Ул кайтты
Киләсе кайтканда нинди Әнвәр каршы алыр икән соң мине? Үзем дә белмим...
Безнекеләр Идел буенда зур йорт төзергә ниятлиләр. Биш еллап хәзерләнәләр бугай инде. Башта мунча сыман нәрсә салып куйдылар да, атна ахыры җитүгә, куна-төнә шунда яталар. Соңгы араларда әтинең аннан кайтып та кергәне юк.
Беркөнне кичке аш артында бик зур яңалык әйтте әле:
– Фатирны сатарга вакыт җитте. Шунсыз гомер буе да салып бетерә алмабыз ул йортны, – диде.
Әни моңа аптырамады, белгән булган инде ул аны. Мин генә ачкан авызымны ябалмый торам.
– Мунча дисәң дә, яшәп торырга була анда, зур бит ул. Кулга акча кергәч, киләсе елга йорт точно өлгерәчәк, – дип куандырырга тырышты әти. Ә мин:
– Озакламый уку башлана. Ничек йөрермен соң мин мәктәпкә? Тугызга барам бит, имтихан елы, җитмәсә... – дип аптырадым.
Әни ашыга-ашыга әтинең сүзен дәвам итте:
– Әбиең белән сөйләштек, кызым, бер ел гына аның янында авылда яшәп торырсың. Мәктәп әйбәт анда, зур. Үзебез дә шуны бетердек.
Бу яңалык бер дә күңелемә хуш килмәде. Нишләтәсең, алар барыбер үзләренекен итәчәк инде.
...Әбиләр авылы ят түгел миңа, җәйләрен еш кайтып йөрим. Һәркайдагыча: урманнары, күлләре, дигәндәй... Күрше-тирәдә аралашырга иптәшләр дә бар. Тик барыбер озак торасым килми, тизрәк шәһәр ягына каерам. Ә бу юлы тоташ уку елы буена нишләп кенә бетәрмен соң мин монда?!
Беренче сентябрь көнне үзем укыячак сыйныф бүлмәсенә сөйрәлеп кенә иң соңгы булып килеп кердем. Кайсы аптырап, кайсы исе китмәгән кыяфәт белән башымнан аягыма кадәр карап чыкты. Әбиләр урамында торучы Мәликә дә күзләрен шар ачып карап утыра. Монда укыячагымны аңа да әйтмәгән идем.
Иң арткы партада гына бер буш урын калган. Шунда киттем. Күршем буласы малай корт чаккандай сикереп куйды, миңа күзләренең агы белән генә карап алды да, парта өстен кулының сырты белән икегә “бүлде”:
– Минем якка керәсе булма!
– Бик кирәгең бар иде! – дидем мин дә, усал итеп. Алдан ук каты тормасаң болар белән!
Бүген юньле уку булмады инде, җәйге хатирәләр белән уртаклашу көне булды. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр. Күршем генә партасына капланган килеш утыра бирде. Әледән-әле: “Харап булган икән!” “Шул кирәк сиңа!” “Тәмам мактандың инде!” кебек сүзләр ыргыткалады. Сыйныф җитәкчесе Зәкия Зәйнулловна аңа карап: “Хәйбуллов, җиттеме сиңа, юкмы?!” – дип кабатлый-кабатлый арып бетте.
Кайтырга чыккач, Мәликә артымнан куып җитте:
– Ну, мала-ай! Әйткән булсаң, үз янымнан урын алып калган булыр идем! И-и, Зилә, үзәгеңә үтәчәк синең ул Әнвәр! Ата хулиган! Берәү дә яратмый аны, укытучылар да ничек котылырга белмидер инде. Имтиханын бирә алмаячак та алмаячак, әйтте диярсең. Менә сиңа зыяны тимәгәе...
– Исем китте бик! – дигән булдым, үземнең кәефем тагын да ныграк кырылды. Кайткач, моны әбием дә сизде бугай:
– Нәрсә сөмсерең коелды? Үз мәктәбеңне сагындың мәллә? – дип каршылады.
Сагынмаган кая! Белмим, ничек түзеп бетерермен мин монда!
– Җитмәсә, ниндидер Әнвәр дигән бер әтрәк әләм белән утырттылар. Имгәк...
Әбием миңа сәер итеп карап куйды:
– Алай әйтмә... Әтисе, ташлап, бөтенләй читкә чыгып китте аның. Әнисе дә артык коры булып чыкты, әйтсәң, язмышыннан зарланырга тотына. Болай да җиңел түгел ул балага. Һәркем бүрегә карагандай карагач, ырылдамый хәле юк... Укытучыларын да әйтер идем...
Икенче көнне Әнвәрне әле генә күргәндәй өр-яңадан күздән кичердем. Буй-сыны бар, күзләрен акайтып, авызын турсайтып сөйләшкәч, йөз кыяфәтенең генә нинди икәнен аңлап булмый. Минем елмаеп сәлам бирүемә аптырап карады, алай да ни юньле, ни юньсез итеп җавап кайтармады.
Беренче дәрес математика иде, укытучы абый безнең китап-дәфтәрләрне барлап чыкты. Гадәттәгечә партага капланып утырган Әнвәр турысына җиткәч, аңа тавышын күтәрә төшеп дәште:
– Хәйбуллов, син тагын былтыргыны дәвам итмәкчеме? Ничек кирәк алай җиткердек тугызынчыга, быел имтихан бирәсе барын онытма!
Әнвәр селкенмәде дә, нәрсәдер мыгырданды гына. Укытучы, ярсып, аның аяк астындагы иске портфелен йолкып алды, эчендә бар булган нәрсәләрне парта өстенә чәчте. Карандаш, ручка ише вак-төяк шыбырдап коелды, башка нәрсә күренмәде. Мин ашыга-ашыга үземнекеләр арасыннан бер дәфтәр йолкып алып, Әнвәр алдына салдым. Китабымны аңа табарак эттем:
– Икебезгә берәү җитә, абый!
Бөтенесе, артларына борылып, кәмит карагандай безне күзәтә иде. Авызлары колакларында үзләренең.
Укытучы миңа усал итеп карап куйды да, кулын селтәп, үз урынына китте.
– Ярар, сигездә үткән темаларны кыскача гына карап чыгыйк, – диде. Ул әйтә торды, кемнәрдер җавап бирде, кемнәрдер төртелде. Әнвәргә “квадрат тигезләмәләр” дигәне эләкте. Сыйныф тагын кызык карарга әзерләнде.
– Ике икең ничә була дип сорагыз сез аннан башта, абый, – дип көлде Мәликә.
– Иртән нәрсә ашадың дип сорасаң әйтә белер микән, – дип өстәп куйды икенче берәү. Артларыннан шырык-шырык көлешеп куйдылар.
Минем бугазымнан кысып тоттылармени, шартлардай булдым.
– Ә син үзең беләсеңме соң аны, Мәликә?! – дип кычкырдым. Башкаларының исемнәрен белсәм, аларга да эләгәчәк иде.
Мәликә миңа шаккатып карады. Тәнәфестә яныма йөгереп килде:
– Син нәрсә, Зилә! Шуны яклап утырырга! Бөтен мәктәпкә бер имгәк бит ул! Әнә, китте инде үзенә каршы әйткәннәр белән төрткәләшергә!
– Аның урынында булсам, мин дә шулай эшләр идем! – дидем мин ачу белән. Тик, аңа карап, Әнвәрдән рәхмәт ишетмәдем. Кайтканда үз тыкырыбызга җитәм дигәндә, артымнан куып җитте:
– Сине тылмач итеп җибәрделәр мәллә безнең мәктәпкә? – дип җикерде.
Икенче көнне ул мәктәптә бөтенләй күренмәде. Аннан соң да...
– Синең партадаш, Зилә, шуңа күрә син белеш инде, – дип, Зәкия Зәйнулловна үз өстендәге йөкне миңа аударды.
Барсам да бардым, бармасам да бардым Әнвәрләргә. Ярар, куып чыгарса да бик исем китми әле.
Дәү әни сүзләрен искә төшереп, бер йолкыш кына өйгә килеп керермен дигән идем, юк икән. Искерәк булса да, бар җирдә тәртип. Ишегалларында гына шулайдыр дисәм, өй эчендә дә һәр нәрсә үз урынында. Әнисе кухня ягында кайнаша иде, каршыма ачулы кыяфәттә килеп чыкты. Исәнме юк, саумы юк, шунда ук әллә ничек ямьсез итеп сөйләшә башлады:
– Тагын нәрсә эшләгән ул малай актыгы?
– Эшләмәгән... Дәрестә булмагач, авырып киткән мәллә дип белешергә җибәрделәр...
– Карасана! Кайгыртучылар табылган ләбаса!
Әни кеше дөп-дөп басып каршыма килеп басты.
– Кем кызы буласың соң син? Күргәнем юк...
Минем җавапны ишеткәч, яктырыбрак китте:
– Җирле... Сарай түбәсенә печән өеп маташкан иде, егылып төшкән. Алай зыянлы түгел дә, аягын каймыктырган. Аксап-туксап барып йөрмим әле ди, аның үз законы үзендә бит...
– Быел имтихан елы... – дип әйтә башлаган идем, әнисе кулын гына селтәде:
– Укып мулла буласы юк аның. Нәкъ атасы, аңа берни дә кирәкми. Әнә, укымаса, авылда эш бетмәгән.
– Әле кайда соң ул?
– Көтү каршылаганчы дип, кармакларын алып төшеп китте. Күл тирәсендәдер инде. – Әле генә усалланып сөйләшкән апа шундук мышык итеп елап җибәрде. – Барасым килми ди, нишләтим инде мин аны! Атасы барында чыбыркылап булса куып җибәрә иде. Ачуыма чыдаша алмыйча, үзем дә бәргәләп алам кайчак. Бер көнне, беләсеңме, нәрсә ди... Тагын бер кул күтәрсәң, чыгам да китәм, калырсың үзең генә ди... Ул аны болай гына әйтми, ярсып, дулап әйтә, нәкъ атасы шикелле. Әле кулын күтәргән кебек тә тоелды... Аннары ачудан, ишегалды тутырып, каз-үрдәкләрне пырылдатып куып йөрде. Нервный...
Әни кеше боларны бер тын эчендә тезеп чыкты. Елый-елый тезде. Аннары шундук тынычланып та китте.
– Өйдә дә эш җитәрлек, үзем иртән китәм, кич кайтам, бөтен нәрсә аның җилкәсендә. Бакчасы да, мунчасы да дигәндәй... Терлек асрамый да булмый, ашыйсы килә бит!
Эт кушканмы инде миңа – җилфердәп күл буена төшеп киттем. Авыл кырыендагы таллыклар арасыннан көмеш кебек ялтырап күренә ул. Әбиемә кунакка кайтканда дус-ишләр белән гел шунда чупырдап ята идек инде.
Каршы як ярга чыгып утырган булса да, Әнвәрне ерактан ук танып алдым. Турылап шунда киттем, юньле сүз ишетмәячәгемне белә торып бардым.
Чыннан да, ул мине бик ачуланып каршы алды. Торып ук басты:
– Нәрсә балыкларны куркытып йөрисең монда! – дип кычкырды.
– Кычкырып, үзең куркытасың, мин бит шыпырт кына киләм, – дип телләштем.
Әнвәр кабат дәшмәде, миңа аркасын куеп, кабат кармагы янына чүмәште. Мин барыбер әлләни ерак китмәдем, яр кырыена гәзит җәеп, шунда җайлап утырдым.
– Иң яраткан урыным бу минем. Әбиләргә кайткач, гел шушында төшә идем... Кызлар белән урманга да барган булды, тик анда әллә ничек, шикләндерә.
Мин сөйләнә торам, Әнвәр кымшанмый утыра бирә. Тиргәнми дә, сөйләшми дә.
– Өегездә булдым әле. Хуҗалыгыгыз бик матур икән. Әниең белән сөйләштем. Бик булдыклы кешегә охшаган...
Әнвәр ялт итеп миңа борылды.
– Нәрсә калган иде анда сиңа!
Тагын нәрсәләр әйтеп бетерер икән дип җыерылып килдем, шулай да түздем, урынымнан купмадым.
– Зәкия Зәйнулловна борчыла, бер-бер нәрсә булмаган микән ди...
– Борчыла... – Әнвәр ямьсез итеп авызын кыйшайтты. – Бик кирәк ди мин аларга.
– Алай димә. Мин дә борчылам. Ни әйтсәң дә, партадаш бит. Бүген мин сине кайгыртсам, иртәгә – син.
Әнвәр сәер генә көлемсерәп куйды.
– Мә, кармак тотып карыйсың киләме?
Килми иде, сәгатьләр буе бер ноктага текәлеп утыручыларны һич тә аңламыйм мин. Шулай да:
– Килә! – дип алдаштым. Ник алай эшләгәнмендер инде.
“Икәүләшеп” нибарысы биш-алты балык тоттык.
– Ярар, җитәр, киттем мин. Сыер каршыларга барасы бар...
– Ну... Син кил инде иртәгә мәктәпкә. Юкса, Зәкия Зәйнулловнадан миңа да эләгәчәк.
– Килсәм, тагын балыкка төшәсеңме соң минем белән?
Үзенчә мыскыл итүе инде бу моның. Алай да мин:
– Төшәм,– дидем. Монысына алай күзләрен акайтып карамады.
Сүземдә тордым. Икенче көнне дә төштем, аннан соң да. Ул балык тотуның үзенә күрә рәхәте бар икән, ләбаса. Әнвәр саранланмый, бар булган “байлык”ны минем үземә күтәртеп җибәрә.
– Әбиең белән кыздырып ашарсыз, – ди.
Миңа үзенә күрә бер шөгыль булды әле бу Әнвәрне кайгыртып йөрү. Өй эшләрен күчертәм, җавап бирергә торгызсалар, әйтеп торам. Укытучылар сизәдер инде, алай да бәйләнмиләр. Утырсын шунда, башкаларга гына мишәйт итмәсен, диюләредер.
Бер көнне Мәликә тагын үзенекен сөйләп алды.
– Шул ата хулиганны үзеңә ияләштердеңме? – диде. – Кызлар да аптырый сиңа. Бер көнне фермер Самат абыйдан эләккән әле үзенә, чыбыркы белән сыптырган. Ни өченме? Сорамыйча атына атланып йөргән.
– Сораса, биргән булыр идеме?
– Юк, кәнишне! Юньле кеше баласы булса икән! Әй, әнә, үзе килә! Имгәк! Тапкан инде синең ише йомшак кешене!
Әнвәр аның соңгы сүзләрен ишетте, төрткәләп атмакчы иде, мин туктаттым.
– Ник юкка да исең китәдер синең! Ишетмә дә, күрмә дә, җавап та бирмә. Шуннан соң үзләре туктый алар. Юкса, үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек кыланасың кайчак.
Мыскыллы сүзләрен ташламаса да, Әнвәр соңгы вакытта миңа көлемсерәп җавап бирә башлады:
– Адәм акыллары бар синдә, Зилә!
Бер көнне китапларымны күтәреп өйләренә тагын бардым. Әнвәр берүзе бакчаларында бәрәңге казып йөри иде. “Дәрес хәзерлибез” дигәч, авызын ерды:
– Чынлапмы? Ә бу бәрәңгене кем ала? Пушкинмы?
– Юк, мин булышам. Аннары ял иткәндә бераз укыйбыз да, тагын чыгабыз.
– Әбиең ни әйтер соң?
– Берни дә. Безнең бәрәңгене теге атнада ук әтиләр кайтып алып китте инде.
Артык киреләнмәде тагын, нәкъ шулай эшләдек. Икенче көнне математикадан ныклы “өчле” алып кайтып китте. Аның уңыш – минем уңыш. Классташлар да Әнвәрнең “имгәк” булуын онытты бугай инде. Үземне бик кирәкле кеше кебек тоям хәзер.
Ел буе шулай барды. Бер дә иренмәдем, үземә шулай кызык иде. Ничек түзеп бетәрмен дип борчылган идем, “эш” белән мавыгып, уку елы бетеп килгәнен сизми дә калганмын.
Бер көнне Әнвәрнең әнисе безгә күчтәнәч күтәреп килгән. Сөтен, каймагын, катыгын...
– Сез сатып алып ашыйсыз бит, менә, безнекеннән авыз итегез әле, – ди.
Әбием алай аптырамады тагын, Әнвәр турында мин аңа гел сөйләп барам бит.
– Рәхмәт инде Зиләңә, тәмам кеше булып килә бит малай, – ди Әнвәрнең әнисе. – Кайчак “дүрт”ләр дә куеп кайтаралар. Тугызны бетерә алсам, районга китәм ди, машинага укырга. Җырлап кына йөри, әтисе чыгып киткәннән бирле авызыннан юньле сүз чыкканы юк иде.
Миңа кызык та, кызганыч та. Имтиханнар да бетеп килә, озакламый Казаныма “очам”. Әнвәр дә өметле, районда һичшиксез укырга керә алачак ул.
Бүген балыкка соңгы тапкыр төштек. Сизеп торам, Әнвәрнең миңа рәхмәт әйтәсе килә, тик аның сүзләре аңлаешлы килеп чыкмый. Матур сүзләр әйтү болай да читен бит ул.
– Син киткәч кыенрак булыр инде, – ди.
Шулай диюе булды, артыбызда утырып торган балыклы чиләккә кемдер шапылдатып китереп типте:
– Эшең бетте мени, малай актыгы!
Каушап, сикерешеп тордык. Ямьсез генә бер ир басып тора. Киемнәре дә, йөзе дә җыерылып беткән. Биш бармагын тырпайтып, Әнвәр өстенә килә башлады.
– Син?.. Син ник кайттың? Әллә...
– Кайтырга түгел идемени? Шулаймы?! – Әнвәр аның йодрыгын абайламый калды, тәгәрәп китеп, таллыклар арасына барып төште. Мин чырыйлап кычкырып, чиләкне айкый-айкый әлеге адәм өстенә ташландым. Безнең тавышка тегеннән-моннан кешеләр җыела башлады. Теге кулларын бутый-бутый артына чигенде дә, йөгерә-атлый, ава-түнә китеп барды.
Мин килгәндә Әнвәр торып утырган, аңгырайган кыяфәттә миңа таба карап тора иде.
– Әти ул минем... Син китәсең, Зилә, ә ул кайткан. Хәзер бар да өр-яңадан башлана инде...
Ул башы белән килеп төшкән иде, мөгаен, аңышмыйча сөйләнә торгандыр. Нәрсә башлана икән соң?
– Бар да яхшы булыр, Әнвәр! Син үз көчеңә ышан!
Үзем шулай дип юатам, үзем икеләнәм. Киләсе кайтканда нинди Әнвәр каршы алыр икән соң мине? Үзем дә белмим...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев