Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Үсәбез

Балалар өчен повесть.

КЕЧКЕНӘ ДӘ ТӨШ КЕНӘ

Ак шәһәр читендәге тугыз катлы йортта, ике бүлмәле фатирда бер нәни кызчык яши. Өй түренә нур сибүче кояшның исеме — Әминә. Кызчык бик кызыксынучан. Ул инде зур үсеп килә. Әти-әнисе, әбисе, якыннары ярдәме белән әкренләп кенә дөньяны танып белергә өйрәнә.
Әнисе Лилия кызын һәр иртәдә: «Йомшагым!» — дип назлап, үбеп уята. Ә Әминә иркәләнеп, ефәктәй куллары белән аның муенына сарыла. Бәхет кошын куенына кочкан ана балкып елмая. 
Әминә йокыдан уянгач озаклап ятмый. Урыныннан торып, юыну бүлмәсенә бара. Салкынча су белән битләрен юып, тешләрен чистарта. Әнисе кызны ашау бүлмәсенә дәшеп ала. Табында Әминә ярата торган ризыклар. Әнисе иртәнге аш вакытында кызына ашаган ризыкларның кайсы файдалы икәнен аңлата. Нинди ризыкта үсү өчен кирәкле витаминнар барлыгын, кайсысы тешләргә зыян китергәнен, барысын да җайлап кына төшендерә.
— Кызым, эремчек ашаган кешенең тешләре нык була. Йомырка да, сөт тә, каймак та файдалы.
— Мин эремчек яратам! Дәү үсәм!
— Әйе, кызым! Ә менә баллы ризыкларны күп ашарга ярамый. Баллы әйберне күп ашаган кеше таза була.
Әминә ашап туйганнан соң, әнисеннән күреп, ике кулын күтәреп битен сыпыра: «Әппәр! Әнием рәхмәт! Тәмле булды!»
Балачактан кергән гадәт гомергә китәр. Лилия кызының өйдәге гадәтләрне бик тиз күңеленә сеңдерүенә сөенеп, аны тагын да үсендерә:
— Кыз кеше зифа гәүдәле, тешләре энҗе кебек ялтырап торса, чибәр була. Чәче озын кызларга бик күпләр сокланып карыйлар.
Йомшак чәчләреннән сыйпап сөйгән әнисенә коңгырт төймәдәй күзләрен текәп, Әминә сорау бирә:
— Әни, минем чәчне кисмибезме?! 
— Юк, кызым, үссен! Синең чәчләрең матур, алтын төсендә, үзләре куе. Бик күпләр андый чәчләргә кызыга.
Кечкенә дә, төш кенә дә кызчык бүлмәсенә кереп, көзгегә күз сала. Көзгедәге чагылышына карап чәчләрен тарый. Аннары кулына курчагын алып, аның белән әни булып сөйләшә башлый:
— Әйдә, Алсу, чәчләреңне тарыйм! Битеңне юганнан соң, тәти күлмәгеңне киярсең. Аннары урамга чыгарбыз.
Әминә әле үзе генә урамга чыгып йөрми. Бары тик әнисе, йә әтисе, йә әбисе белән генә урам һавасын суларга чыга. Эш көннәрендә аны иртә белән балалар бакчасына илтәләр, кич белән килеп алалар.
Өч яше тулуга ул балалар бакчасына йөри башлады. Кызны анда көн саен яңалык көтеп тора. Тәрбияче апалары да кызга яшәү серен ачалар. Ул бакчада иптәшләре белән аралашу, дуслашу, төрле бәйрәмнәрдә чыгышлар ясау дәресләрен үзләштерә. Балалар бакчасында балалар мәйданчыгы бар. Әминә төркемдәшләре белән шунда уйный. Атынгычта атыналар.
Тәрбияче апалары үткәргән дәресләрдә ул инде елның айларга, айларның көннәргә, көннәрнең сәгатьләргә, сәгатьләрнең минутларга һәм секундларга бүленгәнен дә белде.
Хәзер инде ул төсләрне дә аера. Рәсем ясаганда пумаласын ачык төстәге буяуларга манып ала да, җете буяулар белән кояшлы сурәтләр ясый. Бәйрәмнәрдә әнисенә, әтисенә, әбисенә бүләк итеп бирә.
Әминә инде көн белән төнне белә. Кояш чыккач, көн туа. Кояш баегач, төн була. Кызчык тәрәзә аша өйгә кергән кояш нурлары белән качышлы уйный. Ә кояш баеганнан соң, төнге күктәге айны, җемелдәп янган йолдызларны күреп, әнисенә сораулар бирә:
— Әни, кояш түгәрәк, ә ай нигә түгәрәк түгел?!
— Ул кызым яңа туган ай. Ә ай ахырында ул түм-түгәрәк була. Тулган ай диләр аны. Кызым, үсә-үсә әле күп әйберләргә төшенерсең. Бары тик сәламәт кенә бул! Син безнең өебезнең яме, бетмәс шатлыгыбыз, күңел күгендәге йолдызыбыз, тулган аебыз, якты кояшыбыз! Бәхетең, тәүфыйгың белән үс, балакаем!
Менә шундый изге теләкләр теләп үстерәләр Әминәне.

МАТУРЛЫК БӨРЕЛӘНГӘН МИЗГЕЛДӘ

Әминә еш кына тәрәзәдән урамны күзәтә. Ул шулай дөнья белән таныша. Әнисе аның бу гадәтен белгәнгә, кызны сөйләштерә, аңа төрле сораулар бирә:
Тәрәзәгә кара әле, кызым! Тышта ниләр бар икән?!
Кызчык урындык алып тәрәзә янына килә. Урындыкка менеп утыра да, пыяла аша тирә-якка күз сала. Урамда яз. Ара-тирә кешеләр үтеп китә. Машиналар чаба. Әминә телен йоткандай сүзсез генә бармакларын бөгә-бөгә, нидер санагандай итә. Әнисе түзми, кабат кызына эндәшә:
Кызым, нәрсәләр бар анда?! Тәрәзәдән ниләр күрәсең?!
— Әнә, анда машина. Икәү. Анда тагын берәү.
Лилия тәрәзә янына якын килеп, тышка күз ташлый. Кызның җавабы белән килешкәндәй, елмаеп куя.
— Барысы ничә машина инде, кызым?!
— Дүрт!
— Өчәү генә бит!
— Берсе китте...
Ана шулай да, кызына кисәтү ясый:
— Дөрес санарга өйрән. Әнә мәктәпкә бара торган сукмакка кара әле, анда ничә кыз бара?! 
— Икәү.
— Әйе! Урамда матурмы, кызым?!
— Матур!
— Күр әле, куаклар ямь-яшел. Әнә хәтфә келәмдәй үлән өстенә чәчәкләр сибелгән. Күрәсеңме?!
Әминә теләр-теләмәс кенә җавап кайтара.
— Күрәм.
— Әнә теге чәчәкне күрәсеңме?! Ул нинди чәчәк аткан?!
— Сары.
— Әйе! Мәктәп бакчасындагы сиреньнәр дә чәчкә аткан. Ул чәчәкләр нинди төстә, кызым, әйт әле!
Кызчык ишетмәмешкә салышып, әнисенең сүзен колак яныннан уздырып җибәрә. Лилия баласы исендә калдырсын дип, үзенең соравына үзе җавап бирә:
— Сирень чәчәге аксыл-шәмәхә төстә. Кайберсенең чәчәкләре ак төстә. Урамга чыккач, күрсәтермен әле яме!
Әминә кулына тоткан агач кашык белән тәрәзә төбенә шак-шок итеп суккалый башлый.
— Нәрсә эшлисең тагын?
— Карыйм!
— Гөлгә тимә! Сындырасың бит! Ул аннары елый.
— Юк, еламый! — дип, Әминә гөл савытын бер читкәрәк этеп куя. Әнисе моны күреп, кызын кабат кисәтә:
— Кызым, гөлне урыннан күчерергә ярамый. Ул кузгатканны яратмый. Күчереп йөрткән гөл чәчәк атмый. Кыз җәһәт кенә сүзне икенчегә бора:
— Әни, анда кояш чыккан. Әйдә, урамга чыгабыз! Таганда атынабыз.
Әминә бүлмәсенә кереп, шкафтан киемнәрен тартып чыгара башлады.
— Кызым, ипләп кенә! Алай туздырырга ярамый. Киемнәреңне әйбәтләп ал. Төшергәннәрен элеп куй!
Лилия кызына зәңгәр төстәге күлмәген сайлап кидерде. Алтынсу, куе чәчләрен күлмәге төсендәге тасма кушып үргәч, кыз канатын җилпеп очарга әзерләнгән күбәләккә охшап калды. Кызын алдына утыртып, тупырдатып сөйгәннән соң, Лилия кабат кызына сорау бирде:
— Тыңлыйсыңмы соң мине? Тыңласаң гына алып чыгам. Кыз бала урамда да тәртибе белән башкаларга үрнәк булырга тиеш.
— Тыңлыйм!
— Анда ни эшлисең?
— Атынам.
Әминә инде үзен атынгычта атынгандай хис итә ахрысы. Куанычы йөзенә якты елмаю булып җәелде. Самими карашыннан шатлык бөркелә. Ул әнисен ашыктырып, кулыннан җитәкләп урамга әйдәкли. Лилия кызының күптән түгел генә әбисе белән ял паркына барганын исенә төшерде. Шул хакта сөйләшә-сөйләшә, әни белән кыз өйдән чыктылар.
— Әби сине кайда алып барды?
— Паркка. Карусельга.
— Кызым, әбиең анда сиңа нәрсәләр алды?
Әминә гаҗәпләнгәндәй, күзләрен зур ачып, әнисенә күтәрелеп карады. Шуны да белмисеңмени дигәндәй, сораулы карашын төбәп, әнисенә җавап кайтарды:
— Әбием түгел, мин үзем алдым, туңдырма.
— Сиңа акча кем бирде?
— Беркем дә бирмәде.
— Үзең эшләп алдыңмыни?
— Юк, әбекәй бирде.
Лилия кызының самими җавапларын ишетеп, кеткелдәп көлә. Киң һәм якты шәһәр урамыннан бәхетле ана белән нәни кызчык җитәкләшеп атлый. Аяз күк йөзендә бер болыт әсәре дә юк. Ана-бала мәхәббәтенә соклангандай, алтын кояш елмая. Тирә-яктагы гөлләр дә, шау чәчәктәге сирень куаклары да, хәтта таштан төзелгән биек-биек йортлар да, тыз-быз юлдан чабучы машиналар да, әни белән кызга борылып карый сыман. Үтеп баручы кешеләр дә, аларның бәхетен уртаклаша кебек. Садә, саф күңелле бала күңелендә дөньяны үзгәртердәй матурлык бөреләнәгән мизгел бу. Шуны сизеп, тоеп алган ананың иреннәреннән дога сүзләре тама: «Йә, Раббым! Бәхетемне күпсенмә! Балам гомерле, сау-сәламәт, тәүфыйклы, тәрбияле булып үссен! Еллар имин, дөнья тыныч булсын!»

МӘЧЕ НИГӘ «МИЯУ!» ДИ?!

Әминә йорт хайваннарын бик ярата. Тик күпме генә сорасалар да, өйдәгеләр аңа мәче алмыйлар. Туган көне җиткәндә әтисе өйгә озын мыеклы, аклы-каралы төстәге йомшак уенчык күтәреп кайтты. Яшел төймәдәй ялтырап торган түм-түгәрәк күзләре, тырпаеп торган мыеклары, йонлач коерыгы белән күңелне җәлеп итүче мәчене Әминә бик ошатты. Җитмәсә коерыгынан тартсаң, бөтен өйгә ишетелерлек итеп мияулый башлый:
— М-и-и-я-я-у-у! М-и-и-я-я-у-у! Мияу!
Әминә дә аңа кушыла, кулы белән тотып, уенчык мәчене кунакка килгән әбисенең аякларына янында сикерткәли:
— М-и-и-я-я-у-у! Мияу! Мияу!
Хәмдия карчык та оныгының күңеле булсын дип, гаҗәпләнгән була:
— Күрсәнә, монда песи килгән икән! Берәү генә дә түгел.
Бала уйнаудан туймас. Әминә тагын да ныграк наянланып, тагын да чаярак тавыш белән шаяртуын дәвам итә:
— Мияу! М-и-и-я-я-у-у! Мияу!
— Абау, кызым, песиең бигрәк усал икән.
— Ых-ы!
— Абау, кем бу шулай усаллана?!
— Мияу шулай итә?
— Кит инде, алай кычкырмый бит ул. Бигрәк явызлана. Мине тешләп алмаса ярый инде?
— Ых-ху! Ых-ху!
Әби тагын да курыкканрак кыяфәт чыгарып, күзенең кырые белән генә оныгын күзәтә-күзәтә үзалдына сөйләнә:
— Мин бит куркам, елыйм бит хәзер. Әби еласынмы? Болай куркытсагыз кайтып китәм мин! — дип, еламсырап, киемнәрен җыя башлаган булып кылана.
Әминә шунда ук шаярудан туктап, әбисен кочаклап ала. Нәни куллары белән битләреннән сыйпап, ал бәрхет ирене белән үбеп тә ала. Хәйләкәр!..
— Китмә, әбекәй! Коймак пешер! Коймак ашыйсым килә.
— Тыңламыйсың бит.
— Тыңлыйм, әйдә, кухняга!
Әминә йомшак уенчыгын тоткан килеш әбисенең кулыннан җитәкләп, ашау бүлмәсенә юнәлә. Мәче булып мияулый.
— Мияу! Мияу!
— Кызым, мәче нигә мияулый? Нәрсә сорый ул?
Әминә йөгереп кенә икенче бүлмәдән уенчык тәлинкәсен алып килде дә, идәнгә куйды.
— Сөт! Аның сөт эчәсе килгән. Сөт бир, әбекәй!
Кызчыкның күңеле булсын дип, Хәмдия карчык иелеп тәлинкәгә сөт салды. Аннары оныгына күтәрелеп карады да: «Син дә эчәсеңме, кызым?!» — дип сорады. Әминә иреннәрен ялап, өстәлдә торган чынаякны әбисенә сузды.
— Мин дә сөт эчәм! Ул файдалы, әйеме, әбекәй!
Дөрес әйтәсең, бәбекәем! Сөт эчкән кешенең тешләре дә, сөякләре дә нык була. Тиз дә үсә. Әйдә, сине дә, песиеңне дә сыйлыйм әле. Менә, мәченең дә нигә мияулаганын белдең инде. Аның да тизрәк үсәсе килә. Үсә-үсә әле бик күп серләр ачарсың, кызым. Сәламәт кенә бул! Ә мин сине үзем белгәннәр белән таныштырырмын.

КӘНФИТ КЕМНЕ ЯРАТА?!

Әминә иртән иртүк йокыдан торды. Бүген аның туган көне. Ул инде зур үсте. Аңа бүген дүрт яшь тулды. Әти-әнисе йокыдан уянуга аны бәйрәме белән котладылар. Җитмәсә әнисе бик матур савытлы ислемай бүләк итте.
Әминә зур түземсезлек белән туган көненә кунаклар килгәнне көтә. Бәбитәкләп тегелгән, янып торган кояш төсендәге күлмәген киде. Әнисе чәчләрен тарап үрде. Зур кызыл бантик таккач, кыз үзе дә кояшка охшап калды. Кыз бала кыз бала инде. Көзгедәге сурәтеннән күз дә алмый, бөтерелә-бөтерелә үзен күзәтә. Киштәдәге ислемай савытына үрелгәч, әнисенең соравын ишетеп, туктап калды.
— Кызым, нәрсә ул? Кем бирде? Иснәп кара әле!
— Әни бирде! Ә-ә-ә-һ-һ!
— Бүләк алгач, әниеңә нинди матур сүз әйттең әле, кызым?! Тагын бер кат кабатла әле! 
— Рәхмәт, әнием!
Әминә ислемайны әле колак артына, әле муенына сиптереп алды. Әнисе кызының кыланмышына сокланып, аны сөйләндерүен дәвам итте:
— Менә шулай матур күлмәкләр киеп, ислемайлар сиптереп, минем кызым кунаклар көтә. Зур үс, тәүфыйклы, акыллы бул!
Лилия сөеп туймаслык сабыен чәй өстәле янына чакырды:
— Әйдә инде, кызым, кунаклар килгәнче чәй эчеп алыйк!
Өстәл янына килеп утырган кыз, як-ягына каранып, нидер эзли башлады. Лилия шуны сизеп, борсаланган кызны тынычландырырга теләп: «Тик кенә утыр, чәеңне түгәсең!» — дип эндәште. Әминә һаман кыбырсаудан туктамый, боргалана. Ни булган бу балага? Берәр сәбәбе бардыр бит инде моның.
— Әминә, нәрсә югалттың?!
— Җимеш!
— Кая микән? Кем алып китте микән?
— Җен!
Әминә кайчандыр әбисеннән ишетеп калган сүзне кабатлагач, Лилия елмаюын яшереп, гаҗәпләнүен белдерде:
— Ай Алла, җен алып китте микәнни?! Син яратмый дип уйлагандыр. Кая әле, шкафта тагын юк микән?! Лилия шкафны ачып, йөзем, күрәгә, кара җимешләр алып юды. Бәллүр савытка салып, кызы алдына куйды.
— Аша, кызым! Җимешне чәйгә салсаң да ярый. Ул йомшак була.
— Юк, салмыйм, болай ашыйм.
Тик Әминә бер-ике җимеш капканнан соң, тагын боргаланып нидер эзли башлады.
— Йә инде, кызым! Боргаланып утырма, тизрәк эч чәеңне. Озакламас, кунаклар да килер. Өстәлне җыештырып, әйбәтләп табын әзерләп куярбыз.
— Кәнфит кирәк.
— Әйтәм бирле... Аны күп ашарга ярамый. Тешең авыртыр.
— Юк, авыртмый!
— Син кәнфит яратасыңмыни?
Әминә авызын чәпелдәтеп, иреннәрен ялый-ялый, әнисенә җавап кайтарды:
— Әйе, яратам.
— Кәнфит сине яратамы соң!
— Ярата! М-м-м, тәмле!
Күбәләктәй чая кызының уенын дәвам итеп, Лилия дә кәнфитне татып карыйсы итте. Иреннәрен ялаштырып, кызының холкын да сынап карамакчы булды:
— Тәмле?! Кая миндә кабып карыйм әле! Миңа бирәсеңме яртысын?
— Юк, савыттан ал!
Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар. Савыттагы кәнфитләр әкрен генә кызның авызына шуып кереп баралар. Бераз оялтмый булмас. Лилия Әминәгә карап, башын чайкады.
— Ай-яй! Кызым, син шулай саранмыни? Әни белән бүлешергә кирәк. Мин бит кабып кына карыйм.
— Мә! — дип, Әминә әнисенә кечтеки генә калган кәнфитен сузды.
— И-и-и, кызым! Алай саран булырга ярамый. Саран кешене беркем дә яратмый. Әминә әнисенең бу сүзләрен ишеткәч, юмартланып кәнфитне савыты белән әнисенә сузды:
— Мә! Болары сиңа!
— Кызым, урынына куй! Миңа җитте. Йә тешем сызлар. Күп ашарга ярамый. Кунаклар килгәч, алар белән чәй эчәрбез. Кәнфит аларга калсын!
— Алар кәнфит яратмый.
— Кәнфит кунакларны ярата. Алай ярамый, кызым! Кунакларны өйдә нинди тәмле ризык бар, шуның белән сыйлыйлар. Әнә авыл тавыгы белән аш та пешеп җитә. Токмачын кунаклар килгәч салып кабартырбыз. Сизәсеңме, өйгә бәлеш исе таралды?! 
Үсеп җиткәч син дә хуҗабикә булачаксың. Кунаклар да килер. Өстәлең сыйлы булса, йөзең дә якты була. Шуны беркайчан да онытма!

КОЙМАК

Әминә коймак ярата. Ял көне җитсә, йокыдан уянуга сикереп тора да, әбисе тирәсендә бөтерчектәй бөтерелә башлый. Әбисенең итәгеннән тарткалап, башта юыну бүлмәсенә әйдәкли. Битен юып, тешләрен чистартканнан соң, әбисенә иркәләнеп сүз куша:
— Әбекәй, әйдә, коймак пешер!
Чал чәчле, йөзенә олыгаю чалымы кергән, күзләрендә сагыш чагылган әбисе оныгын җылы йомшак куллары белән сөеп, җавап кайтара:
— Камыр кабармады бит әле.
— Камарды!
Үҗәтләнеп, аш әзерли торган бүлмәгә тып-тып атлап чыккан оныгы артыннан әбисе дә теркелди. Кәстрүлнең капкачын ачып караган Хәмдия карчык Әминәне сөеп: «Кабармады әле. Әзрәк көтик, кызым!», — диюгә, кызчык сораулы тавышы белән әбисенә эндәшә. 
— Кая минем кашыгым? Бир әле, әбекәй, йогырт эчәм! Ул файдалы.
Хәмдия карчык кашларын җыерып, кибет ризыгын мактаган оныгына, үзе аерткан сөт өсте белән, үзе әзерләгән кайнатмадан ясалган йогыртның тәмлерәк икәнен аңлатасы килеп, ачулы тавыш белән җавап бирә:
— Юк, файдалы түгел ул! Кибет әйберсенә ушың китә инде. Менә каймакка кайнатма салып болгатсаң, файдалы була.
Кызчык та алдындагы савытын бер читкә этеп, усалланып холкын күрсәтә:
— Мә, мин ашамыйм йогырт. Коймак пешер!
Әбисе үзенең кырыслыгыннан оялып, тавышын йомшарта. Оныгын алдына утыртып, тупылдатып сөя дә, иркәләп сүз ката:
— Камыр кабарганны көтик инде, кызым! Коймак пешкәнче түзик! Бар инде, әниеңне уят! Уңган кеше йоклап ятмый дип әйт. Син юынганчы коймак пешә диген. Аннары чәй эчәбез диген.
— Юк, йокласын! Ул эштән кайтты.
Таң кояшы белән бергә торып өйрәнгән, көн буена тавык чүпләп бетермәслек эшләрне эшләргә күнеккән карчык, вакытны бушка үткәргәнне яратмый. Көн озын булса да тиз үтә. Кояш төшлеккә җитеп кыздыра башлаганчы, бакчага барып, утасын утап, җыясын җыеп аласы бар. Шуңа тынгысызлана.
— Йокламасын. Бакчага барасы бар бит әле, кызым!
— Уятмыйм! Йокласын!
— И бәбекәем! Тәүфыйгың арткыры! Әнисен кайгырта бит. Бар инде, бар, уят! Аннары бакчага китәбез. Мин чәй куя торам.
Хәмдия кабат кәстрүл капкачына үрелде.
— Камыр кабарды микән әле?!
— Камарды.
— Кабарган икән шул. Менә хәзер май салып табаны кыздырам да, пешерәм. Бар, әйт әниеңә, торсын!
Хәмдия карчык кызарып пешкән коймакларны тәлинкәгә салып, табын уртасына куйды. Шкафтан тәм-томнарны алып өстәлгә тезде. Куертылган сөт белән, кичә генә бакчадан өзеп алып кайтып, аз гына шикәр комы өстәп изгән җиләк кайнатмасын да, бәләкәй савытка салып, оныгы алдына куйды.
Әминә коймакны әле куертылган сөткә, әле изгән җиләккә манып, тәмләп кенә бер-бер артлы авызына шудырды. Оныгының ашаудан туктавын күреп, әбисе янә аңа эндәште:
— Кызым, ашаганда сөйләшмәдең. Бик тәмле булды бугай. Телеңне йотмадыңмы?
— Юк, менә! Әминә әбисенә телен чыгарып күрсәтте.
Кеткелдәп көлә-көлә Хәмдия карчык кызчыкка: «Алай ярамый, кызым! Тәрбиясез балалар гына тел күрсәтә. Башка алай итмә, яме!» — диде дә, кабат сорау бирде:
— Ашап бетердеңме? Рәхмәт әйтәсеңме соң?
— Әйтәм. Әппәр! Рәхмәт, әбекәй, тәмле булды.
— Менә булдырдың! Бәхетең, тәүфыйгың артсын, бәбекәем! Сәламәт булып үс!
Әбисенең мактау сүзләрен ишетеп, бер башка үсеп киткән Әминә, уенчыклары янына ашыкты.

КҮКРИ БАБАЙ

Май ае ахырының кояшлы көнен бозып, кинәт кенә аяз күк йөзен кап-кара болытлар каплап алды. Дөнья караңгыланып китте. Берән-сәрән генә тамган тамчылар битенә килеп кагылуга, бакчадагы комлыкта уйнап утырган Әминә сикереп торды. Чүп утарга иелгән әнисе янына йөгереп килде дә, аңа сыенды. Күк күкрәгән тавыштан куркып калган кызчык әнисенә эндәште:
— Әни! Миңа кем су сипте?
— Яңгыр яварга җыена, кызым. Әнә, болытлардан тама ул тамчылар.
Кызчык әле җил тибрәткән агачларга, әле күктәге каралып торган, тау-тау болытларга карый-карый, әнисенә тагын сорау артыннан сорау яудырырга тотынды:
— Ә кем агачларны селкетә?
— Җил селкетә аны, кызым.
— Ә кем яудыра яңгырны? Ә кем шакылдый?
— Күкри бабай ул кызым. Әнә ишетәсеңме, ул утырган арба дөмбер-дөмбер итеп күкне иңли.
— Күрмим, күрмим! Кая ул арба? Күрсәт әле!
— Болыт артында ул, кызым!
— Күкри бабай безне карап йөриме?!
— Әйе, кызым. Ул кайда яңгыр яудырырга икәнен карап йөри. Кырдагы игеннәргә, урманга, бакчаларга, без утырткан яшелчәләргә, җиләкләргә, куакларга су сибә. Үсемлекләр үсәләр, гөлләр шаулап чәчәк ата, яшелчә-җимешләр өлгерә. Аннан соң көз җиткәч, кешеләр мул итеп уңыш җыеп алалар. Без дә синең белән бакча уңышын җыеп алырбыз әле, яме! Кыш көне сине тәмле-тәмле салатлар, кайнатмалар белән сыйлармын.
— Ә мин җиләк вареньесын яратам. Ипигә май белән ягып ашыйм!
— Әйе, аннары син дә зу-у-у-р булып үсәрсең. Әйдә, хәзер өйгә керәбез. Алайсаң чыланабыз. Яңгыр туктагач кабат чыгарбыз.
Лилия өйгә керүгә чәй куеп җибәрде. Тәрәзәгә күз салды да, үзалдына әйтеп куйды:
— Менә яңгыр ява ичмаса!
— Әни! Күкри бабайның арбасы ватылмыймы?!
— Юк, кызым! Күр әле, яңгыр коя гына! Кара әле, Күкри бабай ничек итеп чыбыркысын болгый. Лилия ялт-йолт итеп яшен телгәләгән күккә күрсәтеп, кызның башына яулык бәйләтеп куйды.
—     Яшен суга күрмәсен!
—     Әни, ә ул утларга карарга ярыймы?!.. Ул безгә тимиме? Мин куркам... Әминә әнисенә сыенып, тәрәзә яныннан китеп, диванга менеп утырды.
—     Кызым, әйдә чәй эчеп алабыз! Сөт белән ясыйммы?
—     Эчәбез... эчәбез... әйе, сөт белән...
—     Әминә тәлинкәдә өелеп торган аксыл-ал төстәге түм-түгәрәк шарчыкларны күрде дә, гаҗәпләнүдән күзләрен зур итеп ачты. Аннары утырган җирдә сикергәләп, әнисенә сорау бирде:
—     Әни! Әни! Бу нәрсә?
—     Редиска ул, кызым! Менә, беренче уңышыбыз үсеп тә җитте. Ашап кара әле! Тәмлеме?!
Кызчык бер редисканы алып, кетердәтеп ашарга тотынды. Чәйнәлеп тә бетмәгән ят ризык аңа ошады. Ул тагын тәлинкәгә үрелеп:
— Тәмле! Мин редиска яратам, — дип кабатлады.
— Син аны ипи белән аша. Ипи белән нык тәмле була. 
Әминә кул сузып бер кисәк ипи алды да, редиска белән бергә тәмләп ашарга тотынды:
— Әни, әни! Ул ачы түгел. Тәмле! — дип, кыз үзенә бер ачыш ясагандай шат тавыш белән әнисенең күзләренә күтәрелеп карады.
— Әйе, кызым, яшелчәләрне ашарга кирәк. Анда витамиинар күп.
— Ул файдалы, әйеме, әнием!
— И бәбекәем! Менә нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы икәнен дә аңлый башладың. Бакчада бөтен әйбер дә тәмле була ул. Эшләп ашаганга күрә дә ризыкның тәмен белә башлыйсың. Син бит минем нәни булышчым. Син су сипкән түтәлдә үсте бит бу редиска. Сиңа да рәхмәт, кызым!
— Күкри бабай да сипте, әйеме, әни!
— Әйе, син дә, ул да сипкәнгә, әнә редиска да бик тәмле булып үскән. Икенче килүебезгә тагын үсәр әле. Озакламый кыярлар да өлгерер. Ул чакта йомырка кушып, бик тә тәмле салат ясарбыз, яме!
Ашап туйган кыз, чәен эчеп бетерде дә, урыныннан кузгалмакчы булды. Әнисе шуны күреп, кызына эндәште:
— Кызым, нәрсәне оныттык әле?!
— Әппәр! Әнием, тәмле булды, рәхмәт!
Лилия кызының җитен төсле сары, куе чәчләреннән сыйпап иркәләде.
— Дөрес, кызым! Табын яныннан рәхмәт әйтмичә кузгалырга ярамый. Үскән кыз беркайчан да рәхмәт әйтергә онытмый. Исеңдә тот, яме!
Лилия чынакларны юып, киштәгә урнаштырды. Тәрәзәгә күз сала-сала өстәлне сөртеп алды.
— Кызым, тыңлап кара әле, яңгыр туктады бугай, Күкри бабай да башка җиргә китте ахрысы.
Лилия өй ишеген ачып, тышка күз салды.
— Күрсәнә, яңгыр чынлап та туктаган. Әнә кошлар да сөенешеп сайраша. Әйдә, кызым, без дә өйдән чыгыйк әле! Эх, һавасы да һавасы! Ипигә ягып ашарлык!
— Әни, ә һаваны ипигә ягып буламыни?
— Сулап туймаслык булганга, халык шулай дип әйтә аны, кызым. Ә халык сүзе — иң хак сүз. Сизәсеңме, ничек иркен сулавы?! Рәхәт бит, әйеме? Әнә сандугач ничек өздереп сайрый. Ишетәсеңме?! Ул да Күкри бабайга рәхмәт әйтә.
— Кү-к-ри-и ба-ба-а-а-й, рәх-мә-ә-әт! — дип, Әминә дә болытлар агып киткән якка карап аваз салды.
Күктәге кояш, дөнья белән яңа гына таныша башлаган, рәхмәтле булып үсеп килүче нәни кызчыкка карап, балкып елмайды.

УЕН 

Әминә бүлмәсеннән картон тартмага тутырылган йомшак уенчыкларын алып чыкты. Аннары ашау бүлмәсеннән башта ике артлы урындык, аннан берничә табуретканы сөйрәп чыгарды. Урындыкларны бер рәткә тезеп куйды. Һәр уенчыкны аерым урындыкка утырткан кыз, үзалдына сөйләнә башлады.
—     Большой урындыкка балалар утыралар.
Тагын ни эшләр микән бу бала дип аны күзәтүче әбисе Хәмдия аңа күз төшереп алды да, сорау бирде:
— Кызым, нинди уен уйныйсың?!
Әбисенең соравын ишетмәмешкә салышып, Әминә кинәт кычкырып җибәрде:
—     Барыгыз!
—     Ай Алла! Кызым, алай кычкырма, куркытасың бит! Әнә куяның куркып егылып төште бит инде.
—     Менә хәзер чыгарып җибәрәм.
Усалланып, кечкенә бармаклары белән ишеккә күрсәтеп уенчыкларын ачуланган кызга карап, Хәмдиянең көләсе килсә дә, тыелып калды. Баланың фикер сөрешен аңларга тырышып, аңа сорау бирде:
—     Кайда чыгарып җибәрәсең?
—     Коридорга.
—     Кемнәндер ишеткән сүзләр белән уенчыкларын әрләвен аңлап алган әбисе, баланың күңел кылларын тарткалавын дәвам итте:
—     Кызым, балаларың тәртип бозалармы әллә? Нишлиләр? Тыңламыйлармы әллә? Кем шулай әйтеп ачулана балаларны? 
Әминә төймәдәй күзләрен елтыратып, әбисенә күтәрелеп карады. Аннан тавышын әкренәйтеп, җавап кайтарды:
—    Апа... Илнурга әйтә.
—     Апаң Илнурга шулай әйтәмени? Сиңа да әйтәме соң?
Кыз ике чатка бүлеп үргән алтынсу толымнары тырпаеп торган башын чайкап, шуны да белмисеңмени дигәндәй, сузып әбисенә эндәште: 
—     Ю-ю-ю-к!
—     Ә син апаңны тыңлыйсыңмы соң? — дип әбисе сорауны биреп өлгергәнче, Әминә кабаттан тезелешеп торган уенчыкларына карап кычкырып җибәрде:
—    Бар чыгып бас! Бар чыгып бас димен?
—     Шулай дип әйтәмени апаң?
—     Әйе! Ул тыңламый. Апа шуңа ачулана.
Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар: Сабый хөкеме — уен. Әминә тагын да усалланып, бармагы белән яный-яный бер кырыйда утырган йомшак аюын ачулануын дәвам итте:
—     Бар коридорга! Бар!
Хәмдия карчык уе белән: «Тәрбиячеләргә Алла ярдәм бирсен!» — дип, оныгына тагын кисәтү ясады:
—     Кызым, алай усаллашма! Матур сүзләр белән, ягымлы итеп кенә эндәш. Менә мин сиңа кычкырмыйм бит.
Әминә әбисенең сүзеннән оялгандай, башын аска иде. Әбисе сүзен җайлап кына икенче якка борды:
—     Әминә, син апага булышасыңмы соң?
—     Әйе! Мин дежурный булам. Ашаганнан соң өстәлдән савытларны җыям. Өстәлне сөртәм.
—     Үсәсең инде, кызым, үсәсең. Тәүфыйгың артсын!
Хәмдия карчык кулына Габдулла Тукайның «Су анасы» китабын алды. Төсле рәсемнәр белән бизәлгән китапны оныгына сузды:
—     Әйдә, кызым, син китап укы аларга. Балалар әкият ярата бит. Син дә мин укыганны яратып тыңлыйсың. Укыйсыңмы китап?
— Укыйм!
—     Бала күргәнен эшләр дип юкка гына әйтмиләр икән. Кызчык инде күп мәртәбәләр әбисе укыган китапны ятлап бетергән. Урындыкка тезелеп утырган бакча балалары — йомшак уенчыкларына шундый оста итеп, рольгә кереп, су анасын сөйләп тә чыкты.
Тәрбияче апа роле кызга шундый килешеп тора. Китаптан аерылмаса, өлкәннәрнең сүзенә колак салса, кем белә, бәлки үсеп җиткәч ул да тәрбияче булыр.

ҖЫРЧЫ КЫЗ

Әминәнең җырлый торган юлбарысы бар. Ышанмыйсызмы? Чын менә! Үзе кызгыл-сары төстә, үзе йомшак! Әминәнең үзе кадәр, билләһи! Җитмәсә озын колаклы юлбарысның бер колагыннан тартсаң, ул җырлап җибәрә. Тик татарча түгел, русча җырлый. Әминә бәләкәй булса да рус телен аңлый. Ул юлбарыска кушылып җырларга ярата. Әнә, бүген дә яраткан юлбарысын алып, аның белән уйный башлады.
Я на солнышке лежу,
И на солнышко гляжу. 
Только я всё лежу,
И на солнышко гляжу.
Әминә дә аңа кушыла. Өйдә шундый күңелле. Лилия кызы җырлаудан туктап торган арада аны сөйләштерә. Кызының бөтен нәрсәне белергә теләвенә сөенә-сөенә җавап бирә. Менә кызы кабат әнисенә эндәште. Кыз да бик теләп әңгәмәгә кушыла:
— Әни минем "Антошка«ны җырлыйсым килә. 
— Җырла соң, кызым! Әйдә миңа да өйрәт әле. Мин дә кушылып җырлармын.
Җитен төсендәге чәчләренә алсу төстәге күбәләк бантик таккан, шундый ук төстәге бәби итәкле күлмәк кигән, коңгырт төймә күзле, түм-түгәрәк йөзле кыздан күз алырлык түгел. Бөтерчектәй бөтерелеп, әле бер уенчыгына, әле икенче уенчыгына килеп тотынган кызына карап, ана сөенеп туялмый. Ара-тирә үзалдына «Сөбханалла!» — дип куя. 
— Ә аны кем җырлый?
— Юлбарыс. Колагын тартуга яңгыраган көйгә кушылып, Әминәнең юлбарысы, юлбарыска кушылып Әминә, Әминәгә кушылып әнисе бергәләп җыр суздылар. 
Антошка, Антошка!
Пойдем копать картошку!
Антошка, Антошка!
Пойдем копать картошку!
— Менә бит, синең дустың күпме җыр белә. Сине дә, мине дә җырларга өйрәтә. Бу җырчы юлбарысны сиңа кем бүләк итте соң, кызым? 
"Тере курчагы«ның килештереп, итәк очларын күтәребрәк, уймак кадәр генә авызын ачып җырлавын күзәткән ананың күзләреннән бетмәс наз, җан җылысы бөркелә. Ә Әминә шуны сизгәндәй, ялындырып кына җавап кайтара:
— Әбием.
Матур итеп, чын татар телендә җавап биргән кызга сокланмый калып буламы?! Гаиләдәгеләр кыз белән өйдә гел татарча гына сөйләшергә тырышалар. Балалар бакчасының да татар теллесен сайладылар. Анда да Әминә бик тиз генә үзенә дуслар тапты. Тәрбиячесе дә үз эшенең чын остасы. Таләпчән, балалар күңелен тирәнтен аңлый торган тәрбияче апасы, ата-аналарның да чын дустына әйләнде. Уйларын бүлеп, Лилия кабат кызы белән сөйләшә:
— Сиңа ничә яшь, кызым?!
— Дүрт. 
— Юк, өч бит, кызым.
Әминә дүрт бармагын өскә тырпайтып, үзсүзләнеп шул ук җавапны кабатлый:
— Дүрт.
Кызының тизрәк үсәсе килү теләген ана кеше аңламыймы соң инде. Тик начар гадәт бөтенләйгә ябышып калса нишләрсең. Шуңа күрә дә Лилия кызының хатасын төзәтер өчен хәйлә куллана:
— Кызым, алай алдашырга ярамый. Юлбарысың тыңлап тора. Ул да алдаша башлар.
— Юк, алдашмый.
— Әйдә, тагын юлбарысны җырлатып карыйк әле. Җырны онытмады микән?!
Я на солнышке лежу,
И на солнышко гляжу.
Только я всё лежу,
И на солнышко гляжу.
Кинәт кенә юлбарыс та, кызчык та җырлаудан туктап калдылар. Лилия, кер үтүкләвен туктатып, кызы янәшәсенә килеп, аны кочаклап алды.
— И минем җырчы кызым! Җырның бөтен сүзләрен ятлап бетергәнсең инде. Татарча җырлар өйрәнергә кирәк, кызым! Син бит татар кызы.
— Мин татарча да җырлый беләм. «Әбием, әбекәем!» җырын без балалар бакчасында өйрәндек. Апа өйрәтте.
— Йәле, җырлап күрсәт әле! Әйдә, җырла инде! 
Әминә ялындырып тормады. Сәхнә уртасындагы артист сыман, кулына уенчык микрофонын тотып, нәфис хәрәкәтләр белән гәүдәсен килешле боргалап, җырлап җибәрде:
Балам, дия-дия безне
Кадерләп үстерәсең,
Әй, матур син, әбекәем,
Күзләр тия күрмәсен!
Әй, әбием, әбекәем,
Кояш кебек күңелең,
Сәламәтлек бирсен Ходай,
Озын булсын гомерең.
— Ай-яй, бигрәк матур җыр икән. Кунакка баргач, әбиеңә дә җырлап күрсәтерсең инде, кызым. Мондый җырны ишеткәч, әбиең бигрәк яратыр инде үзеңне. 
Йөзе кояштай балкып киткән Лилия, киштәдәге китапларны тигезләп тезә-тезә, кызы белән сөйләшүен дәвам итте:
— Тагын нинди җырлар өйрәтте апагыз? 
— Кыш бабай белән чыршы турында.
— Җырлап күрсәтәсеңме, кызым!
— Юк!
Әминә башын чайкап, идәндә яткан уенчыкларына үрелде. Лилия кызына карап, аңа кабат сорау бирде:
—     Ник җырламыйсың?
—     Бәйрәмдә җырлыйм. Кыш бабай килгәч. Ул миңа күчтәнәч алып килә.
—     Әйе! Мондый зур үскән җырчы кызга күчтәнәчнең иң тәмлесен бирер инде Кыш бабай.
— Кар кызы да килә, әйеме, әни! Аңа да җырлыйм.
—     И бәхетең, тәүфыйгың арткыры! Бигрәк тәти булып үсәсең. Күз тимәсен үзеңә.
Лилия күңеленә моң кергән кызының киләчәген күзаллап, якты хыялларга төренде. Кем белә, бәлки Әминә үсеп җиткәннән соң чын җырчы булып, зур сәхнә йолдызына әйләнер. Барысы да язмыш кулында.

КЫШ БАБАЙ КҮЧТӘНӘЧЕ

Тиздән Яңа ел җитә. Агач-куаклар ап-ак тун кигәннәр. Кайбер көнне ябалак-ябалак кар ява. Ә кайбер көнне суык бабай Әминә йокыдан торуга тәрәзәгә матур бизәкләр ясап куя. Кызчык тәрәзә пыяласындагы бизәкләргә исе китеп карый. Нинди генә рәсемнәр юк анда!
Бүген менә йокыдан тору белән нигәдер көйсезләнә башлады. Әллә җәйне төшендә күргән. Әнисеннән җиләк таптыра. Өзми дә, куймый да: «Җиләк ашыйсым килә!» — дип еларга ук тотынды. Әнисе ничек кенә тынычландырырга тырышмасын, бераз гына тынып тора да, кабат үзсүзләнеп елый башлый.
Лилия аптырап: «Әйдә, кызым, хәзер утырып Кыш бабайга хат язабыз. Ул алып килер!» — дип көч-хәл белән аны тынычландырды.
Хат язганнан соң, Лилия уйга калды. Кайдан җиләк алырга?! Ул көндез эштә. Йә, ярар, әнисенә әйтер әле. Бәлкем ул берәр кибеттән эзләп табар. Хәзер кыш көне дә кайвакыт супермаркетларда җиләк сатыла.
Хәмдия карчык икенче көнне бөтен эшен ташлап, супермаркетка юл тотты. Бәхетенә чынлап та пластмасс савытларга салынган бакча җиләге сатуга куелган. Кып-кызыл, эре-эре җиләкләр яңа гына түтәлдән өзеп алган кебек, күзне кызыктырып торалар. Бәясе тешләшсә дә, оныкны сыйлыйсы килү теләге зур. Оныктан акча жәлләп торамы соң инде?!
Сатып алган җиләкне, Әминәдән яшереп кенә суыткычка куйдылар. Икенче көнне иртә белән йокыдан торуга Лилия Әминәне ашау бүлмәсенә чакырды:
— Кызым Әминә! Кил әле монда! Тиз бул!
Әминә йөгерә-атлый, ашау бүлмәсенә әнисе белән әбисе янына килеп керде. Әнисе суыткычны ачып, җиләкләрне алды да: «Әминә, күр әле, әбиеңә Кыш бабай нәрсә биргән?!» — дип, кызга җиләк тулы кәрҗин сузды.
Әминә сөенеченнән ни эшләргә дә белми, үрле-кырлы сикерә. Әле җиләкле савытка, әле әнисенә, әле әбисенә мөлдерәп карый. Күзендәге очкыннардан дөньяга нур сибелә.
— Кыш бабай безнең хатны алган! Ул миңа күчтәнәч җибәргән! Әбием, син Кыш бабайны кайда күрдең?! Ул ник өйгә килмәде?! Мин аңа рәхмәт әйтер идем.
Кыш бабай белән очрашу тарихын, Хәмдия карчык гадәтләнгәнчә, оныгына әкияти телдә сөйләп бирде:
— Мин дә синең җиләк ашыйсы килгәнеңне белә идем. Хәтерлисеңме, җәй көне урман аланыннан икебез җиләк җыйганны? Шунда киттем. Бәлки могҗиза булыр, Әминәгә авыз итәрлек җиләк эзләп табармын дип.
— Әбием, урманда кар яумаганмени? Анда әллә җәй?!
Әминә гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып, керфекләрен тибрәтеп, әбисенә сораулы карашын төбәде.
Әбисе оныгын янынарак елыштырып сүзен дәвам итте.
— И-и-и, яуган, кызым. Урман ап-ак юрган астында йокыга талган. Бермәлне каршыма ап-ак сакаллы, ап-ак тун кигән, аксыл көмеш таякка таянган Кыш бабай килеп чыкты. Мине күрде дә, яныма килеп эндәште:
— Салкын көндә урманда ни эшләп йөрисең? Бик суык бит! — ди.
— Менә оныгым Әминәнең җиләк ашыйсы килә. Җиләк тапмам микән дип килдем әле. Җәй көне бик күп иде, — дип җавап бирдем.
— Күзләре ут булып янган кызның битләре алсуланып чыкты.
— Әбием, ә ул сиңа нәрсә диде?
— Мин аның хатын алдым. Беләм Әминәне, бик тыңлаучан, кызыксынучан, тәртипле кыз. Мин аңа җиләкләрне үзем бүләк итеп бирәм.
Ул шулай диде дә, кар юрганның бер читен күтәрде. Анда... кар астында... кып-кызыл, эре-эре җиләкләр. Менә аның рөхсәте белән сиңа бер кәрҗин җиләк җыйдым. Сиңа Кыш бабайның бүләге!
Әминә куанычыннан ни эшләргә белми, утырган урынныннан сикереп торды. Кәрҗин белән җиләкне тоткан көйгә биеп тә китте. Аннары җиләкле кәрҗинне өстәлгә куйды.
— Әбием, әйдә җиләкләрне юабыз. Минем җиләкне ашыйсым килә.
Әбисе җиләкләрне юган арада, кызчык әнисенә тәрәзәне ачарга кушты.
— Әни, тәрәзәне ач әле!
— Суык бит, кызым! Нигә ачарга?! Мин Кыш бабайга рәхмәт әйтәм! Ул тәрәзә ябык булса ишетми.
Өйдәгеләр бер-берсенә карашып көлештеләр дә, кызның башына яулык бәйләтеп, тәрәзәне ачтылар.
— Кы-ы-ш ба-а-ба-а-а-й! Рә-ә-ә-х-м-ә-ә-әт! — дигән сүзләр күбәләктәй кар яуган урамда яңгырап ишетелде.
Әминә юылган җиләкләрне алып, әбисенә, әнисенә, әтисенә тигезләп бүлде.
Лилия белән Хәмдия кызчыкның бу гамәлен күреп бик куандылар. Ә Әминә аларга: «Җиләк — Кыш бабай күчтәнәче. Аны бергәләп ашасаң гына тәмле!» — дип, өйне балкытып елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев