Үз урыныңны үзең бел!
– Исемем – Хәйдәр. “Алдан баручы” дигәнне аңлата...
Ул класска дәрес башланыр алдыннан гына килеп керде. Чәчләрен баш артына «ат койрыгы» итеп бәйләгән, чуар свитерының җиңнәрен сызганган, беләгендәге шайтан сурәтендәге "тату«ы әллә каян кычкырып тора. Джинс чалбарының тезләре ертык, иңенә аскан сумкасы зур булса да, буш икәнлеге сизелеп тора. Озын гәүдәсен як-якка айкый-чайкый такта каршына килеп басты да, биш бармагын җәеп, өскә күтәрде:
— Салют!
Класс тып-тын калып аны күзәтте. Кем булыр бу? Каян килеп чыкты? Таныш булмаган җирдә ник шулай үзен артык иркен тота?
— Исемем — Хәйдәр. «Алдан баручы» дигәнне аңлата. — Шул урында ул хихылдап көлеп алды. — Сезнең авылга мине «сынау срогы» үтәргә җибәрделәр.
Класс бераз гөжләп алды, һәркем борылып карый-карый яңа укучыны күзәтте. Хәйдәр туп-туры арткы партага юнәлде, аның "хуҗасы«н якасыннан гына тотып бастырды да, китап-дәфтәрләрен җыеп, кулына тоттырды:
— Сиңа әнә алдагы партада урын бар. Миңа иркенлек кирәк.
Көне буе ниндидер киеренкелек хөкем сөрде. Тәнәфес вакытларында да Хәйдәр урыныннан купмады. Әле берсенә, әле икенчесенә сораулар биреп кенә утырды:
— Мәктәбегездә волейбол командасы бармы? Шәп уйныйлармы?
— Химиядән теге пеләш башлы абзый укытамы? Усалмы?
— Кызларыгыз әләкчеме? Теге укыган мәктәптә гел үзәккә үтәләр иде...
Соңга таба «атмосфера» йомшара төште, Хәйдәрнең үзеннән сораштыра башладылар.
— Теге мәктәп кайда соң ул?
— Калада инде, кайда булсын...
— Кызлардан качып килдеңмени монда?
— Качты ди... Әтиләр бит, имтихан елың, авылда җиңелрәк булыр диделәр. Ошаса, калырмын, ошамаса, таярмын. Әби дә түзеп бетерерме әле миңа...
— Ник, түзмәслекмени?
— Белмим, шулай диләр. Иркенлек яратам дидем бит. Кысмасыннар мине. Кеше үзе теләгәнчә яшәргә тиеш ул...
Атна-ун көн дигәндә Хәйдәр тирәсендә хәйран гына «команда» тупланды. Бу аның мәктәпкә гитара күтәреп килүеннән башланды. Тәнәфес булуга, "кәттә егет«не уратып алалар да, тел шартлата-шартлата тыңлыйлар. Кызлар кушылып җырлап җибәргән була. Хәтта беренче көнне үк үзенең «законлы» урыныннан «куптарып атылган» Нәфискә кадәр Хәйдәр янына елышты. «Бас» дисә, басты, «утыр» дисә, утырды. Кызларны әйткән дә юк, Хәйдәрнең авызыннан чыккан бер сүзенә хихылдашып алалар. Малайларның кайберләре ертык джинсыдан йөри, кайберләре җитү чәчтән килә башлады.
Укытучыларга дәрес бирү авырлашты: Хәйдәр утырган җиреннән юк-бар сүз кычкырып утыра, башкалар эләктереп ала да, «гөж» килеп көлешә башлыйлар.
— Ник көлгәнеңне үзең аңлыйсыңмы соң? — дип сорады бер көнне география дәресендә укытучы абыйлары Нәфистән.
— Ник, кызык ич, — дигәннән артмады тегесенең җавабы.
— Менә, тагын да кызыграгы. Нәрсә ул ягулык-энергетика комплексы? Белмисең? Алайса, Хәйдәр, син аңа үзең ярдәм ит инде.
— Бик кирәге бар иде!
— Әле кирәк булмас, тугызынчыда укыганыгызны оныттыгыз бугай сез. Имтиханда үпкәләштән булмасын!
Спорт мәйданчыгын да Хәйдәр үз кулына алды. Волейболны шәп уйный икән. Ә шәп уйнамаганнарны мәйданчыктан эткәләп-типкәләп кенә чыгарып җибәрә. Өстәвенә, артларыннан:
— Бар, кайтып ашап кил! Хәл кермәсме ичмасам! — дип кычкырып кала.
Класста аның кубызына биемәгән бер Тимур гына калып бара бугай инде. Ул Хәйдәргә генә түгел, аның алдында нишләргә белми кыланган иптәшләренә дә нәфрәтләнеп (әллә кызганыпмы?) карый. Кайвакыт Хәйдәр белән аларның күз карашлары очраша. Тимур керфекләрен дә селкетми, аңа авыр итеп, ашардай булып карый. Тегесе әлегә дәшми, уңай мизгелне көтә, күрәсең.
Килеп җитте ул мизгел. Озын тәнәфес вакыты, Хәйдәр, мәктәп коймасына сөялеп, кем беләндер сөйләшеп тора иде. Әлеге дә баягы Нәфис килеп сүз катты. Тегесенә нәрсә ошамагандыр — кулыннан тотып, үзеннән бер башка тәбәнәк Нәфисне егып салды да арт ягына типкәләде. Бу хәлне күреп торган Тимур бу юлы түзеп тора алмады, Хәйдәрнең артыннан килеп, иңнәреннән кысып тотты:
— Этеп ектың, тартып торгыз хәзер!
Хәйдәр аның кулларын селкеп кенә төшермәкче булды, тик тегесе дә хәйран шәп каптырган иде. Тарткалаша торгач, ике тәкә кебек, хәйран нык «сөзешә» башладылар. Әйләнә-тирәгә башкалар җыелышты, кайсы якны хупларга да белмичә, хәйран калып торалар. Калмаска, Хәйдәр хәтле Хәйдәргә кул күтәргән иде бит Тимур! Нәфис тә аунап яткан җиреннән «аякланды», яшьле күзләре белән ул да аптырап басып тора. «Көрәш» тагын да сузылган булыр иде, кемдер дәшеп китергән, күрәсең, укытучылар йөгерешеп чыкты. Тимурга хәйран шәп эләккән иде, канаган борынын тотып, шундагы эскәмиягә килеп утырды. Үзенең күзләрендә һаман утлар уйный, берәүне дә күрерлек хәлдә түгел. Ә менә башкалар аны күрде. Геройларча сызгыра-сызгыра бер читтә басып торган Хәйдәрне түгел, Тимурны уратып алдылар. Нәфис аның аркасына ябышкан чүп-чарны чистартты. Кемдер канлы бит-кулларын сөртергә дип кулъяулык сузды. Кемдер йөгереп кенә стакан белән су алып чыкты.
Хәйдәрне укытучылар бүлмәсенә дәшеп алдылар. Анда ни хакында сөйләшкәннәрдер, «текә егет» үзен ничек тоткандыр — мондагыларга анысы кызык түгел иде. Аннары да сорашмадылар — гомумән, аның белән сөйләшмәделәр. Тозлы-тозсыз сүзләрен дә ишетмәмешкә салыштылар. Тимур белән булган хәл һәркемне кабат үз урынына утырткан кебек булды...
Ләлә Сабирова.
Фото: © «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев