Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Та­был­дык ди­но­завр

...Ул ара­да “таш” сел­ке­неп куй­ган һәм яры­лып кит­кән. Эчен­нән ди­но­завр ба­ла­сы ки­леп чык­кан. Ну­ри­хан кур­ку­ын­нан арт­ка чи­ген­гән, чөн­ки бу та­был­дык ма­лай­ның үзе хәт­ле икән.

Ерак та тү­гел, якын да тү­гел кеч­ке­нә ге­нә бер авыл­да яшә­гән Ну­ри­хан исем­ле ма­лай. Күп ке­нә ке­ше­ләр шә­һәр­гә кү­чеп кит­кән­гә, би­ре­дә, ни­гез­дә, карт-ко­ры, ягъ­ни әби-ба­бай­лар яшә­гән. Шун­лык­тан, Ну­ри­хан­ның яшь­тәш­лә­ре, бер­гә уй­нар­га ип­тәш­лә­ре бул­ма­ган. Ул көн­нәр буе ял­гы­зы урам­да бө­җәк­ләр­не кү­зә­теп, җил бе­лән ку­ы­шып, агач­лар бе­лән сер­лә­шеп йөр­гән. Ә бер­ва­кыт кыр­да зу-у-ур ак таш­ка юлык­кан. Әле­ге таш үзе тү­гә­рәк ке­бек, үзе озын­ча, ягъ­ни овал фор­ма­сын­да, ди. Өс­ле­ге шо­ма икән. Ма­лай таш­ның әле уң ягы­на, әле сул ягы­на, бер ал­ды­на, бер ар­ты­на чы­гып ка­ра­ган, шул рә­веш­ле, аны озак­лап, ти­яр­гә кур­кып, кү­зә­теп ба­сып тор­ган.

Ул ара­да “таш” сел­ке­неп куй­ган һәм яры­лып кит­кән. Эчен­нән ди­но­завр ба­ла­сы ки­леп чык­кан. Ну­ри­хан кур­ку­ын­нан арт­ка чи­ген­гән, чөн­ки бу та­был­дык ма­лай­ның үзе хәт­ле икән. Ди­но­завр ба­ла­сы ма­тур итеп ел­ма­еп, сө­е­неп ма­лай­га елыш­кан. Бу хәл­дән Ну­ри­хан­ның кур­куы бет­кән, ул яңа ту­ган са­бый­ның му­е­нын­нан ко­чып ал­ган. Ин­де әле­ге та­был­дык бе­лән ниш­ләр­гә? Аны кая ку­яр­га? Ти­рә-юнь­дә бер­кем дә кү­рен­ми. Ма­лай бер­ни­чә адым ат­ла­гач, ди­но­завр ба­ла­сы­ның ар­тын­нан ия­рү­ен күр­гән. Ниш­лә­сен, үзен ге­нә ялан­гач кыр ур­та­сын­да кал­ды­ра ал­мый бит ин­де. Өй­гә бер­гә кай­тып кер­гән­нәр.

Ну­ри­хан­ның әти-әни­се бил­ге­сез хай­ван­ны кү­реп, ап­ты­раш­та кал­ган­нар, ку­рык­кан­нар, ул­ла­рын тиз­рәк үз­лә­ре­нең ко­ча­гы­на сы­ен­дыр­ган­нар. Нә­ни ди­но­завр ап­ты­рап кал­ма­ган – ул да ху­җа­лар­га ки­леп сыр­па­лан­ган. Аның да әти-әни на­зын то­я­сы кил­гән.

Ну­ри­хан та­был­дык ту­рын­да бәй­нә-бәй­нә сөй­ләп бир­гән. Үзе­нә дус тап­тым дип сө­ен­гән. Әти-әни­се аны үз­лә­рен­дә кал­ды­рыр­га ка­рар кыл­ган. Ди­но­завр ба­ла­сы­на яра­тып Бә­лә­кәч ди­гән исем куш­кан­нар.

Бә­лә­кәч Ну­ри­хан­нан бер дә кал­ма­ган – ма­лай кая бар­са, ул да шун­да ат­ла­ган. Хәт­та ке­ше те­лен­дә сөй­лә­шер­гә өй­рән­гән. Шу­лай итеп, алар ае­рыл­гы­сыз дус­лар­га әй­лән­гән­нәр. Бе­рәр ай ча­ма­сы ва­кыт уз­гач, әле­ге ике ба­ла кыр­да уй­на­ган­да, нин­ди­дер көч­ле та­выш – нәр­сә­нең­дер кыч­кы­руы ише­те­лә. Кү­тә­ре­леп ка­ра­гач, алар­га та­ба зур ди­но­завр очып ки­лү­ен абай­лап ала­лар. Бә­лә­кәч аңа кар­шы йө­ге­реп ба­ра һәм, ка­нат­ла­рын җил­пеп, һа­ва­га кү­тә­ре­лә. Бу бик кө­тел­гән, тәү­ге оч­ра­шу бу­ла. Бе­рен­че тап­кыр гы­на кү­реш­сә­ләр дә, ана бе­лән ба­ла бер-бер­сен ерак­тан ук та­ный. Бак­саң, ди­но­завр­лар бер ил­дән икен­че ил­гә кү­чен­гән­дә, йо­мыр­ка­ны ял­гыш тө­ше­реп җи­бәр­гән бул­ган­нар. Бик ашык­кан­га, югал­ту­ла­рын тиз ге­нә аң­ла­мый­лар.

Ди­но­завр­лар үз тел­лә­рен­дә ни­дер сөй­лә­шә-сөй­лә­шә җир­гә якын­ла­ша­лар. Бә­лә­кәч әни­се­нә Ну­ри­хан һәм аның га­и­лә­се ту­рын­да бик яра­тып сөй­ли. Би­ре­дә җәй ахы­ры­на ка­дәр то­рыр­га үгет­ли. Ана ди­но­завр ба­ла­сы ха­кы­на ри­за­ла­ша. Әм­ма су бу­е­на бар­мас­ка ку­ша.

Көн­нәр­дән бер көн­не ба­ла­лар ки­сә­тү­не оны­тып, су ко­е­ныр­га уй­лый­лар. Тик Бә­лә­кәч оча гы­на бе­лә икән – ә йө­зү алар­ның нә­се­ле­нә хас әй­бер тү­гел. Бер­за­ман ди­но­завр ба­та баш­ла­ган. Ярый әле әни­се алар­ны эз­ләп чык­кан бул­ган. Тиз ге­нә улын су­дан тар­тып чы­гар­ган. Шул ук көн­не сүз тың­ла­ма­ган өчен өй­лә­ре­нә – ерак-ерак ил­гә кай­тып кит­кән­нәр. Ну­ри­хан да, Бә­лә­кәч тә елап хуш­лаш­кан­нар. Алар бү­тән бер­кай­чан да кү­ре­шә ал­ма­быз дип ку­рык­кан­нар. Га­еп­лә­рен та­ны­са­лар да, ана ди­но­завр ка­ра­рын­да нык тор­ган.

Ма­лай дус­ты кит­кәч, бик бо­ек­кан. Аның ашый­сы да, уй­ный­сы да, урам­га чы­га­сы да кил­мә­гән. Улы­ның бик бор­чыл­га­нын кү­реп, әти­се бо­лай ди­гән: “Ә­гәр гел ях­шы эш­ләр эш­лә­сәң, мин бас­кыч тө­зер­мен. Ул бас­кыч күк­кә ка­дәр җит­кәч, бо­лыт­ка уты­рып, ди­но­завр­лар иле­нә ба­рыр­быз”. Ну­ри­хан бу сүз­ләр­дән бик-бик сө­ен­гән. Ан­на­ры көн са­ен иге­лек­ле эш­ләр эш­лә­гән, әти-әни­се­нә һәр­да­им бу­лыш­кан, ты­ры­шып укы­ган. Һәр ях­шы га­мәл са­ен әти­се бер бас­кыч яса­ган. Бер ел бул­ды ди­гән­дә, бас­кыч бо­лыт­ка ка­дәр җит­кән. Биш­тәр­гә ри­зык­лар ту­ты­рып, ата бе­лән ул юл­га куз­гал­ган­нар.

Ди­но­завр­лар яшә­гән ил­не ерак­тан ук та­нып ал­ган­нар. Алар­ны кү­реп, ин­де шак­тый үсәр­гә өл­гер­гән Бә­лә­кәч шун­дый сө­ен­гән һәм тиз­рәк һа­ва­га кү­тә­рел­гән. Ан­на­ры ка­дер­ле ку­нак­лар­ны өс­те­нә утыр­тып, яшә­гән җир­лә­ре­нә алып төш­кән. Әле­ге ил ис­кит­кеч ма­тур, мон­да­гы ди­но­завр­лар ба­ры­сы да әй­бәт, ке­ше­ләр­гә ка­ра­та мәр­хә­мәт­ле ди. Бер­ни­чә ат­на ку­нак бул­ган­нан соң, Бә­лә­кәч һәм аның әти-әни­се ку­нак­лар­ны үз өй­лә­ре­нә кай­та­рып куй­ган. Шун­нан бир­ле әле­ге ике га­и­лә җәй са­ен бер-бер­се­нә ку­нак­ка йөр­гән­нәр. Ә ба­ла­лар бү­тән бер­кай­чан да әти-әни сү­зен­нән чык­ма­ган­нар.

Да­ния НӘ­ГЫЙМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев