Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тугрылык

— Барысы да яхшы, наныем, тик менә атлар гына кими бара, атлар гына…

Юлыгыз төшеп, безнен авылга килеп чыксагыз, атлы бер кешене очратмый калмассыз. Моңсу зур күзләре беләнме, саллы-салмак адымымы — кайсы ягы беләндер үзе дә эшчән атны хәтерләткәнрәк бу кеше — минем күршем, ат караучы Габделхак абый булыр. Ул ике куллап күрешкәндә дә йөгәнен ычкындырмас. Хәл-әхвәл сорашсаң, үзе турында түгел, атлар хакында әйтер:
— Барысы да яхшы, наныем, тик менә атлар гына кими бара, атлар гына…

Габделхак абыйның атларга булган яратуы күптәннән килә. Аның әтисе Габдулла абзый да ат караучы иде. Ул вакытта әле совхозда бер-ике бөртек чылбырсыз трактор да дыңгыр-даңгыр килеп чабучы бер ярым тонналы машинадан башка техника булмаганлыктан, төп йөкне атлар тарта иде.

Әтисен Бөек Ватан сугышына озаткач, Габделхак абый ат караучы булып үзе генә калды. Хәер, үзе генә дип әйтү дөреслеккә туры ук килмәс. Шат күңелле, җор телле кеше ялгыз кала димени?! Без, тирә-күрше малайлары, үзебездән аз гына өлкәнрәк булса да, «Габделхак абый да Габделхак абый!» дип һәрвакыт ат караучы тирәсендә әвәрә килә идек. Төнлә, әниләрдән рөхсәт алып, Габделхак абый белән болынга атлар саклашырга чыгабыз. Малларны утлатырга җибәргәч, учак ягабыз, чикмәнле бәрәңге пешереп ашыйбыз. Аннан китә әкият сөйләш. Габделхак абый әкиятләрне галәмәт тә күп белә. Аның һәр әкиятендә батыр егет белән алтмыш колачлы Акбүз ат булмыйча калмый. Батыр егет әнә шушы Акбүз атның ялыннан эләктереп ала да, теге ничек кенә егып төшерергә тырышмасын, кулын ычкындырмый.

— Тормыш дигән чаптарның да ялын нык тотарга, какса-сукса да егылмаска, егылганда да еламаска кирәк, наныйларым,— ди иде Габделхак абый кыйссадан хисса чыгарып.

Шулай да булса үзенең бер тапкыр елаганын хәтерлим әле. Юк, әтисен фронтка озатканда да түгел, көтүгә бүре һөҗүм итеп, шуның белән сугышкан төннән соң да түгел…

Бервакыт, ир-егетләрне алган шикелле, атларны да фронтка озата башладылар. Шулар арасында Габделхак абый елның елында Сабан туена бәйгегә әзерләп килгән Җирән кашка да бар иде. Шуны колыныннан аерып алу ифрат та кыен эш булып чыкты бит, әй. Борыла да үзәкләрне өзәрлек итеп кешни, борыла да кешни Җирән кашка, аратада калган колынын чакыра, мескенем. Авылны чыгып үргә күтәрелә генә башлаган идек, карасак, җан-фәрманга чабып бер тай килә. Җирән кашка тае. Ябып калдырган аратасыннан ничек чыга алган диген син аны. Килеп тә җитте, әнисенә барып та сыенды. Габделхак абый башта аны ачуланды, аннары колынның муеныннан кочаклап әйтте:
— Кая бармакчы буласың син, наныкаем? Авылда болай да атлар аз кала лабаса.

Габделхак абыйның, сагыш тулы тавышы өзелеп, үксеп куюыннан Җирән кашканың да күзенә яшьләр килде шикелле...
Авылдан төркем-төркем булып киткән ир-егетләр, сугыш беткәч, берән-сәрән генә кайттылар. Фронтка алынган атларның берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Алар урынына башка атлар — немец ломовойларын китерделәр.
Габделхак абый:
— Фронттан кайталмаган атларга да һәйкәл куясы иде,— дип сөйләнгән диләр.
Дөрестерме бу сүз, юктырмы — гөнаһсына керә алмыйм, тик шунысы хак: корыч аргамаклар тере атларны елдан-ел кысрыклый барса да, укып, киң профильле механизатор таныклыгы алса да, күрше абый атларга мәхәббәтендә тугрылыклы булып калды.

— Ат ул әкияттәге Сәмруг кошы үтә алмас юллардан да кичә, узган сугышлар моның шаһиты булды,—ди ул. Аннары бераз уйланып торгач өсти:
— Тик менә атлар гына һаман кими бара, атлар гына…

Мондый минутларда мин ат караучы абыйның тавышында Җирән кашканы фронтка озатканда колынны кочаклап үксегәндәгечә сагыш авазларын ишетәм кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев