Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әниләр көне

Ул бәйрәмгә мин бик күптәннән әзерләнә башладым.

Беренче эш итеп, диварда эленеп торган календаремда Әниләр көнен кызыл карандаш белән түгәрәккә алып буядым — әнә шул датада аңа бөтен бүләкләремне дә тапшы­рырга тиеш идем. Сез, Рәсим әнисенә кояш белән чәчәк рәсеме ясалган, матур сүзләр язылган открытка бүләк итә икән, дип уйлыйсыздыр инде? Булмаган­ны! Андый вак-төяк белән маташырга, мин бит инде өченче класс малае! Анна­ры, бүләгем дә бер генә түгел, ә күп булачак! Ничек шулай, дип аптырыйсыз­мы? Һе, мин барысын да алдан уйлап эшләргә яратам, Әниләр көне турындагы планым да берничә ай алдан кәгазьгә төшерелгән иде.

Безнең фатирда һәр тәрәзә төбе саен гөлләр чәчәк ата, йокы бүлмәсендә дә, залда да, алгы бүлмәдә дә — һәркайда шулар. Менә мин дә әниемә ак чәчәкле гөл бүләк итәргә уйлап торам, һи, шул да булдымы үзенчәлекле бүләк, дисез­ме? Юк, Рәсим алай берьяклы гына уйламый ул! Мин аны үзем ясаган гөл са­выты белән бергә бүләк итәм. И, сөенәчәк тә соң әни! Әмма бу әле бүләкләрнең башы гына!

Әни безнең мәктәптә өлкән классларда татар телен укыта. Математикадан яхшы укуым ярады — Әниләр көне алдыннан, шимбә көнне, безгә татар теле керәсе икәнен алдан ук исәпләп чыгардым! Чама белән кайсы теманы үтәсен күз алдына китереп, үземә, дөресрәге, әнигә дигән «5»лене кулдан ычкындырмаска максат куйдым.

Ай-һай, Рәсим, чын егет икәнсең, дип мактарга ашыкмагыз, минем бүләкләрем әле тәмамланмады. Кечкенәдән әнинең рәсемен ясарга яраттым. Әниләр көнендә дә ул гаҗәеп сурәт булырга тиеш! Иң элек аның рәсемен асфальтка ясар­га ниятләдем, төрле төстәге акбурлар да юнәткән идем. Әмма безнең фатир җиденче катта булганлыктан, ул сурәт ачык күренми, өстәвенә кар да ятты. Юк, болай бармый. Бер кичне балконда тулган айга карап уйланганда, күзем ишегалдындагы кибеткә, төгәлрәге, аның безгә карап торган диварына төште. Менә ул рәсем өчен шәп урын! Бу теләгемне тормышка ашыру бик күп көч таләп итә булып чыкты. Беренчедән, Әниләр көне алдыннан төнлә сиздерми генә өйдән качып чыгарга кирәк. Икенчедән, акбур-карандашлар белән генә ясасаң — балконнан күренми дә. Нишләргә икән, дип баш ватып йөргәндә, сый­ныфташым Марат ярдәмгә килде. Аның абыйсы диварларга граффити ясый, буяулары күп икән. Менә шуның кара төстәгесен алып чыгып бирде...

Шулай итеп, әнине бәхетле итү өчен уйлаганнарымны тормышка ашыра башладым. Гөл кибетләрендә йөри торгач, ак чәчәклесен тиз таптым. Бәясе дә тешли торган түгел, яхшы укыган, тәртипле булган өчен эләккән «премия» акчалары җитәргә тиеш. Әмма гөл савытына дигән агач материалы гына минем өчен бик кыйммәт булып чыкты. Әниләр көне якынлашкан саен, чарасыз­лыктан күңелем сүрелә барды. Шундый төшенке көннәрнең берсендә балкон идәнендә яткан тигез, матур такталарга сөртенеп егылдым. Башта үз күземә үзем ышанмадым, менә бит, эзләп йөрисе дә булмады! Интернеттан укып, ютубтан видеосын карый-карый, беркем дә өйдә булмаганда, тырыша-тырыша, гөл савытын ясап бетердем. Ярыйсы гына чыкты кебек — шатлыгымның иге-чиге юк иде!

...Шимбә иртәсендә ничек уянганымны сизми дә калдым. Татар теленнән «биш»ле алырга кирәклеге исемә төшеп, кабалана-кабалана җыендым да мәктәпкә йөгердем. Чыгышлый суыткычтагы шоколадны портфельгә чумдыр­дым. Башны эшләтә диләр бит аны, бүген «биш»ле аласым бар.

...Һәр сорау саен кул күтәреп җавап бирүемә укытучы гына түгел, сыйныф­ташлар да гаҗәпкә калды.

—  Рәсимгә — «биш»ле! — диде ул, канәгатьлек хисе белән. — Китер көн­дәлегеңне!

Әмма шатлык хисем математика һәм инглиз теле дәресләрендә бик тиз юкка чыкты. Аларыннан өй эшен әзерләргә онытканмын бит! Ике «ике»лене көндәлеккә төшергәндә, үземне елый башлаудан чак тыйдым.

Кәеф кырылса да, егет сүзе бер була — укулар тәмамлануга, җиң сыз­ганып, калган бүләкләремне әзерләргә керештем. Бөртекләп җыйган акчама кичен кибеттән гөл сатып алып кайттым да балконга — гөл савыты белән бергә яшереп куйдым. Төнлә бөтенесе дә йокыга киткәч, кибет диварына әнинең сурәтен ясап, шунда ук: «Әнием, сине бәйрәм белән котлыйм. Рәсим», — дип, кара буяу белән яздым. Куркудан, туңудан тешемнең тешкә тиеп шакылдага­нын сөйләп тормыйм, шуңадырмы, язуым да, рәсемем дә бигүк матур килеп чыкмады...

Уянганда, өйдә бәйрәм ыгы-зыгысы иде — әти белән әни бергәләшеп өстәл әзерли.

—  Улым, торт ясаган идем, шуның өстенә сибәргә алган шоколадны һич таба алмыйм, син күрмәдеңме? — дип сорады әни.

Минем помидордай кызаруымны күргәч, ул бармак янады. Шулай да, яше­реп саклаган бүләкләремне тапшыргач, аның куануын күрсәгез! Әти генә гөл савытын кат-кат әйләндереп карады да үзалдына сөйләнә-сөйләнә балконга чы­гып китте:

—  Дача ишегенә дип алып куйган такталарым бар иде. Әллә шулар инде?.. Күңеле булган әни көндәлегемне сорап алды:

—Бу атнада ничә «биш»ле алдың, улым?

Андагы «ике»леләрне күргәч, ул, ышанмыйча, әле ачып, әле ябып, кат-кат тикшерде.

Балкондагы такталарын санап кергән әти мине читкәрәк тартты:

—  Синең эшме?

Мин җавап бирергә өлгермәдем, ишектә кыңгырау чыңлады, күрше Вахит абый икән.

—  Ни бит әле, малаегызның кыңгыр эше буенча кердем. Кибеттә каравылда торам мин, төнлә язу язган, рәсем ясаган — камерадан карап белдек. Аңа бик зур штраф каралган. Кибет хуҗалары полиция чакырмакчы иде, мин инде әйттем, алар яхшы кешеләр, алай итмик, үзләре юарлар, дидем...

...Мин өйдән чиләк белән су ташыдым, әни кибеттән буяуны бетерә торган сыекча алды — тырыша торгач, ниһаять, кибет диварын чистартып бетердек. Бер сүз дә дәшмәгән әни кайчан орыша башлар дип көттем мин. Болай да инде сытылырга әзер: иреннәрем дерелди, күз яше керфек очында эленеп тора...

Көтмәгәндә, әни кочаклап алды:

—   И-и улым, рәхмәт инде сиңа, тырышкансың, бигрәк матур бүләкләр әзерләгәнсең! Башка вакытта алай уйламыйча эшләмә, яме? Әтиеңнән сора, өлкәннәр белән киңәш. Миңа синең андый зур бүләкләрең кирәкми, тәртипле, акыллы булсаң, яхшы укысаң, безне яратсаң, шул җитә...

...Өстенә шоколад сибелмәсә дә тәмле булган торттан авыз итеп, барыбыз да бәйрәм табыныннан кузгалышкач, киләсе ел календаренда Әниләр көнен кызыл карандаш белән түгәрәккә алып буядым...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев