Сагынам...
Сагынам мин авылны. Су буйларын, тал арасыннан йөгергән сукмакларны...
Авыл урамыннан ялтырап-кызыктырып үткән беренче лисапид безнең хыял иде. Кечкенә арбаларны кара-каршы куеп алмаш-тилмәш этешеп йөрү түгел инде, җиңелдер, Җитездер, оча гына! Кайбычта мин дә йөрергә өйрәндем.
Иярдән аяк җитмәгәч, рам арасыннан әйләндерәм. Беренче кузгалгач та чак тыкрыкка борып өлгердем. Элдертә генә, илтеп баганага сылыймы, Бәрлегә чумдырамы дип торам, дулаган ат сыман котны алды. Каушавымнан тормозны онытканмын. Аннары кибеткә ипигә дә лисапидта йөри башладым. Авылдашлар килсә аларга да, күршеләргә дә ташыйм. Иярсез йөргәнне күреп исләре китә. Бу мине үсендереп җибәрә. Бакырчыда күрсәләр иде! Кыңгырау челтерә-теп олы урамнан үтсәң мәктәп яныннан! Колагымда җиз кыңгырауның көмеш тавышы, күз алдымда шул җиз алтынның кояшта чагылышы. Әле җәйге каникул. Ул кыз да көзен бишенчегә барыр.
Сагынам мин авылны. Су буйларын, тал арасыннан йөгергән сукмакларны. Дусларны. Ерактагы зәңгәр тасмага ымсынып карыйм — калын кара урман шул, сигез чакрым чыгасы. Шосседан сулга борылып вышка яныннан кергән арба юлы, көпчәк батып-чумып алган сулы чокырлар, анда йөзгән дегет тапларының салават күпередәй уйнап калуы төшләремә керә. Өндәп-дәшеп торган татлы омтылышым барын үзем генә беләм. Авылны дип, сабакташ кызны сагынам. Исемен үзалдыма да әйтә алмыйм. Лисапид белән җәлт кенә кайтып әйләнсәң иде! Ниятем чын булып тоела, җилләр җиләсенә кинәнеп, тизлек канатында ничек барам, барам! Кайтып җитәм, ул очрый, куышып уйнагандай, тота алмыйсың дип үртәп, елмаеп ала да тагын йөгерә, ерагая. Урман аркылы үземне генә җибәрмәсләр шул.
...Чокырчакта күргәч рәхәт бер кайнарлык кузгалуын, күз карашыннан сирпелгән илаһи көчкә тартылуым турында уйланам. Мәхәббәт булды микән ул, илһаммы? Илһам мәхәббәтне уяттымы, әллә мәхәббәт илһамнымы? Бар илһамым белән мәхәббәт иҗат иттемме? Ни булса да, бәбкә саклаган сабый чагымда матурлыкка сокланып күңелдә уянган илаһи көч. Күп нәрсәләр белдем, илһамны мәхәббәттән, мәхәббәтне илһамнан аера алмадым бугай. Бәлкем алар икесе бербөтендер? һәркем үз күңел сәләтенчә иҗат итеп. мәхәббәте сәләтенчә илһамлана...
Зәңгәрләнеп сызылып-сузылып калган яшьлек урманнары, тойгы-хисләре, хыяллар сагындыра. Мәхәббәтнең, илһамның тарту көче ул. Машиналар бармый, самолетлар очмый — күңел канатлары гына җитә ала ул көннәргә. Ә бит иярсез лисапид җитәрдәй генә ара иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев