Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Татлы шалкан

Урамда уйнап йөргәндә, Фиркатьнең бик тә шалкан ашыйсы килеп китте.

Ул Алсу апаларының бакчасында үсә торган шалканнарны исенә төшерде дә шунда йөгерде. Алсу апасы бакчада, авырткан аягын кичке кояш нурларында җылытып, оек бәйләп утыра иде. Ул малайны шунда ук күреп алды.

—  Фиркать, үскәнем, хәлемне белергә килдең мәллә? — диде.

Малай оялып куйды.

—  Алсу апа, шалканнарыгыз шиңеп утыра ич! — ди­де ул.

—  Ай-һай, энем, үткен дә соң күзләрең...

—  Су сибимме үзләренә?

—  Сип әле, сип, энем! Корып-кибеп, сусап ятмасыннар.

Фиркать апасы янында торган лейканы алды да шалкан­нарга, кыярларга, суганнарга ашыга-ашыга су сибә башла­ды. Суны сибеп бетергәч, янә шалкан түтәлләренә күз сал­ды. Көне буе кояш эссесендә әлсерәп, шиңеп беткән шалкан яфраклары күзгә күренеп тернәкләнеп, яшелләнеп киткән иде. Түтәл читендәгелсре, сары түшләрен кояшка куеп, йолкып алып ашаганны көтәләр сыман тоелды.

Фиркатьнең авызыннан су­лар килде. Ул:

—  Апа, түтәлләрегезгә суны күп итеп сиптем... Шалканнар тагын да зуррак булып үсеп ки­тәрләр, — диде.

Апасы, елмаеп:

—  Шулаймыни, энем. Хәзер үзеңә карап торган иң зур шал­каннан авыз ит инде, — диде.

Фиркать, шатлыгын сиздер­мәскә тырышып, түтәл читендә­ге зур, сары түшле шалканның яшел яфракларын учлап, йол­кып алды. Тик ни күрсен, аның шалканына ияреп тагын бер йомры гына шалкан ияреп чыккан. Малай, каушый төшеп, Алсу апасына карады. Ә ул, көлеп:

— Күрәсең, алар үзләренә су сипкән өчен, сине яра­тып, парлап чыкканнардыр, энем. Тәмле итеп аша әле үзлә­рен, — дип, малайның аркасыннан сөйде. Фиркать Алсу апасына рәхмәт әйтте дә, тәмле шалканын ашый-ашый, урамга чыгып йөгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X