Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ниләр уйлар икән?

Буранлы юлда туган беренче саф хисләр турында хикәя.

Миңа унҗиде яшь...

Яшь әле син, диләр, ләкин мин — әнинең иң олы улы. Инде унынчының беренче чире­ген тәмамладым. Укуымнан үзем канәгать, әни генә менә:

— Берәр кыз белән дуслашсаң, йөрәгең уяныр, көнчелек утың кабыныр, уку отлич­никларын куып җитәр идең,— ди.

Каныктылар бит шул кызлар да кызлар дип. Мәктәптә сабакташларым өчен мин — кыз­лардан куркучылар исемлегендә. Ә өйгә кайт­сам — әни, кыюлыгың юк, ди. Әти белән алар мәктәптә укыганда ук дус булганнар. Ә ми­нем әле кызлар турында бер дә уйлаганым юк. Нигә ашыгырга? Дуслык мине генә әйлә­неп үтмәстер, шәт...

Көзге салкыннар башлану белән, тоташ яңгырлардан лыҗырдаган юллар ныгый баш­лады. Кала белән безнең авыл арасында яңа­дан хәрәкәт көчәйде. Көннәрдән бер көнне клубыбызга артистлар килде. Концертларын атказанган тел бистәсе алып бара икән, бик күңелле булачак, ди.

Әни миңа бер билет бирде. Ул үзе дә бара баруын, тик аның гадәте шулай. Билетны ике­безгә ике җирдән ала: «Миңа ияреп йөрер ча­гың үткән, кешеләр белән аралаш»,— ди.

Мин өйдән чыкканда, урамда, җилләргә ияреп, беренче кар бөртекләре оча башлаган иде. Әйтерсең алар да минем белән бергә концертка ашыгалар.

Башка көннәрдә клуб янына халык җыелса, уйный белгәне дә, белмәгәне дә дәррәү ку­бып гармун кычкырта торганнар иде. Бүген, шәһәрдән чын осталар килгәч, берәүнең дә моңа кыюлыгы җитми, күрәсең. Хәтта «мин-мин» дип йөргән Әмин дә гармунын өендә калдырып килгән.

Урта рәттә бары минем урын гына буш калган. Сул ягымда — бүгенге көн яңалыкла­рын кем белән дә уртаклашырга белмичә тилмереп утыручы «радио» Мәликә апай; ә уң ягымда сигезенче класска кадәр бергә укыган күрше Чынык авылы кызы Гөлнәфи­дә иде. Гөлнәфидә хәзер фермада сыер сава бугай, «...месез ...ме-сез...» дип, пышылдашып кына исәнләшеп алдык.

...Шушы көнгә кадәр кызлар йөзенә туры карый алганым юк иде. Бит урталарында «мәхәббәт чокыры» булган кызлар ярыйсы гына сөйкемле була икән. Гөлнәфидәнең ирен читләреннән ерак та түгел, борчак сыярлык кына «мәхәббәт чокыры»н күреп алдым. Көл­гән чакта аннан менә-менә гөлләр шытып чы­гар сыман. Күз сирпеп алуымны Гөлнәфидә дә сизде, ахры, бит алмалары кызарды. Безне күзәтеп утыручы «радио» Мәликә апай, чып­чыклар көтүе очып киткән тавыш чыгарып, пырхылдап куйды. Концерт беткәнче аның көлүеннән алҗыячак сул колагым кызганыч. Мәликә апай ул кызык булса да, булмаса да көлә.

Без күңел ачкан арада, урамга күктән кар болытлары ишелеп төшкән. Күз ачкысыз бу­ран җир белән күкне тоташтырган иде.

Бүреклеләр бүрекләрен батырып киде, ялан башлылар пальто якаларын күтәрдек.

Гөлнәфидә урамга чыккач кинәт туктап кал­ды. Никтер эндәшмичә үтеп китә алмадым.

— Авылдашларыңны көтәсеңме?

— Алар кунарга кала, ә миңа иртәнге са­вымга өлгерәсе.

—  Гөлнәфидә... бер ялгызың мондый бу­ранда юлга чыгу ярамас... Әйдә, озатып куй­ыйм,— дидем.

Үз авызымнан шундый сүз чыкканга үзем шаккаттым. Юкка гына кыюсыз дип үрти ми­не әни. Тик менә Гөлнәфидә дә ризалашса иде... Ул елмайды... Елмаю караңгы төндә дә, буран эчендә дә күренә икән!

Буран эзләребезне күмеп бара, йөзләре­безне кар белән сыламакчы була, яка эченә кереп тула. Гөлнәфидә минем беләгемә ябыш­ты. Беләгемдә аның усак яфрагыдай нәни ку­лы орынган урын кайнарланып бара.

Чынык капкасына җитәрәк, килгән юлыбыз­га карап, буранга аркан атлап карадык. Җи­ңел булса, бөтен кеше артка таба гына атлап йөрер иде. Борылмакчы идек, кинәт икебез дә берьюлы бил тиңентен карга чумдык. Бу урын­нан Чынык халкының гөл утыртырга туфрак ташыганын Гөлнәфидә дә, мин дә бик яхшы белә идек... Кара син аларны, нинди шәп «гөл савыты» казыганнар, икебезгә дә тап-таман гына, чыгасы да килми! Миңа әллә нәрсә бул­ды, батыраеп, Гөлнәфидәнең «мәхәббәт чо­кыры»на иреннәремне тидерә яздым.

Ул кинәт кенә йөзен читкә борды:

—  Нишләвең бу?..

—  Битеңнән кар бөртекләрен өреп төшермәкче идем.

—  Ә-ә... котым очты, әллә минәйтәм...

Һәм Гөлнәфидә юка пыяла челтерәп ватыл­ган тавышлар чыгарып көлеп куйды. Шундый оялдым, шундый оялдым: бу «гөл савыты»ннан ничек чыкканымны да сизми калдым.

Кар сарышкан тәрәзәләр янына килеп җит­кәч, Гөлнәфидә миңа үзләреннән әтисенең бүреген алып чыкмакчы иде дә, мин егетләр­гә хас горурлык белән кире кактым. Шуннан соң ул башындагы йон шарфын салды. Ми­нем чәч араларымдагы кар тузанын сыпырып төшерде. Чәчләремдә сак кына кулын йөртүе бераз әниемчә дә, бераз башкачарак та иде... Аннары ул уйлап-уйлап торды да, кулындагы шарфын минем муеныма урап, очларын куе­ныма яшерде. Кичә генә туган каз бәбкәсе кебек йомшак, чаршау кадәр зур шарфтан бөтен тәнемә җылы йөгерде. Кире бирмәкче идем: «Башка бервакытта да авылыгызга кил­мәм»,— дигәч, ризалаштым.

Кайтыр юлда мин әлеге «гөл савыты»на «Мә­хәббәт чокыры» дип исем куштым. Бәлки, чыныклылар да әле аны шулай дип атарлар.

Җил уңаеннан атлагангамы, буран бераз сабырлангандай булды.

Яланбаш кайтып кергән Гөлнәфидәне кү­реп, әти-әнисе ни әйтер?.. Ә әни?.. Минем муенымда һәр җебе шомырт чәчәгеннән эр­ләнгән кызлар шарфы күргәч, ниләр уйлар икән ул?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев