Самирәнең дуслары
Борын-борын заманда түгел, хәзерге көннәрдә театрлар, музейлар эшләп торган, карусельле, күп төрле атынгычлары белән балалар күңелен җәлеп итә торган парклары булган шәһәрдә бер кечкенә кыз яши.
Аның исеме дә бик матур. Самирә. Нәни дусларым! Мин сезне шушы кечкенә кызчыкның балачак иленә сәяхәткә чакырам. Сез Самирә һәм аның дуслары белән якыннан танышырсыз. Әйдәгез, бергәләп серле һәм күңелле вакыйгаларга бай илгә юлга кузгалабыз.
САМИРӘНЕҢ ДУСЛАРЫ
Җәй җитүгә Самирә белән әбисе бакчага яшәргә киләләр. Килүгә Самирә үзенә яңа дуслар эзли башлый. Менә бүген дә, үлән кыягына кунган яшел чикерткәне күреп, Самирә аның белән танышырга булды.
– Син кем!
– Чер-р-р... Мин – чикерткә малае Черелдәвек!
– Ә син кем?!
– Мин – Самирә! Без шәһәрдә яшибез.
– Шәһәрдә?!.. Ә ул нинди була?
– Шәһәр ул бик зур. Анда күпкатлы таш йортлар. Урамнар киң, бик озын.
Шәһәрнең зурлыгын күрсәтергә теләгәндәй, Самирә кулларын ике якка җәеп җибәрде. Тик чикерткә малае гаҗәпләнүен яшерми, һаман аңа сорауларын яудыра гына:
– Таш йортлар?! Анда бер дә агачлар, үләннәр, чәчәкләр юкмыни?
– Юл буйларында, ял паркында, мәктәп янындагы бакчаларда агачлар үсә. Газоннарда үләннәр дә, чәчәкләр дә бар. Анда бик матур, күңелле.
– Чер-р-р... Чер-р-р... Чер-р-р... Минем дә шәһәргә барасым килә.
Самирә бик кунакчыл кыз. Ул Черелдәвекнең моңа кадәр шәһәр күргәне булмаганын белгәч, аны кунакка чакырырга булган.
– Әйдә, мин сине кунакка алып кайтам. Иртәгә әти белән әни безне килеп ала. Мин сине шәһәр белән таныштырырмын. Бездә кунак та булырсың. Минем попугаем да бар. Аның белән дә дуслашырсыз.
Чикерткә малае Черелдәвек Самирә белән шәһәргә килгән. Ул андагы күп санлы машиналарны, арлы-бирле йөргән кешеләрне күреп шаккаткан. Шәһәрнең матурлыгына, зурлыгына, урамнарын бизәп үскән агач-куакларын, газондагы куе үлән-чәчәкләрен күреп сокланган. «Чер-р-р!.. Чер-р-р!.. Чер-р-р!..» – дип җырлап җибәрсә дә, машина тавышлары көчлерәк. Тыз-быз чапкан машиналарның тавышы белән аның җырын беркем дә ишетмәгән. Черелдәвекнең кәефе кырылган. Ул тынычлыкка, иркенлеккә өйрәнгән. Шәһәр ыгы-зыгысы аны куркуга салган. Дөрес Самирәнең өендә тыныч. Попугай белән дә бик тиз дуслашканнар. Ә шулай да... ә шулай да Черелдәвек бакчадагы хозурлыкны, үзе кебек чикерткәләрне бик тә сагынган.
Кич өйдәгеләр йокларга ятуга, чикерткә малае түзмәгән. Сагынуын басар өчен: «Чер-р-р!.. Чер-р-р!.. Чер-р-р!..» – дип, сайрап җибәргән. Чикерткә тавышына Самирәнең әти-әнисе сикереп торганнар.
– Ай Алла! Бу ни хәл бу?! Гомер булмаганны, безнең өйдә чикерткә сайрый. Каян килгән ул шәһәргә?!
Самирә тизрәк әти-әнисен тынычландырып: «Әтием, әнием! Ул минем дустым – чикерткә малае Черелдәвек. Аны мин бакчадан алып кайттым. Шәһәрне күрсәтергә. Аның беркайчан да шәһәр күргәне булмаган. Тимәгез аңа! Иртәгә бакчага барганда, кире үзебез белән алып китәрбез!» – дип, дустын яклаган.
Тиздән табигать кочагына әйләнеп кайтачагын ишетеп, Черелдәвек тынычлап йокыга киткән.
* * *
Икенче көнне Самирә әти-әнисе, әбисе белән яңадан бакчага киткәннәр. Черелдәвек куанычыннан ни эшләргә дә белми икән. Бакчага килеп җитүгә ул үзенең туганнарына, чикерткә малайларына-кызларына шәһәр тормышы турында сөйләгән.
– Без рәхәттә яшибез икән. Анда тавыш! Машиналар тыз-быз чаба. Кешеләр әле тегендә, әле монда йөгерешә. Анда мондагыдай иркенлек тә, мондый ук яшеллек тә юк. Күпме сайрасаң да ишетмиләр. Беркем дә чикерткә тормышы белән кызыксынмый.
Башка чикерткәләр аның сөйләгәнен ишетеп таң калганнар. Чөнки аларның шәһәрне күрү түгел, ишеткәннәре дә булмаган.
– Ә син ничек шәһәргә барып эләктең?! Әллә бу синең уйдырма гынамы? Яисә төшеңдә күрдеңме?!
– Сез нәрсә инде! Ни эшләп алдашыйм. Мин бит менә бу бакчада яшәүче чибәр кызчык Самирә белән дуслаштым. Ул мине үзе белән кунакка алып барды. Шәһәр белән дә таныштырды.
– Шәһәрдә тагын ниләр күрдең?
– Мин Самирәнең попугае белән таныштым. Ул зәңгәр төстә. Тик ул өйдә булса да читлектә яши. Бик матур сайрый үзе. Шулай да, миңа калса, безнең кебек үк түгел.
– Чынлапмы?!
– Әйе инде. Мин сезне, иркенлекне, мондагы яшеллекне шундый сагындым. Бүтән беркайчан да сезне калдырып китмим. Миңа монда гына яшәү рәхәт.
Чикерткә малайлары, кызлары аның сүзләрен ишетеп шундый сөенгәннәр. Шулай да аларның Самирә белән танышасылары килгән.
– Үзеңнең дустың белән безне дә таныштыр әле, Черелдәвек! – дип, барысы бергә сайраша башлаганнар.
Черелдәвек Самирәне дуслары янына дәшкән:
– Самирә, минем дусларымның да синең белән дуслашасылары килә. Без күп, без бердәм! Дуслык, татулык булган җирдә яманлыкка урын юк. Без җәй буена табигатькә дан җырлыйбыз.
Самирә чикерткәләр хорын ишетеп, исе киткән. Һәм дусларының артуына сөенгән. Дуслар белән яшәү күңелле. «Яшәсен дуслык!» – дип, ул да хорга кушылып җырлап җибәргән:
Дуслык булган чакта рәхәт,
Яшәү күңелле җирдә!
Әйдә, дуслар, матур итеп
Яшик гел бергә-бергә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев