Урман аша юлларым...
Быел мин Кара диңгезгә абый янына кунакка бардым.
Быел мин Кара диңгезгә абый янына кунакка бардым. Ул «Уссурийск» дигән зур теплоходта эшли. Инде тугыз-ун ел бугай. Сирәк-мирәк туган якларга да кайтып киткәли. Күпне күргән инде, күпне белә. Океаннарның барысын да кичкән, материкларның барысында да булган.
Кара диңгез буендагы Туапсе портында алар быел ат-на-ун көн чамасы тордылар. Озын муенлы, мамонтныкыдай юан аяклы порт краннары теплоход трюмыннан көне-төне руда бушатты, куәтле чыгырлар беләк юанлыгы тимер арканнарны әле сүтеп, әле чорнап торды, трюм төбендә ара-тирә кырмыска зурлыгы гына булып бульдозер күренгәләп китте...
Абыйның вахтадан бушаган чагы. Икәү генә каютада утырабыз. Бала чакларны искә төшерәбез. Ачык иллюминатордан сизелер-сизелмәс кенә тибрәнеп зәңгәр диңгез күренә. Ерак офыкта суга тия язып кояш тәгәрәп бара. Җил каютага диңгез исен, көньяк үләннәре исен алып керә.
Бермәлне, хатирәләргә бирелеп, сүзсез калганбыз икән. Абый кинәт басынкы тавыш белән җыр башлады:
Урман аша юлларым...
Мин сискәнеп киттем. Арыш кырын, ефәк ябалдашлы юкәләрне, кәүсәләре яргаланып беткән карт имәннәрне, котырып үскән сусыл печән арасында качып утырган алсу битле җир җиләкләрен, салпы колаклы тугры Акбайны, әни кулларын, бала чагымдагы якын дусларым — Мидхәт белән Кәбирне искә төшерде бу җыр.
Ә абый диңгез җилләреннән уңа башлаган күзләрен күксел томан эчендә эреп югала барган тау тезмәләренә текәп җырлый бирде:
Урман аша, сулар аша Сузсам җитми кулларым.
Ул төнне мин бик озак йокыга китә алмыйча яттым. Палубада кемнәрдер дөбердәп йөрде, яр кырыенда краннар шыгырдады, кайдадыр еракта әллә чит илләргә китеп баручы, әллә кайтып килүче пароходларның сузып-сузып кычкыртулары ишетелде.
Абыйны төнге вахтага чакырып алдылар. Ул өстәл лампасын яндырып киенде. Мине йоклый дип уйлады, ахры, одеалымны рәтләп япты һәм акрын гына каютадан чыгып китте.
Бераздан теге җыр яңадан ишетелде. Олы диңгез буендагы олы корабта бер көчәеп, төнге тавышлар арасында бер югала язып тибрәнгән таныш җырны тыңлавы рәхәт тә, ямансу да иде миңа. Океан уртасында да шулай җырлыйдыр инде абый, Африка ярлары буйлап йөзгәндә дә һавада татар җыры тибрәнә торгандыр, Яңа Зеландия утраулары янында да, Урта диңгезгә кергәндә дә...
Бәләкәй чакта ук җырларга маһир иде абый. Искә төште. Безнең урам малайларын станциягә поезд күрсәтергә алып баргач та нәкъ шул җырны җырлаган иде ич ул.
Абый бездән өч-дүрт яшькә олырак. Аягына кызыл эчле галош киеп йөри. Аның инде берничә мәртәбә район үзәгендә булганы да, әнигә ияреп калага барганы да бар. Без исә — яшьтәшләрем Мидхәт, Кәбир һәм мин — яланаяклы малайлар — Алпамша урманының теге ягында нәрсә барын да белмибез. Әллә кыр анда, әллә диңгез, әллә дөньяның чиге. Җил урман ягыннан искәндә гаҗәеп авазлар ишетелә ул яктан. Өлкәннәр поезд кычкырта, диләр. Бик зур машина ди ул поезд, әллә ничә трактор зурлыгы, ди. Көпчәкләре тимер юлдан тәгәрәп йөри икән.
Балачак календареның бизәкле битләре сизелми генә коела торды. Авыл тирәсендәге болыннар, әрәмәлекләр әллә ничә мәртәбә яшәрде, әллә ничә мәртәбә саргайды. Без генә белгән кош ояларында безгә генә таныш кошлар әллә ничә тапкыр бала чыгарды, әниләр әллә ничә тапкыр уракка төште. Алпамша урманы артыннан ишетелгән поезд тавышлары безнең күңелләрне көннән-көн ныграк тарта, ныграк кытыклый башлады.
Көннәрдән бер көнне үз мәшәкатьләре, үз дус-ишләре белән мәшгуль абыйны, Мидхәт белән икәү ялына-ялы-на, тәки поезд күрсәтергә алып барырга күндердек. Абый безне алдан ук кисәтеп куйды:
— Арыдым, дип елаштан булмаса гына.
— Еламыйбыз, — дидек барыбыз да бертавыштан. Мидхәт белән без берсүзсез абыйга иярдек. Әнисе юып элгән керләргә берничә минут карап торгач, Кәбир дә урыныннан кузгалды.
Кизләү башындагы карама агачларын узгач, урылып беткән кыр, чүмәләләр күренде. Алпамша урманы ерактан гына караңгы, шомлы булып куркытып торган икән. Без якынайган саен, урман буйлары ачыла барды. Урман борынында юл өч тармакка аерылып китә икән. Нәкъ әкияттәге кебек. Абый юлларның уңдагысына да, сулда-гысына да борылмады, ышанычлы адымнар белән урман эченә кереп китте. Без, өч яланаяклы, тирә-яктагы серлелеккә, матурлыкка хәйран калып сөйләшә-сөйләшә, абый артыннан теркелдәдек.
Кайсыдыр имән ботагыннан, юлга кара күләгә төшереп, козгын күтәрелде. Ерактан яшел стена булып күренгән усаклык арасыннан урман күгәрчене тавыш биреп куйды.
Ай-һай калын икән бу Алпамша урманы! Юл әле бо-рыла-сырыла дымсу ешлыкларга кереп югала, әле озын яшел тасма булып еракка-еракка сузылып күренә. Агачларның исәбе дә, хисабы да юк. Эчәсе килә. Ял итеп алганда бик шәп булыр иде дә бит...
Ләкин абый галош табаннарын ялтыратып атлавын белә. Кулларын артка куйган. Зурлар шикелле нәрсә турындадыр уйланып бара.
Бөркү урман арасыннан бик озак барганнан соң, ниһаять, битләргә җиләс һава килеп бәрелде. Юкәләр арасыннан елтыр-елтыр ниндидер яктылык кисәкләре күренде.
— Менә Алпамша урманын да чыгып җиттек, — диде абый, артына борылып карамыйча гына.
Без, ниндидер могҗиза күрергә җыенгандай, бер күч-кәрәк тупландык.
Баксаң, урманның бу ягында да нәкъ безнең авыл янындагы кебек болыннар, басулар сузылып, чүмәләләр, кибәннәр тезелеп киткән икән. Күк чите монда да җиргә килеп тоташкан. Офык буенда күкселләнеп тагын бер урман күренеп тора.
— Карагыз әле, кара, — дип кычкырды кинәт Мидхәт, кулын сыек томан йөзеп йөргән иңкүлеккә сузып. Иңкүлек төбендә, тонык кына ялтырап, ике озын сызык шәйләнә иде.
— Тимер юл шул инде, — диде абый, шатлыклы тавыш белән.
Станция дигәннәре бик гаҗәп икән, бер дә безнең авылга охшамаган. Калай яки чүлмәк түбәле ак йортлар, тимер баганалар, челтәрле күперләр... Дегет исе, сумала, мазут, корым исе...
Тимер юлга менеп, бармак очлары белән генә рельсларга, шпалларга төрткәләп караганнан соң, Кәбир куркынган күзләре белән тирә-якны айкап алды да:
— Ә поезд кайда? — дип сорады.
— Поезд килмәгән әле, — диде абый. — Әнә, күрәсезме, кечкенә өй янындагы кисәүгә охшаган тимер багананы? Семафор ул. Шуның башы югары күтәрелгәч килә поезд.
Поезд килгәнче, абый безгә вокзалны да, башына кызыл фуражка киеп йөри торган сары чәчле хатынны — станция начальнигын да күрсәтергә өлгерде.
Башта офык артыннан кара төтен ургылып чыкты. Басынкы гына гудок тавышы ишетелде. Аннары ерак борылыштан, әкияттәге аждаһа сыман сызгырып, поезд үзе килеп чыкты.
Ай-һай тиз килә икән ул, ай-һай ажгырып килә икән! Тәгәрмәчләрен күрсәң — берсе-берсе кеше буе. Ул пошкыра, ул дөберди. Безнең янга килеп җиткәч, паровоз дигәне, колак яргыч тавыш белән кычкыртып, чыжылдатып кайнар пар җибәрде. Без артка чигенеп куйдык. Ә инде ни үле, ни тере булып дер-дер калтырап торган Кәбир куллары белән колакларын томалады да, «Әни!» дип кычкырып, тимер юлдан читкә йөгерде.
Күз ачып йомганчы, тимер юл тирәсендә җил, өермә, ком бураны уйнатып, поезд узып та китте. Шул арада күзләр әлҗе-мөлҗе килде, башлар, битләр бер салкынайды, бер кайнарланды. Товарный поезд булган икән. Бәләкәй станцияләрдә туктап тормый, ди. «Кызык, моннан да зуррак станцияләр бар микәнни дөньяда?» дип уйладым мин, бу хәбәргә таң калып. Икенче поездны көтеп тормадык. Анысы караңгы төшкәч кенә килә икән. Бо-лай да без бик канәгать, бик шат идек.
— Вагоннары йөз генә булмагандыр...
— Паровозында гына да унике тәгәрмәч...
— Күрдегезме, бер вагонга сыерлар төягәннәр.
— Ай-яй, җир уба дип торам. Бөтен дөньяны дер селкетте.
Шулай, поезд турындагы тәэсирләрдән айный алмыйча кайта торгач, кояш баеп, кич булганын сизми дә калганбыз. Моны беренче булып Кәбир абайлап алды.
— Караңгы төшә бит, урманны урап кайтабызмы әллә? — диде ул, адымнарын акрынайтып.
Җавап бирүче булмагач, Кәбир як-ягына каранып алды да безгә иярде.
Ә урман торган саен караңгылана бара, юл читендә куаклар кыштырдый, аяклар ниндидер чокырларга туры килеп, чак кына йөзтүбән капланмый каласың.
Бик озак бардык инде. Урманны әллә кайчан чыгып җитәргә тиеш кебек идек. Әллә адаштык микән?
Кәбирнең генә түгел, Мидхәт белән минем дә хәлләр әйбәт түгел. Бер-беребезгә карашабыз, кайнар учларыбыз белән тирләгән йөзләребезне, күзләребезне ышкыйбыз.
Абый гына тыныч кебек, як-ягына да каранмый, безгә дә игътибар итми. Гәүдәсен төз тотып, кәпәч картузы белән караңгылыкны сөзеп, бер көйгә атлый да атлый.
Әле ачыклыкта яктырак булган икән. Ешкынлыкка килеп җиткәч, тирә-як бөтенләй баз төбенә охшап калды. Шул гына җитмәгән иде — берзаманны кайдадыр нәрсәдер суга таш аткандагы кебек шапылдады, шуның артыннан ук җан өшеткеч шомлы тавыш ишетелде. Нәкъ яшь бала елаган шикелле.
Барыбыз да абый янынарак елыштык. Кәбир ике кулы белән абыйның кәчтүн чабуына ябышкан килеш үкси үк башлады.
— Мәче башлы ябалак ич ул, нәрсәсеннән курыктыгыз шуның, — диде абый һәм бөтен урманны яңгыратып җырлап җибәрде.
Безнең эчкә җылы кереп китте. Озакламый Кәбир дә үксүдән туктады.
Абыйның тавышы басынкы, иркен, җыры олыларныкыча моңлы иде.
Урман аша юлларым, Урман аша, сулар аша Сузсам җитми кулларым.
Абый җырлый башлагач, караңгы юл кинәт яктырып, киңәеп киткәндәй булды. Шомлы кара пәрдә күтәрелде. Баш очында бихисап күп якты йолдызлар белән чигелгән күк җәймәсе балкып күренде.
Ул көнне урманны чыгып, камыллы кыр аша авыл утларына таба атлаганда, мин үземне ниндидер бер бик зур батырлык эшләгән малайдай хис иттем. Кәбир белән Мидхәт тә шундый ук хис кичерәләр иде, ахрысы, әле-дән-әле тамакларын кыргалап, аякларын абый сыманрак басып атлыйлар иде...
Зур теплоходның кайсыдыр почмагыннан һаман да әлеге моңлы җыр ишетелә. Юк, бу өн түгел, бу инде төш бугай. Мин йоклыйм, мин төш күрәм. Кайдадыр якында гына урман шавы да, дулкыннар тавышы да ишетелә. Хәтфәдәй йомшак болын юлы буйлап яланаяклы малайлар тезелешеп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев