Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сәлимә чәчәкләре

Күрше кызы Сәлимәнең бер гадәте бар.

Күрше кызы Сәлимәнең бер гадәте бар. Яз җиттеме, бакчаларында чәчәкләр үстерәм дип йөри. Ничә карасаң да, бак­чада була. Нигә инде шулай интегеп, чәчәк үстерәм дип йөрергә?! Бик кирәк булса, әнә болынга төшсен дә җыйсын. Бу турыда үзенә дә әйттем.

Ә ул:

— Мин бит болында булмаганнарын үстерәм,— ди. Аннары миңа чәчәк орлыклары сузды:

— Инсаф, мә ал, бакчагызга утыртырсың. Кара аны, ташлама...

Мин, ни әйтергә дә белмичә, үзебезгә чыгып киттем.

* * *

Сәлимә биргән орлыкларны чәчеп йөри идем:

— Сәлам, Инсаф,— дигән тавышка күтәрелеп карадым. Сыйныфташым Хәмит икән. Авызын ерып, койма ярыгыннан карап тора. Балыкка барышы, кулына кармаклар тоткан.

— Чәчәк үстерәм дисең инде алайса?! Сәлимә йогынтысы­на бирелдең... Кызлар эше лә ул чәчәк үстерү. Безнең эш — балык тоту.

Ул шулай диде дә, кармакларын җилкәсенә салып, сызгыра-сызгыра китеп барды. Җавабымны да көтмәде.

Хәмит көлсә дә, орлыкларны утырттым. Сәлимәне тыңламый ярамый инде. Ни дисәң дә, күрше кызы бит.

* * *

Икенче көнне чәчәк утырткан түтәлләргә су сибеп йөри идем, бакчага Хәмит килеп керде. Аның артыннан ук Сәлимә дә күренде.

— Йә, утырттыңмы чәчәкләрне? — диде ул.— Әй, күрми дә торам, Хәмит тә монда икән әле.

Сәлимә серле генә елмаеп куйды.

* * *

Соңыннан белдем, Хәмит кичә, минем яннан киткәч, су буена төшкән дә балык каптырырга керешкән. Сәлимәнең дә каз бәбкәләрен ашатырга төшкән вакыты булган.

— Әй, казларыңны моннан алып кит, балык куркытып йөриләр. Кайчаннан бирле утырам, бер генә балык та чиерт­ми! — дип кычкырган Хәмит Сәлимәгә.

— Әйдә, Хәмит, син дә куыш әле,— дигән Сәлимә аңа.

— Каз карау, чәчәк үстерү кызлар эше лә ул, үзең ку! — дип үзсүзләнгән Хәмит.

— Кызлар эше, малайлар эше юк ул,— дигән Сәлимә,— тагын шулай дисәң, кара аны! — дип, Хәмит янына килә башлаган.

Шул вакыт усал ата каз да Хәмит өстенә очып килгән. Ә ул, эшнең кая таба баруын аңлап, кармакларын алырга да өлгерми, өйләренә йөгергән.

Сәлимә аның яр өстендә чуалып ятучы кармакларын рәтләгән дә:

— Балык кап-кап, яр өстендә ялтырап ят! — дип сөйләнә-сөйләнә, балык тотарга утырган.

Ул әллә инде балык тотуның серен белгән, әллә чыннан да казларны читкә кууның файдасы тигән — авылга кайтыр­га чыкканда, шактый гына балык тоткан булган.

Чын балыкчыларча, бер кулына кармак, икенчесенә ба­лык салган чиләк күтәреп, Хәмитләргә килеп кергәч, Сәлимә:

— Мә, Хәмит, икенче балыкка барсаң, кармакларыңны ташлап кайтып китмә! — дип, кармакларны һәм балыклы чиләкне Хәмит алдына китереп куйган.

Кыз кеше балык тота беләмени, дип йөргән Хәмит ни ди­яргә дә белмәгән. Бары тик Сәлимәдән:

— Барысын да үзең тоттыңмы? — дип кенә сорый алган. Сәлимә:

— Әйе, синең кармаклар белән каптырдым. Бар, балык шулпасы пешер, мине дә чакырырсың,— дигән дә Хәмитләрдән чыгып киткән.

* * *

— Сәлимә, син чәчәкләреңне күптән утырткан идең, шы­тып та чыкканнардыр инде? — дим.

— Әйдәгез, кереп карыйк әле,— ди Сәлимә һәм йөгереп чыгып китә.

Аның гөлләре шаулап үсеп утыра.

— Менә монысы — роза, болары — миләүшә, чалма чә­чәкләре,— ди Сәлимә, үсентеләргә күрсәтә-күрсәтә. Тирә-юнь­гә хуш ис бөркелә. Тирәбездә төрле-төрле күбәләкләр оча Без Хәмит белән әйтерсең лә Сәлимәләр бакчасында түгел, нинди­дер бер сихри бакчада йөрибез. Бөтен җирдә тәртип, чисталык.

Хәмит түзмәде:

— Их, үзеңнең дә шундый бакчаң булсын иде? Чәчәк ат­кач, тагын да матуррак булачак бит әле ул, — дип әйтеп куйды.

— Киләсе елга сиңа да орлыклар бирермен,— диде Сәлимә.

— Әйдәгез, бүген үзегезне балыкның кайнап торган җи­ренә алып барам,— диде Хәмит, безгә карап.


Бик матур, әмма зыянлы чәчәкләр турында тулырак.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев