Әтәч
Мин якынайган саен, әтәч баруын дәвам итә. Нәрсәгәдер мине әйдәкли...
Көн караңгыланып килә, ә безнең тавыклар кунаклау түгел, бакчадан чыгарга да уйламыйлар. Якты күздә кунакларга күнеккән тавыкларның кетәккә керергә ашыкмаулары гаҗәп тоелды. «Кар астыннан әле генә чыккан кара җирдә тибенүдән аерыла алмыйлармы, әллә башка сәбәп бармы?» — дип уйлап, мин аларны чакырырга керештем. Тавыш ишетү белән башка чакта йөгерешеп килә торган тавыклар минем тавышны чалымга элмәделәр. Бакчага кереп куып чыгарырга туры килде аларны.
Тавыклар кетәккә керделәр, ни өчендер әтәч кире борылып йөгерде. Бераз барды да туктап миңа карады. Борып алып килү нияте белән аның янына атладым. Мин якынайган саен, әтәч баруын дәвам итә. Нәрсәгәдер мине әйдәкли...
Бакча артындагы койма янына барып җиткәч, әтәч туктап калды. Бу юлы мин якынлашкач та китмәде. «Әтәчнең кыланмышы юкка гына түгел, нәрсә бар икән?» — дип игътибар беләнрәк карасам, өнсез калдым: койма ярыгына бер тавыгыбыз кысылган. Тыпырчына торгач, хәлсезләнеп беткән. Әтәчнең сәер хәрәкәте шушында гына аңлашылды. Тавыкны коткарттырасы килгән аның.
Мин тавыкны азат иткәч, әтәч куанычыннан рәхәтләнеп сикергәләде, «ку-ку» килеп, нәрсәдер аңлатырга теләде. Рәхмәт әйтүе булгандыр.
Озак кысылып торудан тавык тәмам оешкан, атлар чамасы калмаган. Мин аны утарга чаклы күтәреп алып килдем. Ә әтәч, башын югары күтәреп, күкрәген киереп, горур атлап, минем арттан иярде. «Ярый мин булдым, ярый мин күрдем» , — дип мактана кебек иде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев