Тел тидермәгез!
«Кышына да тел тидермәгез: салкыны да җылыта, ул да шигъриятнең бер өлеше...» Шәүкәт абый Галиевның балачак истәлекләре.
Чана, чаңгы шуулар, әүмәкләшеп, кар атышып уйнау гынамы, кышның кызыклары күп аның. Үтәли күренгән боз астындагы балыкларны күзәтәсең. Җыелган һава куыгын сөңге белән тишеп чыгару үзе ни тора! Ник аны җылавык диләр микән, боз өстенә күз яшедәй су ташып чыккангамы? Тагын бер кызык бар икән, бусын капка төбенә җиткәч белдем.
— Тимергә тел тидерә аласыңмы? Икеләнеп торгач, үртиләр:
— Тидерәлми! Тидерәлми! Куркач...
— Минме? Тидерә алмыйммы?—дип батыраям, шикләнсәм дә сынап карыйсы килә, чеметәдер? Ә мин тиз генә.
Капка келәсенә ябыштым да калдым. Кычкыра да алмыйм, куптара да алмыйм телне. Мин — келәдә, малайлар көләләр. Гарьлектән елыйсы, ачуланасы килә дә, авыз тотлыккан. Чак аерылдым. Менә бусы елавыктыр аның. Хәзерге тимергә тел ябыша микән, сынап караганым юк.
Шыр ялангач аунап та карга ябышмадык! Салих, Габдулла, Шәйхи, Расих җыелышып мунча керәбез. Җәен су коенып уздырдык микән, кышкы мунча истә. Каен себеркесе белән ләүкәдә уздырыштан пешекләнгәч, тышка атыласың! Куллар ишек тоткасына ябышып та өлгерми, кайнар табаннар бозга берекми, бакчадагы мамык карга чумасың, тәгәрисең. Мондый да ләззәтле «коену» бар микән! Теләсәң йөз карда, астагы каты кәрәзле катламнар тырнамаса. Кар сибешеп, ах та ух килеп, чинашып алгач — янә ләүкәгә! Ләхәүлә вәлә куәте — тәннәрең эреп китә. Юынудан бигрәк, карга чумып уйнар өчен керәбез дә.
«Мунча кертү»нең бүтән төрлесе дә була, өстендә тун, толып көе! Әйтик, чанага төялеп барасың берничә кеше. Аякка салкын үтә, тун асларына үрмәләп чеметә быжбыжак бабай, аяклар ойый. Ә җәяүләп барасы килми, үшәнләнәсен, урын җайлы, чана табаны карны сыйпап көйле генә шуа. Ат өстеннән бу күтәрелә, лас-лас, ларт-лорт ул һаман юыртмакта. Ниһаять, кузгаласың, йә шаяртып төртеп төшерәләр. Аякланмаган бозаудай, саплаган аяктай чайкаласың. Энә чәнечкәндәй әрнешеп аяклар языла, тәнгә җылы йөгерә үзең йөгергәч. Ярар, булды, килгән уңайга чанага авыйм дисәң, атка чыбыркы күрсәтеп чаптырып китәләр! Толып чабуларына буталып егыла-тора куасың. Чанада шаркылдыйлар, аларга кызык, синең ачуың килә. Тәмам интектерәләр, бу инде уен гына түгел шикелле. Үпкәләсәң ныграк каныгалар. Күптәнге чара бу, шулай җылытып, «мунча кертеп» алу бар. Толып—ярты мунча, дигәнең монда тәмам бөтенәя. Бүрекне салсаң төтенли, мунча парыннан ким түгел. Инде тегеләр төшә, инде дилбегә синең кулда, кызык ул алмаш-тилмәш.
Тик торганны өнәми быжбыжак. Салам, утын ташыганда салулаган чана кырында карны сөреп атлаганда туңасыңмы? Тәртә бавы шартлап өзелгәч, бозлы төенне рәтләп бәйләгәндә кул тунамы — ут яна!
«Их!
Кышкы төннең салкын күкрәгеннән
Чаналар да шаулап үттеләр,
Чаналарга салып, еллар мине
Бик еракка алып киттеләр...»
Такташ та кышны яраткан... Буран тынганнан соң көрәгән карлар күпереп калды, көмеш төннәр, инештә ачкан бәкеләр мөлдерәмә калды. Киттек без. Язларын боз сөңгеләр елап-елап көткәндер — кайтмадык. Ләүкәдән төшеп кар түшәгендә әле дә аунап буладыр? Күптән ачып кермәгән бәсле кәлиткәгә тел тидереп тә буладыр? Әйтергә теләгәнемне аңларлар, килешмәгәнен кичерерләр — безнең авыл бит ул. Кышына да тел тидермәгез: салкыны да җылыта, ул да шигъриятнең бер өлеше...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев