«Наяннар»
— Абыйлар, егерме тиен акча бирегез әле?
— Абыйлар, егерме тиен акча бирегез әле? — Хезмәттәшем белән парк аша кайтып килгәндә безгә шулай эндәштеләр.
Балалар уйный торган фанер филләр, таганнар янында берничә яшүсмер транзистор «сайраталар». Берсе гитара чиертә. Үзләре аз гына кызмачалар. Ә акча сораучысы, кулларын кесәсенә тыгып, безнең алда басып тора. Ул тәмәке төтене төсле күксел күзләрен безнең аша каядыр бушлыкка төбәгән. Бу күзләрдә бернинди уй-гамь дә, әле генә әйткән сүзләре өчен аз гына уңайсызлану да күренми.
Ни әйтергә бу яшүсмерләргә? «Акча кирәк булгач, трай тибеп йөрергә түгел, эшләргә кирәк», дияргәме. Я булмаса: «Сезнең хәмер түгел, сөт эчәр вакытыгыз әле, энекәшләр»,— дип әрләп-сүгеп җибәрергәме? Юк, барыбер оялмаслар да, гарьләнмәсләр дә болар. Андыйга бер дә охшамаганнар.
Шулай каршылыклы уйлар белән тартышып торган арада янымдагы иптәш кесәсеннән егерме тиенлек көмеш чыгарып әлеге «төтен күзгә» сузды. Яшүсмер моны көтмәгән дә идеме, бер мәлгә югалып калгандай булды. Әмма үзен бик тиз кулга алды. Акчаны учына салды да, авыз эченнән нидер мыгырданып, иптәшләре янына китте. Акча биргән иптәш елмаеп бармак янады:
— Башкача болай эшләмәгез, наяннар!
Наяннар. Бүгенге теләнче-наяннар. Мин кинәт балачактагы бер вакыйганы хәтерләдем.
...Бүгенгедәй яз айлары иде. Җылы яклардан туган ояларын сагынып кайткан сыерчыклар ару-талуны белми сайрашалар. Мин тәрәзәгә борынымны ябыштырып, кошларны күзәтәм. Шул вакыт иңбашларына букча аскан ике яшүсмер безнең ишекне ачып керде. Исәнләштеләр дә сәке кырыена утырдылар.
Шуннан берсе:
— Апа, җырлыйммы?—дип сорады. Үзе, рөхсәтне дә көтеп тормастан, иптәше уйнаган кубызга кушылып җырлый да башлады. Аның тавышы матур, яңгыравыклы иде.
Һаваларда очкан аккош кебек
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган илгә кайттым мин талпынып,
Күз нурларым, сезне сагынып.
Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары оча җилләрдә…
Малай җырлап туктауга, әни, алъяпкыч чите белән күзләрен сөрткәләп, почмакка кереп китте. Аннан ике телем ипи алып чыгып, малайларга бирде.
— Әтиебез сугыштан исән-сау кайтсын... — диде ул.
Мин дә малайларга берәр бәрәңге суздым. Алар уңайсызланып кына алдылар да рәхмәт әйтә-әйтә саубуллаштылар.
— Бушка аласылары килми, эш күрсәтергә тырышалар инде үзләренчә, наяннар,— диде әни малайлар чыгып киткәч.
...Наяннар. Янымдагы иптәш бүген очраган яшүсмерләрне дә шулай атады. Мин кулларына транзистор тоткан, эшсез-тук тормыштан туеп, хәмердән кәеф-сафа эзләгән бу «төтен күз»ләрне, бер сынык ипи сорарга оялып, үзләренчә эш күрсәтеп, җырлап йөргән яшьтәшләре белән янәшә куярга тырышып карадым. Тик булдыра алмадым. Транзистордан көнбатышның поп-музыкаларын тыңлап маймылланучы җиз чәчле бу «наяннар» сугыш елларындагы малайларга гына түгел, бүгенге яшьтәшләренә дә охшамаганнар. Бу «наяннар» егерме тиеп акча сорап көпә-көндез юл кисәләр, төнлә очраганнарның авыз-борынын канатырга да күп алмыйлар, алар үз кәефләре өчен бик күпләрнең кәефен бозарга сәләтлеләр. Мондыйларның учына көмеш тәңкә салырга түгел, кулларына сугарга һәм каты итеп сугарга иде! Сугар кешеләр бар бит. Әтиләр, абыйлар сугышта түгел ләбаса...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев