Смартфон (Гөлүсә Батталова)
– Без кичә Гүзәлне бик нык үпкәләттек бугай. Нишлибез?
Кич җиттеме, авыл уртасындагы уен мәйданчыгына җыелабыз. Көндез биредә бала-чага хуҗа. Кичен – без. Август ае керсә, каникул башында бер-беребездән туеп аерылышкан сыйныфташлар бер тирәдәрәк йөри башлыйбыз. Бүген дә кичке шәфәкъ алсулыгы сүрелгәндә мәйдандагы таганнарга чыгып утырдык. Сөйләшү юк, Tik-Tok карыйбыз! Кызык видеолардан эчне уа-уа көләбез. Үзебезнең дә бераз хыялланып аласы килә – бәлки, бездән дә текә тиктокерлар чыгар? Кызлар инстаграмдагы сторисларын күрсәтеп мактаныша башладылар. Вәт кыланчыклар! Бөрешкән иреннәре, буй-буй яшелгә, алсуга буялган чәчләре – кот чыгарлык чибәрлек! Шулай үртәшеп, көлешеп күңел ачканда күзем кинәт Гүзәлгә төште. Бер читтә тыйнак кына елмаеп утыра иде ул.
– Синең сторисларың кайда? Күрсәт әле, ничек маймылландың? – дидем, авыз ерып.
– Инстаграмда теркәлмәгән мин, Гаяз.
– Ник? Нигә? Ни өчен?
– Чөнки минем... телефоным юк.
Гүзәл оялып башын иде. Шуны гына көткәндәй, Айнур үзенекен кыстырды:
– Ник болай дөньядан артта калып йөрисең? Ярамый, Гүзәл, ярамый! Син бит таш гасыр кешесе түгел!
Классташ кызлар пырхылдап көлеп җибәрделәр. Гүзәлнең чәч төпләренә кадәр кызарды, ул тагын да ныграк башын иде. Инде мин ник сүз кузгатканыма үкенә башлаган идем, шулчак юантык гәүдәсенә күк күкрәүле тавышы килешеп торган Зөлфирәнең сүзләре кичке һаваны яшен төсле ярып үтте:
– Туктагыз көлүдән! Тагын бер чыркылдашкан тавышыгыз гына ишетелсен! Бөтенегезнең смартфоннарын чәлпәрәмә китерәм!
Әле генә көлешеп утырган кызлар корт чаккандай сикереп тордылар да кайтыр юлга борылдылар. Алар артыннан сүзсез генә малайлар кузгалды. Гүзәл белән Зөлфирә дә үз урамнарына юл тоттылар. Шыгыр-шыгыр тирбәнгән таган тавышын тыңларга берүзем утырып калдым.
Их, юньсез баш, дип сүктем үземне эчтән генә. Нәрсә дип сорадың инде? Ул сторис, тик токлар дөнья тоткасымы әллә? Әтисе вафат булганда Гүзәл бишенче сыйныфта гына укый иде. Берсеннән-берсе бәләкәй энесе белән сеңлесе бар. Бер әнигә өчәү алар. Кыйммәтле смартфон алырга мөмкинлекләре булмаса?
Үз-үземнән гайрәтем чигеп, акрын гына өйгә кайтып киттем. Бүгенге күңелсез хәлнең сәбәпчесе итеп мин үземне саный һәм шуның өчен бик борчыла идем.
Иртән күземне ачуга Зөлфирәгә ватсап аша хәбәр салдым:
– Төш вакытында капка төбеңә чык әле. Сөйләшәсе бар.
Җавап көттермәде:
– Нәрсә булды? (Зөлфирәнең үзе кебек усал смайлик миңа төбәлгән иде)
– Җитди сүз бар.
– ... (тагын чырае җимерелгән смайлик)
Тизйөрешле сәпитемдә Зөлфирәләрнең капка төбенә килеп җиткәндә ул мине көтеп утыра иде инде.
– Сәлам!
– Сәлам, сөйлә, ни бар?
– Без кичә Гүзәлне бик нык үпкәләттек бугай. Нишлибез?
– Нишлибезме? Нишлим икәнме? Син башладың бит! Башлагансың икән, йомгаклый да бел! Әллә бүген генә дөньяга килгән! Аның синеке кебек шабашник әтисе юк!
– Беләм. Гаеп миндә. Бер планым бар. Синең ярдәмең кирәк. Ниятне тормышка ашырганчы, сыйныфташлар телефоннары белән бик мактанып йөрмәсеннәр әле, шулай дип безнең ватсап группасына яза аласыңмы? Синең сүз үтемлерәк бит.
– Сайра. Нәрсә уйлап таптың тагын?
Мин Зөлфирәгә уемны чишкән арада ватсап төркемгә «Бүгеннән башлап бергә җыелышкан чакта телефоннарыгызны үзегез белән өстерәп йөртсәгез, карагыз аны! Мин ике әйткәнне яратмыйм!» – дигән хәбәр очты. Җавапка о`кей дигән берничә смайлик күренде.
...Хуҗалык идарәсендә кичке наряд төгәлләнеп килә иде. Рәис бүлмәсеннән чыгып килгән агроном белән хисапчы безне күргәч аптырап киттеләр, әмма исәнләшүдән ары узмадылар. Кабинетта чит кешеләрнең калмавына инангач, без кыюсыз гына ишекне шакыдык.
– Әйе, керегез!
– Исәнмесез!
– Исәнмесез... узыгыз, ни йомыш, егет-кызлар?
Безнең сыйныфта кызыл командирдан ким булмаган Зөлфирә кинәт кенә әкәмәт юашланып китте дә башын иеп тик тору режимына күчте. Озак кына тынлыктан соң, сүзне миңа башларга туры килде .
– Илдар абый, мәсьәлә бик җитди. Зөлфирә белән уйладык-уйладык та, безнең үтенечебезне хәл итәрдәй кеше бары сез генә дигән фикергә килдек.
– Тәк... тыңлыйм сезне.
– Сыйныфташыбыз Гүзәл Хуҗинаны беләсез бит?
Хуҗалык рәисе әйе дигәнне аңлатып, баш какты.
– Тормышлары бик авыр. Гүзәл үзе дә, энесе, сеңлесе дә бик тәртиплеләр, әниләренә өйдәге бөтен эшкә булышалар. Без быел 9 сыйныфка барабыз. Үзегез беләсез, имтиханнар елы. Укыйм дигән кешегә китап кына түгел, интернет та кирәк инде ул, абый. Ә Гүзәлнең телефоны юк. Сезнең, әй лә, безнең хуҗалык спонсор булып, аңа телефон алып бирә алмас микән?
Олыларча сөйләргә тырышып, тәмам алҗыдым, борын очыма тир бәрде, әмма сер бирмәдем, рәиснең күзләренә туры карап, җавап көттем.
– Хммм... Белмим шул... Күмәк хуҗалык хәйрия оешмасы түгел дә...
Хуҗалык рәисе минем кыюлыктан югалып калган кебек тоелды. Эшнең нинди юнәлеш алачагын чамаларлык түгел иде.
Шулчак моңа кадәр дулкынланудан усак яфрагы кебек калтырап торган Зөлфирәгә җан керде һәм ул һаман да шул ике уйларга урын калдырмый торган гөрелдәвек тавышы белән тезеп китте:
– Болай гына бирсәгез, мәңге алмаячак. Гүзәл – мәктәбебездән бердәнбер олимпиада җиңүчесе. 1нче сентябрь бәйрәмендә укудагы уңышлары өчен дип тапшырсагыз, барысы да супер булачак! Бик зур рәхмәт! Ярый, сау булыгыз! Әйдә!
Бу кызыйның үткенлегенә шаккатып, мин тиз-тиз генә саубуллаштым. Зөлфирә мине җитәкләп алды да абына-сөртенә чыгып та киттек, ә Илдар абый үз кабинетында ни әйтергә белми утырып калды. Безнең кебек «эшем кешеләрен» беренче күрүе иде булса кирәк...
Юл буе сөйләшми кайттык, августның калган көннәрендә дә Зөлфирә белән исәнләшүдән ары узмадык. Ни дә булса сөйләшсәк, сер капчыгы тишелер дә уртак ният барып чыкмас кебек тоелды.
Белем бәйрәме көнне классташларның ватсап төркеменә Зөлфирә Гүзәлнең номерын өстәде. Яшен тизлегендә шәхси хаты да килеп төште:
– Булдырдык бит!
Соңыннан куелган авызы ерык смайлигы икебезнең дә бүгенге шатлыгыбызны тасвирлый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев