Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Могҗизалы төш

Тормышта сәер хәлләр еш була...

МОГҖИЗАЛЫ ТӨШ
Тормышта сәер хәлләр еш була. Бервакыт мәктәптән яшь язуы сорадылар. Алып килер көн җиткәч, гадәттә, документларны саклый торган урыннан карасам, яшь язуы юк! Әти дә, әни дә, сеңлем Айгөл дә эзли, табылмый гына! Мин, нишләргә белмичә, идәннән үрмәләп үк эзли башладым. Карамаган урын, эзләмәгән Җир калмады.

Ике атналап вакыт үткәннән соң, бер иртәдә әни төш күреп уянды. Имеш, яшь язуы открыткалар арасында икән. Әни сөйләгәч, йөгереп барып шкафтан открыткалар тутырылган тартманы алып карасам, ни күрим, яшь язуы шунда. Менә шундый могҗизалы төшләргә ничек аптырамыйсың?!

ЮЛ ӘҖЕРЕН ТАВЫКЛАТА
Көзге көннәрнең берсендә, Бөгелмәгә кайтырга дип, Казан — Бөгелмә автобусына утырдым. Чистайга җитәрәк, шофер янына бер әби килеп басты.
— Улым, минем билет Чистайга хәтле генә иде, — дип башлады ул сүзен, һәм гаепле тавыш белән ни өчен үзенең Бөгелмәгә кайтуын, ә билетының Чистайга кадәр генә икәнен аңлатып китте. Кызы биреп җибәргән акча Чистайга чаклы гына җиткән. Алар билет бәяләренең кинәт кенә бик күпкә артуын белми дә калганнар.
— Бәлки, мине Бөгелмәгә кадәр алып кайтырсыз? — диде чарасызлыктан нишләргә белмәгән әби.
Автобус шоферының чырае битараф, усал иде. Уңай җавап ишетмәгәч, әби, кулына ике төргәк тотып, тагын шофер янына килде:
— Бу тавыкларны кызым күчтәнәч итеп җибәргән иде, шулар белән түләп булмасмы соң?
Җавап кыска булды:
— Ярар.
Мәсьәлә хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев