Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сары самавыр зары

Өй­дә са­выт-са­ба шал­ты­ра­мый тор­мый, ди­ләр! Әле­гә ка­дәр алар­ның шал­ты­ра­вы­на игъ­ти­бар ит­мә­гән­мен­дәр, кү­рә­сең. Ә бер­көн­не, ишек тот­ка­сы­на то­ты­нып, са­выт-са­ба­лар­ның шал­ты­раш­кан­на­рын, та­выш­ла­ныш­кан­на­рын ка­рап, тың­лап то­рыр­га ту­ры кил­де. Иң зур та­выш-гау­га­ны чы­га­ру­чы бу­лып, әле­гә ка­дәр тый­нак­лы­гы бе­лән өй­дә дан ка­зан­ган Са­ма­выр күз­гә таш­лан­ды.

Ул:

– Мин го­мер-го­мер­гә та­бын­ның күр­ке бу­лып исәп­лән­дем. Бар иде за­ма­на­лар! Вак ка­ен шак­мак­ла­ры ту­ты­рып, өчәр мәр­тә­бә кай­на­тып, та­бын­да­гы­лар тә­лин­кә­гә са­лып, өрә-өрә, тәм­ләп чәй эчә бе­лә­ләр иде. Ки­шер чәе, чө­ген­дер чәе, мәт­рүш­кә­ле, юкә чә­чәк­ле хуш ис­ле чәй­ләр­не чәй­нек­кә са­лып, ми­нем баш тү­бә­мә утыр­тып ку­я­лар, чәй су­ын­мый иде. Сүз­лә­рем­не рас­ла әле, Чәй­нек дус­тым! Ки­чә ху­җа­лар­ның сөй­ләш­кә­нен тың­лап тор­дым. Баш­та үз ко­лак­ла­ры­ма үзем ышан­ма­дым. Ху­җа­лар ми­не ир­тә­гә­дән ишек ал­ды­на чы­га­рып утырт­мак­чы­лар. Баш­та ишек ал­ды­на чы­га­рыр­лар ин­де. Бер-ике кыш­ны, җәй­не шун­да үт­кә­рер­мен дә, ан­на­ры йә чүп­лек­кә, йә ме­тал­ло­лом­га оза­тыр­га да күп со­рап тор­мас­лар! Онык­ла­ры бө­тен­ләй чәй эчә бел­ми бит! Аяк өс­те ге­нә сал­кын су, йә кү­бек­лән­де­рел­гән сы­ек­лык чө­ме­реп йө­ри­ләр. Бу ни­гез, ху­җа­лык бер көн­не онык­лар ку­лы­на кү­чә­чәк бит!

Чәй­нек­нең та­выш-гау­га чы­га­ру­да бик кат­на­ша­сы кил­мә­ве си­зе­леп то­ра:

 – Сүз­лә­рең­дә аз-маз дө­рес­лек тә бар, дус­тым. Тик әле­гә си­не дә, ми­не дә ишек ал­ды­на чы­га­рып утырт­ма­ган­нар бит! Өе­без җы­лы, ара-ти­рә өс­тәл яны­на да кил­гә­ли­без. Ва­тып, чүп­лек­кә ге­нә ата күр­мә­сен­нәр ин­де! Ху­җа­лар көн са­ен ди­яр­лек өй­гә өр-яңа са­выт-са­ба алып кай­тып кы­на то­ра­лар. Бер­көн­не ял­ты­ра­вык­лы би­зәк­лә­рем­не кы­рып, зат­лы ки­ем­нә­рем­не чис­тар­тып утыр­ды­лар. Би­зә­гем мик­ро­дул­кын­лы мич­тә оч­кын­нар чы­га­ра, имеш! Үзем­нең йө­зем­не көз­ге­дән ка­рар­га да бик ат­лы­гып тор­мыйм хә­зер! Ма­тур­лык­ны аң­лый бел­ми тор­ган ке­ше­ләр ара­сын­да яшәү рә­хәт тү­гел! – дип, ти­рән көр­се­неп куй­ды.

Са­ма­выр әлү­мин Кәст­рүл­не кыз­ды­рып җи­бәр­мәк­че бу­лып:

– Ич­ма­сам, син дә үз сү­зең­не әйт­ми­сең! Бу өй­дә ток­мач җә­еп, аш­ны да си­рәк ке­нә пе­ше­рә баш­ла­ды­лар бит ин­де! Та­ба­да нин­ди­дер кәт­лит «эш­ти-пеш­ти» кыз­дыр­га­лый­лар. Югый­сә, кәт­ли­те шул ук «кат­лы ит» ди­гән сүз­дән алын­ган­дыр әле аның! Эчен­дә ите бу­лу­ы­на гы­на бик ыша­нып бе­тә­се кил­ми! Тә­мен та­тып ка­рый ал­ма­гач, сый­фа­ты да без­гә  бил­ге­ле тү­гел.

Кәс­те­рүл­нең дә әң­гә­мә­не кыз­ды­рып, өй­дә­ге ты­ныч­лык­ны бо­за­сы кил­мә­де, ах­ры­сы:

 – Сүз­лә­рең – әлү­мин бул­са да, дәш­ми ка­лу­ың – ал­тын! – дип уй­лап куй­ды бу­гай.

Кәст­рүл­дән дә үз фай­да­сы­на як­лау сүз­лә­ре ише­тә ал­ма­гач, Са­ма­выр сер­ле ге­нә итеп, ки­сәү та­я­гы­на күз кыс­ты, бәл­ки ул бул­са да бер-ике кә­ли­мә сүз әй­тер, дип уй­ла­ган­дыр:

– Чор­да­шым, әйт әле! Бы­ел си­не ни­чә мәр­тә­бә мич­тән кү­мер тар­тып чы­га­ру да кул­лан­ды­лар? Ик­мәк пеш­кән­дә ге­нә чы­га тор­ган тәм­ле ис­не бу ни­гез­нең хә­зер­ге ба­ла­ла­ры бө­тен­ләй ис­нә­гән­нә­ре юк, ди­сәм дә ял­гыш­ма­ма. Та­ба­гач та бер ел буе тик тор­ды, сүз­лә­рем­не хуп­ла­мый кал­мас шәт!

Ки­сәү та­я­гы бе­лән Та­ба­гыч та Са­ма­выр­ның сүз­лә­рен ты­ныч кы­на, баш­ла­рын иеп тың­ла­ды­лар. Алар бу өй­дә үз­лә­ре­нең ки­рәк­сез­гә әй­лә­нә ба­ру­ла­рын си­зе­нә­ләр иде ин­де.

 Са­ма­выр, соң­гы кө­чен җы­еп, ка­тык ое­та тор­ган Чүл­мәк­кә дә сүз әй­теп ка­рар­га бул­ды:

– Ка­ты­гың­ны мак­тап аша­ган ке­ше­ләр әле дә исем­дә. Ки­бет­тән кайт­кан «йө­герт»­ләр си­не дә эш­сез кал­дыр­ды­лар. Ва­кыт-ва­кыт алар өй­дә­ге­ләр­не йө­гер­тә­ләр дә, си­кер­тә­ләр дә. «Ка­ра­о­ке» – «ка­рап укы» ди­гән сүз икә­нен, күп уй­лый тор­гач, тө­шен­дем. «Ак­ти­ви­а»­сын аң­лап бе­те­реп бул­мый әле –  ул «ак­тив би­ю»  ди­гән мәгъ­нә­не аң­лат­мый ми­кән?!

Са­ма­выр­ның сүз­лә­ре Чүл­мәк­нең ачу­ын чы­гар­ды бу­гай. Ул өс­тәл өс­тен­дә бер урын­да си­кер­гә­ләп куй­ды һәм ми­нем күз ал­дым­да идән­гә тө­шеп ва­тыл­ды. Уй­лыйм-уй­лыйм да, та­гын бер уй­лап ку­ям: Чүл­мәк­кә җан кер­де­ме? Әл­лә җен кер­де­ме? Өс­тәл ти­рә­сен­дә пе­си­нең йөр­гә­не дә кү­рен­мә­де бит! Сө­е­неч­кә бул­сын!

Чүл­мәк тө­шеп ва­ты­лу бе­лән, өй­дә тын­лык ур­наш­ты. Мин, га­еп­ле ке­ше сы­ман, аяк оч­ла­ры­ма гы­на ба­сып, Са­ма­выр яны­на кил­дем, йом­шак тас­ты­мал бе­лән ту­за­нын сөрт­тем, ике ко­ла­гын­нан кү­тә­реп, аны ку­е­ны­ма кыс­тым, өс­тә­лем­нең тү­ре­нә мен­ге­реп утырт­тым да:

 – Бор­чыл­ма, Са­ма­выр дус­тым! Мин си­не чүп­лек­кә таш­лат­мам! Онык­ла­ры­ма да әби-ба­бай­лар­дан ми­рас бу­лып кал­ган ис­тә­лек­кә хөр­мәт бе­лән ка­рар­га өй­рә­теп кал­ды­рыр­мын! – дип, сүз бир­дем.

Фле­ра Мәр­да­но­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев