Шагыйрь малай
Шигырьләр чыгардым. Үзем әлифба да танымаучы алты яшьлек бер малай идем югыйсә.
— Бернинди кисәтү кирәкмәс,— диде Минаев. Аннары, миңа карап: — Бу малай актыгы, олылар сөйләгәнне тыңлап утыра икән. Гөлләр арасында мин аны күрми дә торамын,— диде.— Сиңа йомыш: тиз генә Шәһирбану Насыйрованы алып кил. Минаев чакырды, диген. Йөгер, йомгактай тәгәрә, ләкин сүтелмә генә.
— Була ул.
— Булдырганга әйтәмен дә инде.
— Башым түгәрәк, йөрим тәгәрәп.
Мин килеп кергәндә, Шәһирбану апа китап укып утыра иде.
— Ни йомыш, акыллым? — диде ул, миңа карап.
— Минаев сине алып килергә кушты.
— Хәзер үкме?
— Әйе.
— Бик ашыгыч икән. Шагыйрь Такташ шигырьләрен укый идем әле, ул — минем яраткан шагыйрем. Хыялый шагыйрь.
— Мин дә хыялый, әмма түбәтәйгә карга оялый.
— Юк, син андый түгел, акыллым.
— Ә нинди?
— Керфекләрең сөрмәле, күзләрең кешене үтә күрмәле. Менә нинди син!
— Бу начармы, яхшымы?
— Үскәч белерсең. Әмма үскәч тә, керфекләрең сөрмәле, кешене үтә күрмәле булып калсын. ...Минаев чакыра дисең. Алайса киттек. Ул көтәргә яратмый. Төзәтенеп тормыйм инде.
— Син, Шәһирбану апа, болай да бик матур. Иреннәрең, бит алмаларың нинди алсу! Толымнарың су кызыныкы сымак.
— Ә син су кызын күргәнең бармы? Ул ниндирәк соң?
— Әкияттәгечә! Син үзең дә әкият кызы, Шәһирбану апа. Килгәч, Минаев бүлмәсенә керергә минем кыюлыгым җит¬мәде, Шәһирбану апа үзе генә кереп китте.
— Китми тор, кирәк булуың ихтимал,— диде ул, мине ки¬сәтеп.
Бүлмә ишеге ачык иде, алар озак сөйләштеләр.
— "Самолет"та очырт, "ат"та чаптырт, "ташбака"га утырт,— диде Минаев.— Синең сыйныфта сурәт ясый белүче малай бар бугай?
— Бар,— диде Шәһирбану апа.
— Гәзиттә шигырь дә булсын,— диде Минаев.
— Аңар Габделкави оста. Җөмлә саен бер шигырь.
— Язарга өйрәт үзен.
— Яза белмәсә дә, шигырь чыгара ул. Аңарда шигъри тылсым бар.
— Сәйриҗиһан да шундый, әнисенең малае шул Габделкави. Әтисе дә шулай ди.
— Габделкави улым, дус-ишләрең кайда? — диде әти.— Әниләре бәйләгән көлтәләрне ташырлар иде. Габделмәннан абыең әнә берьюлы дүрт көлтәне күтәрә. Менә кемдә көч, ичмасам. Ә син ничә көлтәне күтәрә аласың?
— Берне генә шул, әти.
— Сиңа дигән көлтәне әниең юанрак итеп бәйлидер,— диде әти, елмаеп.
— Теле белән ул бишне дә күтәрә,— диде Габделмәннан абый.— Эше дә теленә күрә.
— Аша өйрә,— дидем мин.
Бу көнне әнием берүзе егерме бер сутый арыш урды.
— Син безне оятлы итәсең, ул тикле кирәкмәс иде,— диделәр беравыздан уракчы хатыннар.
— Үзем өчен эшлим,— диде әни, кыска гына. — Ничек үзең өчен, калхуз өчен түгелмени?
— Калхуз дигәнегез кемнеке? Минем уемча, ул безнеке. Яхшы эшлисең икән, труддин дә күбрәк булачак.
— Таһирҗаның сиңа ничә труддин язар икән?
— Тиешлесен язар, артыгын сорамам.
— Сорасаң да язмас, кирәгеннән артык гадел.
— Артыгы кирәкми, кимсетмәсен генә. Гаделлек шунда. Арыш урагы бер айга якын барды. Шул вакыт эчендә мин «самолет»та да очтым, «атка» да атландым, «ташбакага» да утырдым. Әтием, әнием, абыем, бригадада эшләүче бар кешеләр белән, әлбәттә. Шигырьләр дә чыгардым, әмма «ат» белән «самолет» турында гына. Үзем әлифба да танымаучы алты яшьлек бер малай идем югыйсә.
...Минем әлифба укыйсым, язасым, язылганнарның мәгънәсен аңлыйсым, беләсем килде. Шул нияттән, Габделмәннан абыйга ияреп, мәктәпкә сабакка килдем. Мәктәп дигәннәре япа-ялгыз яшәүче Камилә әби йортында иде. Сабакка килүчеләрне хуҗабикә чытык чырай белән каршылады, җитмәсә, беренче сентябрьдә чиләкләп яңгыр койды. Без килгәндә, беренче дәрес башланган иде инде. Мин яланаяк ишек артында калдым, абый балчыклы чабаталары белән өй эченә кереп китте. Күп тә үтмәде, ишек шар ачылды һәм аннан абый очып чыкты.
— Гәрәбәдәй идәнне таптыйсың, оят кирәк! — диде Камилә, зәһәрләнеп.— Икенче килгәндә үзең белән әниеңне дә алып кил. Идәндәге эзләреңне үз күзләре белән күрсен. Алай гына да түгел, бригадир әтиеңә дә әйтми булмас... Ә, Габделкави, син килгәнсең, күрми дә торам. Аякларыңны сөрт тә кереп утыр. Шәкертләрчә, яме? Утыра белмәсәң, Җамалетдин хәлфәдән сора. Оялма, кыю бул. Фамилиясе Кинаев.
— Кыйнамасмы ул мине?
— Кинода гына кыйныйлар, уку ул кино түгел. Уку — баш вату, сабак өйрәнү, гыйбрәт алу. Габделмәннан абыеңны кертмим, чабаталарында ярты пот кара балчык...
«Карчык уенда балчык, бабай тәнендә ярчык...»,— дигән шигъри юллар килде минем башка.
— Нәрсә уйга баттың? — диде Камилә.— Уз, әйдә.
— Абыйсыз узмыйм, йә миңа да эләгер.
— Начар укысаң, бик мөмкин. Ә сиңа сабакка йөрергә иртәрәк түгелме?
— Бәлки, иртәрәктер, шулай да укыйсым килә.
— Алайса син манарасы киселгән мәчеткә бар. Кече яшьтәге балалар шунда укыйлар. Беренче, икенче, өченче сыйныфташлар.
— Мине өченче сыйныфка алмаслармы?
— Укый-яза беләсеңмени?
— Юк, белмим.
— Алайса алмаслар.
— Шигырь чыгарсам дамы?
— Анысы нәрсә тагы? Такмак, бәет, мөнәҗәтне беләм. Ә монысын ишеткәнем дә булмады. Тукта, хәлфә Кинаевтан сорыйм әле, сабыр ит...
Хуҗабикәнең өйгә керүе булды, абый артыннан мин урамга йөгердем.
Абыем җене сөймәгән әлеге Камилә өендә укучы мәктәп балалары, ниһаять, манарасы киселгән элеккеге мәчеткә күчерелде.
— Теләкләрем тормышка ашты: укуым да яңа урында, хәлфәм дә башка,— диде абый, сөенечен минем белән уртаклашып.
— Кинаев кемнәрне укыта?
— Беркемне дә укытмый, ул азат ителгән. Мөгаллимлеккә тиешле кәгазе юк икән. Камилә йорты да мәктәп өчен яраксыз булып чыккан. Районнан килеп тикшергәннәр.
— Инде сиңа да, миңа да тырышып укырга гына кала.
— Укырга син миңа ияреп йөрмәкчеме әллә?
— Сиңа ияреп йөрергә мин сарык бәрәне түгел.
— Син алты яшьтә генә әле, яңа мөгаллимә укырга рөхсәт итмәс.
— Яңа мөгаллимә дигәнең күрше Зәйнәп апамы?
— Әйе, каян белдең?
— Әни әйтте, үзең дә беләсең, алар ахириләр. Әни сораса, Зәйнәп апа каршы килмәс.
— Син әни улы бит әле.
— Әни үзе дә шулай ди.
...Шулай итеп, мин беренче сыйныфта укый башладым. Башлангыч сыйныфлар барысы бер класста утыра. Без — беренче сыйныфтагылар — алгы парталарда, арттагыларында икенче, өченче, дүртенче сыйныфтагылар иде. Алгы парталарда утыргангамы, Зәйнәп апа күбрәк безнең белән эш итте. Укуның икенче чирегендә мин алфавитны гына түгел, әлифба китабын да яттан белдем. Минем башта бигрәк тә шигырьләр калды:
«— Карга әйтә: „Кар! Кар!“
Гариф укый начар...»
«— Урамда буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша авызымны ерам...»
Әлифбадан өйрәнгән авазлар миңа тылсымлы булып тоелдылар. Алар минем күңелгә шигырь аша сеңәләр иде. «У» авазына үзем менә нинди шигырь чыгардым:
— Боз өстендә шуам мин, Ачы җилне куам мин. Бит алмамны өшетсәм, Ак кар белән уам мин...
Зәйнәп апа әлифба танытса, әнием мине үзе уйлап чыгарган такмакка биергә өйрәтте:
— Бие, сабый, бие, Кави,
Әйләнмәсен башларың.
Биер өчен туганмын, ди,
Синең күз карашларың.
Аннары, такмак әйтә-әйтә, әниемне үзем биетәм.
— Бие, бие, Сәйриҗиһан, Сиңа гашыйк Батый-хан...
— Минем гыйшкым Батый-хан түгел, ә әтиең Таһирҗан,— дип төзәтә әни.— Мин аңа ундүрт яшемдә гашыйк булдым. Ә уналтыда өйләнештек.
Аннары әни миңа үзе турында сөйләп китә:
— Син җиде айлык булып якты дөньяга килдең. Биләүдә дә, бишектә дә, тәпи йөри башлагач та, син бик тә елак булдың. Синең елавыңны мин су юлында да ишетә идем. "Еласын, елак бала үткер, сизгер була",— дип әйтә иде кендекче Бәдигылҗамал әбиең.
— Без, әнием, дуслар бит, шулаймы?
— Әйе, серләребез дә уртак.
— Үсеп җиткәч, минем серләрем нинди кыз белән уртак булыр икән, әни?
— Анысын Аллаһы Тәгалә генә беләдер.
— Юк, мин, әни, өйләнмим. Ят кыз белән серләремне уртаклашасым килми. Үскәч тә минем бердәнбер сердәшчем — син булачаксың.
— Яхшы сүзләрең өчен рәхмәт, улым. Ләкин сиңа бит якты дөньядан мин киткәч тә гомер сөрергә туры киләчәк. Япа-ялгыз яшәүләр бик тә читен. Шул хакта халык үзе дә тикмәгә генә җыр чыгармыйдыр:
— Донбассларга мин китәрмен, Ташкүмерләр кисәрмен. Яннарымда син булмагач, Ялгыз башым нишләрмен...
Әтиеңнең яраткан җыры бу, егет чакта Донбасс татарларыннан отып алган. Ул чакта өйләнешмәгән булсак та, күрәсең, ул үзен минсез ялгыз хис иткән. Яратышу безнең ике язмышны бер итте. Мин кияүгә чыкканда, дөм сукыр әнием әти белән калды. Мәхәббәтебез хакына әнием ризалык бирде. Әтием дә каршы килмәде.
Кави Латыйпның «Сулагай малай» повестыннан өзек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев