Тау битендә күләгә
Зәңгәр күлмәкле малайлар белән түгел, майкалы малай белән очрашудан курка идем мин бу минутта...
Җем-җем килеп, сизелер-сизелмәс кенә агып яткан инешнең бер ягында авыл, икенче ягында битләре ермаклар белән телгәләнгән текә тау.
Тын. Рәхәт. Шәһәр шау-шуыннан соң бигрәк тә. Бер рәхәт төшкересе инеш буена гына утыргыч та ясап куйган. Тау башындагы төпсез зәңгәрлектә яисә инеш төбендә төрле төсләргә кереп ялтырашкан йомры ташларга карап уйланып утыр да утыр шулай бер көе.
Тик көзге табигать белән озак хозурланып утыра алмадым — якында гына шатланышып сөйләшкән тавышлар ишетелде. Мин борылып карадым: бәрәңге бакчасы буендагы сукмактан инешкә таба өч малай төшеп килә иде. Алдагысы ни өчендер кулын югары күтәргән. Әһә, аның кулыннан җеп сузылып килә икән. Малай үзе аяк астына карамый да диярлек. Күзләре гел һавада. Арттагы малайларның баш очларында лапас түбәсе чаклы кәгазь очырткыч тирбәлә. Алары да җиргә карамыйлар, аларның күзләре очырткычта.
Әллә кайдан күренеп тора — бу сукмактан беренче генә тапкыр узулары түгел малайларның.
Алай, аңлашыла — көне буе эш белән мәшгуль булган икән болар. Хәтта күлмәк изүләрен каптырырга да вакытлары булмаган. Үз эшләреннән канәгать икәнлекләре бер-берсенә сөенеп сүз катуларыннан, көлешүләреннән үк күренеп тора.
Алдагы малайның кулындагы җеп, — кәтүккә чорналган булган, ахры, — һаман озыная бара.
Очырткычлары, чыннан да, сокланырлык икән малайларның — үзе зур, үзе төрле төсләргә буялган. Канатлары оча торган балыкны да, әкияттәге лачын-кошны да хәтерләтә. Аз гына җил иссә дә, күккә очып менеп китәм дип тора. Малайлар үзләре куаклар арасына кереп күздән югалгач та, кызыллы-сарылы яфраклар арасыннан әллә ничә тапкыр агарып күренде әле аларның очырткычлары.
Малайлар тау битенә барып менгәч кенә күземә чалынды: алар өчесе дә бертөсле зәңгәр күлмәктән икән. Кем белә, үскәч очучы яки космонавт булырга хыяллана торганнардыр, шәт, алар.
Алдагы малай биеккәрәк менгән саен, очырткыч та югарырак күтәрелде. Малайлар тауга каршы йөгерә башладылар. Очырткыч тагын да текәрәк юнәлеш алды, тик һава бушлыгына туры килде бугай — кинәт кенә янтаеп, кызгылт ермак буена кадалып төште. Малайлар, йөгерешеп килеп, очырткыч өстенә иелделәр. Миңа хәзер аларның тавышлары ишетелми, яшькелт-сары тау җирлегендә генә олы зәңгәр чәчәктәй балкып күренә иде.
Очырткычның канаты-фәләне имгәнгәндер, ахры, шактый озак бер урында әвәрә килделәр малайлар. Ниһаять, аларның берсе — озыны бугай — кулын өскә күтәреп, янә тау түбәсенә йөгереп менеп китте. Очырткыч башта ермак буенда калган малайлар биеклегендә бер яктан икенче якка чайкалып торды. Аннары капыл гына югарыга ыргылды, канатларын җәйгән серле кошка охшап, зәңгәр күк гөмбәзе буйлап йөзеп китте. Көзге тынлыктан изрәп утырган авыл, ука киемле тал куаклары, алтынсу-яшькелт тау сырты һәм төпсез зәңгәрлек... Шул зәңгәрлектә, биектә-биектә, салмак кына тирбәлгән аксыл очырткыч... Аннары тау буенча сибелешеп йөгерешкән зәңгәр күлмәкле малайлар. Карап утыра-утыра, миңа алар үзләре дә алтынсу-яшькелт тау битенә төпсез зәңгәрлектән очып төшкәннәрдер сыман тоела башлады.
Серле очырткыч төпсез зәңгәрлектә әнә шулай әйләнеп-әйләнеп йөрер дә салмак кына тау түбәсенә төшәр һәм, малайларны утыртып, янә һавага күтәрелер.
Шул вакыт кинәт минем күңелдә дә очырткыч җебен тотып карау, кулларымда аның тарту көчен тою теләге уянды. Мондый очырткычлар ясый белми идек бит без бәләкәй чакта... Без бәләкәй чакта куәтле реактив самолетлар да, космик кораблар да юк иде бит әле... Бу малайлар егет булып җиткәндә, нинди очкычлар йөзәр икән галәм океаннарында, нинди ераклыкларны, нинди биеклекләрне буйсындырыр икән кеше акылы, кеше хыялы?..
Мин әнә шундый уйларга чумып утырганда, бакча киртәләре буеннан, кача-поса, янә бер малай йөгереп узды. Кепкасының алдын артка әйләндереп кигән, көн инде кичкә авышып баруга карамастан, майкачан гына, оекбаш балтырларын да, балак очларын да тигәнәк сырган. Аргы урамнан ук йөгереп төшкәнгә охшый бу малай — йөзе кызарган, борын очы дымланган. Тау бантына текәлгән күзләреннән астыртын көлемсерәү сирпелмәсә, игътибар белән карамаган да булыр идем мин аңа. Әнә бит, зәңгәр күлмәкле малайларның күзләрен күрми дә калдым. Хәер, аларның бөтен барлыклары — көлешүләре, хәрәкәтләре, кыяфәтләре — һәммәсе-һәммәсе шатлыктан гыйа гыйбарәт иде...
Майкалы малай тал куаклары арасына кереп китте. Мин аның инеш аръягында күренүен көттем. Ләкин майкалы малай беркайда да күренмәде, суга төшкәндәй юкка чыкты.
Югалмагае, нигә кирәге бар соң аның миңа! Куаклар арасында бозауларына үлән җыя торгандыр әле.
Очырткыч һаман да тау башындагы төпсез зәңгәрлектә тирбәлә. Ләкин хәзер инде ул баягыдан түбәнрәк төшкән һәм зәңгәр күлмәкле малайлардан шактый еракка тартылган. Малайларның озыны тау сыртының иң биек урынына менеп баскан, кулларын әле тегеләй, әле болай әвеш-тәвеш китерә. Әйтерсең лә шаян көйгә бии.
Ләкин очырткычның күтәрелер исәбе юк иде бугай инде. Ул һаман да түбәнәя, һаман да ермак ягынарак авыша бара.
Хәер, озын малай барыбер ермакка төшәргә ирек бирмәде очырткычка. Үзе менеп баскан биеклек өстендә әрле-бирле йөгергәләп, кулларын жонглер сыман җитез хәрәкәтләндереп, очырткычны, канатларын кыегайттырмый-нитми, яр читенә төшеп кунарга мәҗбүр итте.
Шул чагында ермак эченнән тауның нәкъ очырткыч агарып яткан турысына майкалы малай килеп чыкты. Килеп тә чыкты, очырткычны сөйрәп, яр астына төшеп тә китте.
Зәңгәр күлмәкле малайлар күрми дә калдылар инде әллә? Юк, күрделәр бугай — өчесе өч яктан җай гына атлаган җирләреннән кинәт кубарылып йөгерә башладылар. Яр читенә җиткәч тә тукталып тормадылар, йөгергән уңайга яр астына сикереп югала бардылар.
Яр астындагы хәлләрдән мин, әлбәттә, хәбәрдар түгел идем. Шактый вакыттан соң гына яңадан күренделәр зәңгәр күлмәкле малайлар тау битендә. Тик бу юлы теге, зур, серле кошка охшаган очырткычның берничә кисәккә өзгәләнгән канатлары гына иде инде аларның кулларында.
Өч малай бер урынга җыелышып нәрсә турындадыр сөйләшеп тордылар да кайтыр юлга борылдылар. Мин аларның түбән иелгән башларын, салынган иңнәрен аермачык күрдем. Якты тау битенә дә, малайларның күк төсле күлмәкләренә дә шәрә бакчалардан кинәт кенә кара күләгә төшкәндәй тоелды. Урынымнан торып авыл эченә таба атладым. Көз кояшы шактый түбән тәгәрәгән икән — аркамны салкын дулкын чымырдатып узды.
Мин адымнарымны кызулаттым. Зәңгәр күлмәкле малайлар белән түгел, майкалы малай белән очрашудан курка идем мин бу минутта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев