Сөйкемсез песи
Безгә аклы-сарылы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде.
Безгә аклы-сарылы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Без аны акыллы булганы өчен яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде диләр.
Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарына бирсәң, төрле җиргә өстерәп алып китә дә идәнне буяп бетерә. Өстәлгә менеп икмәк сыныкларын тартып төшерә.
Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә керде. Ул, безгә ияләшкән песи баласын күргәч, исе китеп:
— Абау, бу юньсез песине нигә керттегез! Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр дә, Әнисәләр дә куалап чыгардылар, ул акылсыз, сөйкемсез песи, — ди.
— Ә мин аны куалап чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм, — дидем.
Абыем Шамил дә:
— Сынап карыйк, өйрәнмәсә үзенә үпкәләр, — диде. Без, Шамил абыем белән икәүләп, песине өйрәтә башладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурланды, түгәрәкләнде, акыллыланды.
Хәзер Мәйсәрә безгә уйнарга кергәч, аны күреп исе китә, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга.
— Сезнең үз песиегез бар бит, бусын миңа бир әле? — дип сорый ул миннән. Шамил дә, мин дә көләбез.
— Син аны куалап чыгарган идең бит, хәзер без аны берәүгә дә бирмибез, — дибез.
Песи, безнең сүзне аңлаган кебек, минем алдыма кереп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев