Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Син дә барасыңмыни?

Татарлар элек-электән читтән бәхет эзләгән.

Татарлар элек-электән читтән бәхет эзләгән. Алар арасында безнең яклардан да ерак Донбасска һәм Пермь ягына шахтага чыгып китүчеләр булган.

Бер мәлне безнең Хәлимә түткәебез, Пермь ягында яшәүче туганнарның хәлен белеп кайтырга дип, кунака җыенган. Ул чакта Дербышки пристаненнан пароходка утырып, су юлы белән бара торган булганнар.

Хәлимә түткәй төенчеген төйнәп, киенеп-ясанып юлга кузгалган.

Ул елны кызы Сәкинә белән икесенә бертөсле күлмәк тектергән булганнар. Бәби итәкле, гөлҗимеш чәчәге төсендәге өр-яңа күлмәген кигән, башына ап-ак яулык бәйләгән Хәлимә түткәйнең пароходка беренче мәртәбә утыруы икән.

Кузгалып китүгә, ул да башкалар белән беррәттән тирә-юньне күзәтеп барырга дип палубага чыккан. Әрле-бирле йөргәндә, кинәт кенә үзе төсле киенгән, йөзе белән дә үзенә ике тамчы судай охшаган хатын-кызны күреп алган. Шунда ул:

— И-и-и, бәбекәем, Сәкинәкәем! Син дә минем белән барырга булдыңмыни?! — дип, аңа эндәшкән. Кызы дип уйлаган кешене кочып алырга сузган куллары пыялага тигәннән соң гына ул каршысында көзге икәнен аңлаган. Баксаң, көзгедән аңа үзенең чагылышы күренгән икән. Уратып алган халык бу кызык хәлне күреп, эче катып көлгән, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев