Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Шомырт нигә елый?..

Без ел саен шомырт агачыбыз янына кунакка киләбез. Бу килүе­бездә без аның моңаеп, боегып утырганын күрдек һәм дустыбыз кар­шында башларыбызны иеп, сүзсез басып калдык...

Аны талаганнар иде. Ботагы-ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. Кул җитәрдәй урлар чәчәк калмагач, кайсысыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның югарыда­гы бер канатын-ботагын сындырып ук төшергәннәр. Ул канат-ботакның яфраклары, әрнеп, йөзләрен җыерганнар. Сынган урындагы кызгылт-сары җәрәхәттән дымланып кан саркый сыман...

–  Әти, шомырт безгә нигә тагын чәчәк бүләк итми?

– Үпкәләгән ул кешеләргә, рәнҗегән. Әнә бит, ботакларын бик авырттырып сындыра-сындыра, аның чәчәкләрен урлап киткәннәр. Бер канатын каерганнар. «Арагыздагы ул рәхимсез җаннарны нигә акылга утырта белмисез соң сез?!» - ди ул безгә.

– Инде бер дә, бер дә чәчәк бүләк итмәсмени ул безгә? Җимешләре белән дә сыйламасмы?

Икенче көнне без, янәдән килеп, шомыртыбызның җәрәхәтенә са­гыз сыман бакча мае сөртеп, чиста чүпрәк белән бәйләдек. Сынды­рылган ботакларын тигезләп кисеп, ул урыннарга да бакча даруы сыладык.

Җәйләр үтте. Беркөнне улым:

– Әти!.. Шомырт безне гафу итте микән әле?

– Бәлки, гафу иткәндер, – дидем мин, яралы шомыртыбызның хәлен белергә яздан бирле бара алмавыбызга уңайсызланып.

Иртәгесен аланлыкка юнәлдек. Хозурланып кына атлыйбыз. Һәм кинәт... тукталып калдык. Бу юлы шомыртның канатын каерып кына калмаганнар, бугазына ук ябышканнар. Өске ботакларында сакла­нып калган чәчәкләр җимеш өлгерткәннәр, күрәсең. Шуларга ком­сызланып, шомыртның өске ботакларын чәрдәкли-чәрдәкли каерып төшергәннәр. Инде ике канаты да каерылган, бөтен тәне әрнүле җәрәхәтләнгән шомыртның. Без акрын гына шомыртыбыз янына ки­леп җиттек.

– Шомырт... елый, – диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап һәм үзенең дә күзләреннән мөлдерәп чыккан яшь­ләрен кул аркасы белән сөрткәләп.

Әйе, елый иде шомырт...

Рафаил Төхфәтуллин буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев