Садистлар (шаян хикәя)
Мәктәп коридоры буйлап атлаганда, завхоз Хисмәт абый «Хенде хох!» дип кычкырган тавышка сискәнеп китте һәм ике кулын берьюлы өскә күтәргәнен сизми дә калды.
Бераз исенә килгәч кенә ул коридорның бөтенләй буш икәнен, ә тавышның янәшәдәге кабинеттан ишетелгәнен абайлады. «Дивана! — дип үзен сүкте. — Соң, рус теле кабинетында балалар кинофильм карыйлар лабаса! Вәт карт җүләр!»
Әйе-е-е... Хисмәтләр мәктәптә укыганда, кинофильм түгел, диафильм дигәннәре дә юк иде әле аның. Дүрт класслы авыл мәктәбенә каян килсен ди! Хәзер генә ул, мәктәптә җаның ни тели, барысы да бар! һи-и-и, без бала чакта булсамы андый хикмәтләр! Белер идек нишләргә кирәген! Хәзергеләр шикелле урамда трай тибеп йөрмәс идек...
Шулай уйлана-уйлана Хисмәт абый алга атлавын дәвам итте һәм көтмәгәндә:
— Агиюки!!! Гюкосоки!!! — дип илереп кычкырган тавыш ишетеп, янә туктап калды. Тавыш спортзал ягыннан килә иде. «Сүгенәләр...» дип мыгырданды өлкән яшьтәге завхоз, ишек ярыгыннан эчкә күз ташлап. Әмма ялгышкан булып чыкты. Унберенче класс малайлары ка-ратэ-до алымнарын үзләштерәләр икән.
«Ә безнең хәтта футбол тубыбыз да юк иде, — дип сагышлы гына уйлап куйды Хисмәт ага. — Физкультура дәресендә каткан сыер тизәген туп итеп тибеп йөри идек...»
Биредә нинди дәрес бара икән дип, ул чираттагы ишеккә колагын якын китерде һәм... чак кына егылып китмәде! Эчтә уфылдаган, кычкырган тавышларга кушылып кемдер: «Эченә када!!! Пычак белән, пычак белән!!!» — дип шәрран яра иде. Хисмәт абый бар көченә ишекне үзенә тартты — әмма ул ачылмады, эчтән бикле иде. Алда торган хәвефне сизенеп, завхозның йөрәге кысылып куйды. Ул бар көченә ишекне шакылдатырга тотынды. Әмма аны ишетүче булмады, киресенчә, эчтә бер малайның: «Башын чабып өз!» — дип кычкырганы ишетелде.
Инде Хисмәт ага үзен белештерми ишеккә аягы белән тибәргә тотынды:
— Ачыгыз! Хәзер үк ачыгыз дим! Ишетәсезме?!
Аның тавышына күрше кабинетлардан укучылар, укытучылар чыга башлады. Ул арада эчтә: «Йөрәген чокып ал!» — дигән фәрман ишетелде. Ыңгырашкан, уфылдаган, чинаган тавышлар инде коридорга ук аермачык булып ишетелә иде. Өлкән класс малайларының берсе, хәлнең җитдилеген аңлап, йөгереп килеп бар көченә ишеккә китереп типте — ишек тупсасы-ние белән эчке якка шапылдап барып төште һәм алда әкәмәт күренеш ачылды...
Орчык хәтле генә ике малай компьютер каршына утырганнар, компьютерның тавыш колонкаларын соң чиккәчә акыртып «Өрәк аулау» дигән уен уйнап утыралар; малайларның берсе, арттагы халыкны күрмичә, һаман да: «Колагын аша, колагын аша!!!» — дип шәрран яра иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев