уен җибәрдем. Игътибар белән уйна. Барысы да үзеңнән тора.

Бу юлы Субра елмаймый иде.

– Рәхмәт, бабай! Сау бул, – дидем мин, шул арада килеп туктаган автобуска кереп барышлый.

Кереп урнашкач та телефонга иелдем. Яңа уен башланды. Ул «Казан ханлыгы» дип атала иде.

_______

 

[1] Мәгълүмат – информация.

[2] Кулчатыр – зонтик.

[3] Чатыр – шатер.

[4] Чатан – аксак, хромой.

[5] Елкы – ат.

[6] Ашлы, Ибраһим – борынгы шәһәрләр.

[7] Гаскәр – армия.

[8] Хөҗүм – атака.

[9] Күлләвек – җыелып торган су, лужа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев