Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

18+
Әдәби сәхифә

Серле бакча корткычы

Керпе бу кәгазьләр белән ни эшли икән?

Язын Рәсүл бабасы белән дачаларында яши. Бакчада эш күп: йә түтәл ясыйлар, йә яшелчә утырталар. Инде үсеп чыккан кыяр, кабак, кавын­нарны төнгелеккә каплап калдырырга кирәк. Сал­кын тимәсен өчен, үсентеләргә кәгазь каплап кал­дыралар. Иртән иртүк торып, үсентеләрнең өстен ачалар.

Шулай беркөнне Рәсүл бабасы белән, иртүк то­рып, бакчага чыкса, түтәлләрдә бер кәгазь кисәге дә калмаган. Рәсүл, гаҗәпләнеп:

-  Бабай, кәгазьләр кая киткән? - дип сорады. Бабасы да, җилкәсен сикертеп:

-  Белмим, улым. Мин сиңа караганда да ныграк гаҗәпләнәм әле. Мондый хәлне күргәнем юк иде. Түтәлләрдән беркемгә дә кирәкмәгән кәгазьләр югалсын әле?! - диде. Инде Рәсүл белән бабасы баш ваталар, әй уйлыйлар, әй уйлыйлар, кем эше булыр икән бу?

Рәсүлнең дусты - Фатих - күршедә генә яши. Алар кичә ачуланышканнар иде, әллә кәгазьләрне юри ул урлап чыкты микән? Үч итеп... Җил очырт­кан дисәң, хет берәр кәгазь кисәге калыр иде. Күпме эзләсәләр дә, карасалар да, кәгазьләрнең эзе дә юк бит. Ни уйларга да белмиләр.

Рәсүл озак уйлап тормады, бабасына да әйтмичә, йөгереп, Фатих янына кереп китте. Керде дә:

-  Фатих, төнлә белән безнең бакчадан кәгазь­ләрне син урладыңмы? - диде ул, ачуланып.

-  Нинди кәгазь?

-  Нинди булсын, кыяр, кабакларга кырау тимә­сен, кырау төшмәсен дип каплаган кәгазьләрне җыеп алгансың. Кәгазь карагы... Кичә кич бабай белән каплап калдырган идек, берсе дә калмаган...

- Син нәрсә, Рәсүл, мин түгел. Дустым булмасаң, яла ягуың өчен күрсәтер идем күрмәгәнеңне!..

Рәсүл, сынап, дустының күзенә тагын бераз ка­рап торды да:

-  Ачуланма инде, гафу. Яшелчәләрне каплаган бер кәгазь кисәге дә калмаган. Ярый әле, бүген кырау төшмәгән, - диде.

Икенче көнне яшелчәләрне каплаган кәгазьләр янә юкка чыккан иде. Бу ни хәл соң? Рәсүл янә, Фатих дусты янына кереп:

-  Фатих, синнән гайре кем булсын инде тагын, юри кәгазь урлаучы? - диде, кө­лемсерәп, ни дип уйларга да бел­мичә. - Бүген дә кәгазьләрне ур­лап чыкканнар.

-  И Рәсүл, ант дип әйттем ич, мин түгел.

- Алайса, кем икән? Бабай әйтә, җир йотмаган ич, улым, уйларга кирәк, ди. Ниндидер сер бар мон­да, ди.

-  Ул дөрес әйтә, ниндидер сер бар монда. Әйдә, бүген төнлә икәү ул корткычны яшеренеп сагалап утырабыз.

- Әйдә! Алайса, син кичен безгә кер. Җылырак киен. Төнлә салкын-ча булыр.

-  Килештек...

Менә Рәсүл белән Фатих, яше­ренеп, кәгазьле түтәлләрне күзә­тәләр. Кем булыр икән ул карак? Төн салкынча. Егетләрнең күзлә­ренә йокы да төшә, күзләре йомы­ла башлый. Әмма түзәләр. Менә берзаман кыштырдаган тавыш ишетелә башлый. Егетләр сагаеп кала. Йокылары шунда ук кача. Кыштырдау дәвам итә. Бераздан каршыларында чиялектән чыккан керпе пәйда була. Менә керпе, кыярны каплаган кәгазьне авызы белән эләктереп алып, чиялеккә юнәлә. Анда бераз кыштырдагач, янә икенче кә­газьне алырга килә.

-  Менә, күрдеңме инде, кем корткыч икәнен? -ди Фатих.

-  Гафу ит, Фатих, мин ни дип уйларга да бел­мәдем. Ничек тә...

Егетләр күзәтүләрен дәвам иттерәләр. Керпе бу кәгазьләр белән ни эшли икән? Кызык.

Иртән чәй эчкәндә, алар бу хакта бабайга да сөйлиләр. Аннары өчәүләп бакчага чыгалар. Чыгу­га чиялеккә юнәләләр. Әкрен генә барып, чия чы­быкларын аралап карасалар, керпе оясын күрәләр. Керпе оясында, чәнечкеле йомгаклар кебек, өч керпе баласы ята. Әниләре алар астына һәм як-якларына вакланган кәгазь кисәкләре түшәгән. Кер­пе шулай итеп балаларына җылы урын әзерләгән икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев