Су тәме (хикәя)
Туган җир суы башка сулардан бик-бик аермалы була икән шул.
Авылдан хат килде. «Абый, кышкы каникулда барып чыгарга уйлыйм. Сезгә берәр әйбер алып киләсе түгелме? Бал, бәрәңге, ит-мазар кирәктер, бәлки...» дип язган энекәш.
Мин уйга калдым. Йомышым юк түгел. Авылдан китертергә ниятләп, нык сагынган-тансыкланган әйберем бар минем. Тик ул энекәш язганнарның берсе дә түгел. Бәлки, минем энекәшкә сәер булып та тоелыр. Чөнки мин тансыклаганы — шәһәрдә дә дефицит түгел — торбадан фатирыма шаулап килеп тора. Кранны гына борасы. Әйе, әйе, су ул. Идел янында да суга сусыйсың икән шул. Хәлбуки, мин тансыклаган су гади су гына түгел, ә туган авылым суы! Үзебезнең ындыр артында кайчандыр әти белән икәү тапкан чишмә суы…
Бүгенгедәй хәтеремдә: әтинең сугыштан, Бөек Ватан сугышыннан кайткан елы иде. Солдат итеге белән нык-нык басып, бәрәңге бакчасы казый. Бәләкәй генә көрәгем белән мин дә әтигә булышкан булып йөрим. Яз исе, дымлы туфрак исе, яшь бөреләр исе борынны кытыклый. Рәхәт.
Бервакыт әти мине үз янына чакыра.
— Күрәмсең, улым? — ди.
Карасам, көрәк эзеннән мөлдерәп чыккан су буразна буйлап эз салырга азапланып ята. Мин көрәгем белән туфрак сибеп караган идем, шундук яңадан бәреп чыкты.
Әти:
— Чишмәне томаларга ярамый, улым — диде дә, учларын төкерекләп, су чыккан урынны казый, тирәнәйтә башлады. Көрәк сабының яртысы күмелерлек булгач, су яхшы ук тибә башлады. Шуннан соң әти аны янәшә генә агып яткан инешкә төшерде. Чишмә суы, үзенә бертөрле тавыш белән челтерәп, зур суга кушылды. Гүяки ул үзенә юл сапканга шатлана, безгә рәхмәт әйтә иде.
Икенче көнне әти чишмәгә каеп бура төшерде. Ян якларына түгәрәкләп тал утыртты. Ялга тукталган арада сугыш хатирәләрен дә сөйләп алды.
Әти фронтта артиллерист булган. Дөресрәге, туп тартып йөрүче атларны караган.
— Дошман — елан, үзе чигенгәндә еш кына суларны да агулап калдыра иде. Шунлыктан атларыма суны буралы чишмә, коелардан алмыйча, яңа гына төшкән снаряд чокырларыннан эчертә идем. Рәсәй җире, улым, безнең халык күңеле кебек бит ул, аз гына кагылдыңмы, чишмә булып ургый. Дошман гына агулап бетермәле түгел аны. Әйе!.. Үзебезгә дә шул яңа чишмәләрдән су алып, чәй куя идек…
Кичен әти чәйне яңа чишмә суыннан кайнатырга кушты. Самоварны Берлиннан алып кайткан иде. Янбызына дистәләгән медаль төшерелгән Тула самовары. Фашистларның да чәй эчәсе килгән, күрәсең, бездән талап алып киткән булганнар. Әти, чәй яратканга, аны калдырмаган, үзе белән алган, тик самоварның юлда борынын гына югалткан. Әти самоварга яңа борын куйды. Солдат самовары, күпне күрсә дә, эшкә яраклы иде.
Әти беренче чәшкәне агызып, «каплап» куюга, самовар җизе төсендәге мыекларын сыпыргалап:
— Булган бу, әкәмәт! — дип куйды.
Шул көннән башлап әти самоварны үзебезнең чишкә суыннан гына куйдыра торган булды. Күршедә генә кое да бар, югыйсә. Суы да чип-чиста, алып чыгу да җиңелрәк. Чишмәдән китергәндә ике тапкыр тау менәсе бар, Ә бу эш минем өстә…
Кайвакыт суны күрше коедан алам да, чишмәдән китердем дип хәйләлим. Буламы соң! Әти иренен тидерү белән үк сизеп ала.
— Нинди судан куйдыгыз самоварны? — дип сорый.
— Чишмә суы белән,— ди әни, мин әйткәнчә.
— Кил әле, эчеп кара әле. Әни татып карый да:
— Әллә инде тагын. Сукыр тавыкка бар да ярма. Су су инде,— ди.
— Мин үзебезнең чишмә суын дөньядагы бернинди су белән буташтырмыйм да, алыштырмыйм да. Ә сез, әкәмәтләр, тәмен дә аермыйсыз…
Аннары, чәшкәсен читкә этәреп, ачусыз гына:
— Малай, тагын бер мәртәбә алдашсаң, матри,— дип куя.
«Су булгач, барыбер түгелме икәнни. Әти аның тәмен ничек аера икән?» дип шакката идем.
Инде хәзер төшендем. Үзем дә су тәменә сизгерләндем. Туган җир суы башка сулардан бик-бик аермалы була икән шул. Чит җирләрдә йөреп, туган ягын өзелеп сагыну сусавын кичергән кеше генә тоядыр аның чын тәмен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев