Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тәүге кайгы

Хәмитләрнең сыеры ак маңгайлы, кара төстә.

Ул яши торган лапас берничә араннан тора. Аларның кайберләре бурадан, кайберләре тактадан ясалган. Лапас сәндерәсенә печән, салам өелгән. Сыер көндез утарда, төнлә бурада була. Аның янына Хәмит бик еш керә, ябагасыннан яратып сыйпый. Ул бүген дә аның янына килде: «Йолдыз, хәлләрең ничек?» — дип эндәште. Маңгаенда ак табы булганга, Йолдыз диеп исем кушты ул аңа.

«Син кайгырма! Барысы да әйбәт булыр...»

Йолдызның бозавы бар иде. Кичә аның тамагына нәрсәдер торган. Авызыннан селәгәе акты да акты. Әтисе мал табибын чакырды. Ләкин бәләкәчне коткарып кала алмадылар…

Сыер малайга кырын гына карады, туктаусыз күшәвен белде. Йолдыз Хәмитне әллә каян танып ала, аның иркәләвен бик ошата. Сыерның кара түгәрәк белән әйләндереп алынган озын керфекле мәрхәмәтле күзләре дә, мөгезләре дә, ак йолдызлы маңгае да, уртача көрлектәге гәүдәсе дә Хәмиткә рәсемдәгечә матур тоела. Йолдызның бөтен ашаганы сөт ясауга китә.

Бераз карап торганнан соң, иелеп, печән ашый башлады. Ул гел ашап һәм күшәп тора. Әтисе дә, Хәмит тә сөтне бик яраталар. Әнисе чыж-чыж итеп савып алып керә. Сөзә. Күбекләнеп торган сөтне, кәсәләргә салып, аларга бирә.

Хәмит лапастан чыкты. Тышта көз.Аларның өе авыл читендә.Бушап калган басу күңелгә моңсулык булып ята. Кичке эңгер-меңгер. Күк йөзе соры салкынча япма белән капланган. Көндез камылларны, шәрәләнгән куакларны селкеткәләп йөргән җил дә, арып, үзәнлеккә яткан. Бары тик лапас кыегына куелган флюгер әкрен генә көзге романс башкара. Алар йортыннан ерак та түгел, шоссе юл үтә. Юл буйларындагы үләннәр, чәчәкләр корып-көеп беткәннәр инде. Әнисе ут кабызды. Тәрәзәдән яктылык сирпелде. Хәмит тә өйгә ашыкты. Иртәгәге дәресләрне әзерләп, йокларга ятарга кирәк. Йокыдан бик иртә торасы бар. Ул биш чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә йөреп укый. Быел дүртенче сыйныфны башлады.

Хәмит мәктәпкә бик теләп бара. Ул укытучы апа сөйләгәннәрне, китаптан укыганнарын күз алдына китерә. Аннан гаять еракта булган Мисыр, Испания, Ерак Көнчыгыш, Миссисипи, Енисей, Арал диңгезе, Мәскәү, Араратны үзе барып күрәсе килә. Барлык илләр һәм анда яшәүче кешеләр аның, үсеп җитеп, үзләренә килүен көтәләрдер сыман. Ул әле беркайда да булырга өлгермәде. Монда туды, монда яши. Шул мәктәп урнашкан күрше авылны әйтсәң генә инде.

Хәмит, икенче көнне мәктәптән кайткач, Йолдыз янына ашыкты. Лапаска керде. Сыер ашамый да, күшәми дә. Тын гына басып тора. Аны кара авыр кайгы чорнаган. Бу халәт аның өчен котылгысыз сыман. Елый да, җырлый да, дусты белән сөйләшә дә алмый шул ул. Хәмит аны озаклап сыйпады, иркәләде. Ләкин Йолдыз селкенмәде дә. Барысына битараф иде. Бу минутта аңа тик улы — бозавы гына кирәк. Аны берни дә: кеше дә, печән дә, кояш та алыштыра алмый. Бәхетсезлек артыннан бәхет киләчәген аңламый шул сыер... Йолдыз ыңгырашып мөгрәргә тотынды. Аның эче яна.Улын югалту кайгысыннан һич арына алмый. Зур күзләре яшь белән тулы, әмма еламый.
Кичкә әтисе сыерны басуга чыгарды. Ләкин Йолдыз чемченмәде дә, йөрмәде дә. Баскан килеш еракка карап торды да торды. Караңгыланды. Дөнья кичәгечә каш җыерган. Флюгер гына үзенең көзге җырын шыңшый. Сыер күз бәйләнгән басуда, текәлеп, улын көтә. Ул хәзер мөгрәми, аны чакырмый. Түзә. Көтә.

Дәресләрен әзерләп бетергәч, Хәмит, ипи сыныгына тоз сибеп, Йолдыз янына китте. Малкай ипине иснәмәде дә. Ничек баскан шулай тора бирде. Хәмит аның янында байтак басып торды һәм муенын астан кочып алды. Моның белән аны яратуын һәм хәлен аңлавын белдермәкче булды. Ләкин сыер муенын кискен тартып алды һәм малайны этеп җибәрде. Куркыныч, бугаз гырылдаулы тавыш белән кычкырып, басу буйлап чабып китте. Шактый йөгергәч, кинәт кире борылды. Алгы аякларын бөгеп, башы белән җиргә орынды һәм Хәмиткә якыная башлады. Ул малай яныннан бәргәләнеп узды да караңгылык иңгән басуда күренмәс булды. Хәмиткә теге сәер бугаз авазы тагын ишетелде. Әтисе, әнисе, Хәмит, чакыра-чакыра, Йолдызны озак кына эзләделәр. Әнисе елап та алды. Ләкин тапмадылар.

Хәмит иртән беренче булып уянды. Тәрәзәдән соры яктылык кереп килә иде. Ул ниндидер кыштырдау ишетте. Тәрәзәдән карады. Сыерны күреп алды. Ул, кертүләрен көтеп, капка янында басып тора иде. Шул вакыттан соң Йолдызның сөте бетте. Холык-фигыле дә сәерләнде. Аны берничә көн лапаста тоттылар. Аннан соң көн уртасында, бераз иректә йөрсен дип, басуга чыгара башладылар. Ул аз йөрде. Күпчелек бер урында басып торды. Беркөнне олы юлга чыккан. Үтүче машиналардан да курыкмыйча, юл уртасыннан барган да барган. Хәмитнең әтисе генә, бу хәлне күреп, юл читенә куып төшергән. Ә элегрәк бервакытта да Йолдыз алай эшләмәде. Бу вакыйгадан соң Хәмит курка башлады. Аны машина бәрдереп китәргә мөмкин бит. Мәктәптә дә шул турыда уйлады. Дәресләр бетү белән өйгә ашыкты.

Бервакыт көннәр кыскарып, тиз караңгы төшә башлагач, мәктәптән кайтканда, үзләре капка төбендә берничә кеше күреп, аптырашта калды.Тизрәк алар янына чапты. Сүзләреннән Йолдызның машина астына эләгеп үлүен аңлады. Хәмит коймага сөялде һәм катып калды. Аның мондый кайгылы хәбәрне үз гомерендә тәүге кат ишетүе иде...
Мәктәптә беренче чирек тәмамланып килә. Укучыларга үз тормышларыннан алып инша язарга кушылды. Хәмит дәфтәренә түбәндәгеләрне язды: «...Безнең сыер бар иде.Ул күп итеп сөт бирде. Аннан аның бозавы туды. Әнисе аны бик яратты. Сөте барыбызга да җитте. Бик бәләкәй көе аның улы үлеп китте. Ул аны юксынды. Эзләде. Сагынды. Мин сыерга Йолдыз диеп исем кушкан идем. Озакламый ул да сагыштан юк булды. Бу — минем бәләкәй йөрәгемдәге тәүге кайгы...»

Язилә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев