Сандугач рәхмәте (Әмирҗан Моталлапов хикәясе)
Үтеп-сүтеп йөри торган сукмакка терәлеп үскән крыжовник куагына сандугач оя ясаган.
Хәтергә алмадыкмы, әллә яшерен-пошырын гына корган — кошчыкның юл өстенә тернәкләнү урыны көйләвен сизми калганбыз. Төбендә биш йомырка барлыкка килгәч кенә тап булдык без чәй чәркәсе хәтле кечкенә бу корылмага.
Кошчык башта якын килүне өнәмәде. Аяк тавышы ишетү белән очып чыкты да, икенче куакка кунып, хәвеф-хәтәрнең ерагаюын көтте. Бу тирәдә озаккарак калырга туры килгәндә, тәвәккәлләнә төшеп, оясына кереп утыра иде ул. Кешеләргә тора бара ышанды кошчык. Татулык торган саен ныгый барды. Безнең сүкәлмәвебезгә, зыян салмавыбызга инанды сандугач. Якын килгәндә дә, оясыннан чыкмый башлады, куак яныннан үткәндә дә, безгә артык игътибар итмәде.
«Юл өстендәге куакка, аның да түбән өлешенә сандугач ни өчен оя корды икән» дип баштагы мәлдә аптырый төшкән идек. Аннары үзебезчә нәтиҗә чыгардык: крыжовник куагы сандугач өчен иң хәвефсез урын лабаса! Песиләр дә, ерткыч кошлар да, чытырман арасына үтеп кереп, ояга һөҗүм итә алмыйлар. Куак ботакларын сырып алган бездәй каты, үткен энәләр якын килергә ирек бирмиләр.
Биш йомыркадан биш бала чыкты. Шәрә килештән нәниләр, укмашып, бер-берләрен җылытып, ата-аналарының җим алып кайтуларын көтеп утырдылар. Тиз үстеләр кошчыклар. Канатлары да чыкты, тәннәре йон белән капланды. Күп вакытларын оя читенә түгәрәкләнеп кунаклап, зурлар күренгәнче шулай утырдылар. Яңгыр сибәли башласа, ана балаларны җылы канаты астына сыендырды.
Оядан бөтенләйгә очып чыгып киткәнче, сандугач балалары шылт иткән тавыш та чыгармадылар. Ал арның ояда бары-югы да билгеле түгел иде хәтта. Кошлар белән танышлык чамалы булганлыктан, без бу кошчыкларның нинди заттан икәнлекләрен белмәдек. Безнең өчен сандугач иде алар. һәм бик моңлы сайрый торган сандугач булып чыктылар.
Сандугачыбыз бала очырды. Байтак күренми тордылар. Кошчыкларыбыз очып киттеләр дә безне оныттылар дип исәпләгән идек инде. Онытмадылар, мескенкәйләр. Бакчабызны үз иттеләр. Искитмәле матур тавышлары белән, тирә-юньне моңга күмеп, көн саен сайрый торган булдылар. Үзләрен хөрмәт иткәнгә күрә рәхмәт әйтәләр төсле иде алар безгә.
Питраудан соң сандугач тавышлары тынып кала, диләр, дөрес түгел икән. Безнең сандугачларыбыз көзгә кадәр бакчабызга җан кертеп, ямь биреп утырдылар. Дуслык, татулык хакына безгә моң бүләк итүләре булды, ахрысы. Мөгаен, шулайдыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев