Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Минем дус

Балачакның беренче, ваемсыз, бәхетле өлеше, Акборын дустымны югалту белән тәмамланды бугай, минем өчен...

Безнең авыл бәләкәй. Яшьләр гел китеп бетә. Калганнары да, читкә йөреп эшли, балалар читкә йөреп укыйлар.
Минем абыйлар укыганда, 4 класслы агач мәктәп бар идее әле... Узган ел анысын да бетерделәр. Әти-әни сөйләште-килеште дә, «Баланы интектереп күше авылга йөретеп укытканчы, үзебезгә, барыбызга бергә күчеп китәргә кирәк» — дип карар кылдылар.

— Алай йөреп укуның файдасы-нәтиҗәсе булмас, барыбер, — диделәр бугай. 

Шулай итеп, район үзәгеннән якын гына авылга йорт сала башладылар. Минем, үзебезнең авылдан гайре, башка җирләр күргәнем булмаса да, безнең авыл кадәр матур авыл, матур җирләр булуы мөмкин дә түгел икәненә, тәгаен, ышанычым зур иде.

Безнең авылның инеше, чишмәсе, капка төбендә без «Акборын» белән ауный-тәгәри уйный торган бәбкә үләннәре…

«Акборын» дигәне, ул безнең этебез. Иртәдән кичкә кадәрле без аның белән бергә. Янымда ул булганда, мин, сөзгәк сыердан да, күршеләрнең усал ата казларыннан да, бернидән дә курыкмыйм. Ул мине кыерсытырга берсенә дә юл куймый. ДУС булгач, шундый була ул. Көтү кайта башласа, мин капканы гына ачып куям. Акборын үзебезнең малларны куып кертә, берсен дә үткәреп җибәрми. Чит маллар керергә уйласа да, берсен дә кертми, куып җибәрә. Эре мал, ярар инде, ул үзебезнең тавык-кош, каз-үрдәккә кадәр таный бит. Читләр керсә, ничек итсә итә, куып чыгара. Әти әйтә, «Акборын булганда, безнең ишеккә звонок кирәкми, чит-ят килгәнен, кергәнен хәзер хәбәр итә» — ди.

Этләр, иң элек, йорт хайваннары булмаганнар. Кеше, үзенә ярдәм итсен өчен, ауга йөрер өчен, үзен бәла-казадан саклау өчен кулга ияләштергән, ди, этләрне. Чынлап та инде, дәшми-тынмый гына сине тыңлап, барын да аңлап утыручы дусты булуын кем теләмәс. Каршы әйтми, синең белән бәхәсләшми. Аңлый, тыңлый һәм, кирәк вакытта, мөмкин кадәр ярдәм итә.

Этләрнең төрәре бихисап: зуры, бәләкәе, койрыклысы, койрыксызы,озын җонлысы, кыска җонлысы... Әмма минем Акборын кебек матуры, акыллысы юк.

Быел көзгә миңа укырга керәсе. Шулай дип әтиләр, теге, авылдагы сала торган йортны кызулаталар. Сөйләшүләреннән аңлаганча, атна-ун көннән күчәргә дә мөмкин булачак. Тик минем, никтер, бер дә китәсем килми.
Укыйсы килмәгәннән түгел, мин инде, хәреф тә таныйм, саный да беләм, хәрефләрне язарга да өйрәнеп маташтым... Тик, үзебезнең капка төпләрен, менә бу шомырт агачын, барын-барын да, бер дә генә ташлап китәсе килми шул.

Минем моңсуланганны күреп әни: «Моңайма, улым, дөнья шулай бара инде ул, ир-егет үсә тора, күчә тора. 
Күчкән саен моңайсаң, үсә алмассың!» — ди.

Төянеп күченеп киттек. Мин кабинада утырдым. Бара торгач матур гына елга янын үттек, урманлы таудан юл түбән таба төшә. Тау итәгендә, уч төбендәге кебек, зур авыл куренә. Кояшта ялтыраган ае, манаралары белән мәчет күренә. Авылның уртасында икешәр катлы ике йорт та бар хәтта. 

— Әнә, синең мәктәбең шул ике катлы йортларның берсе инде, диде әти.

Ярар, авылы авыл инде, тик, Акборынның өйдә калуы гына эчне пошыра. Минем уйларымны сизгәндәй, әти, «Кайгырма, улым, Акборының, без юкта, теге йортны саклап тора. Аңа да хуҗа кирәк бит. Менә, бар әйберләрне дә күчереп бетергәч, аны да алып килербез, — ди.

Көннәр үтте, инде мин укый башладым, яңа классташлар, яңа күршеләр... Тик мин, көннән-көн үземнең дустым, Акборынны ныграк сагындым. «Акборын килүгә» дип, әти белән матур итеп эт оясы ясап куйдык. Аны зәңгәр буяу белән буядым. Бер кырына, ак буяу белән «АКБОРЫН» дип, исемен дә язып куйдым. 

Минем, аңа сөйлисе күпме серем, күпме яңалыгым бар. Күпме яңа дусларым, яңа танышларым белән таныштырасым бар. Ул белергә, танырга тиеш. Барын да хәтерләп калырга тиеш. Барын да хәтерләп калырга... Дусларны да дошманнарны да... Ул бит минем иң якын дустым. 

Бер көнне, мин укудан кайтканда, әти белән әни нидер пышылдап сөйләшәләр дә, миңа карап куялар. Ни булганын белгәнче үк, йөрәгем «жу» итеп куйды.

Шунда әти мине җилкәмнән кочты да, «Без Акборынны монда алып килә алмадык, улым...» — диде.

— Ник? Әйдәгез, алайса, мине алып кайтыгыз. Мин чакырсам килә ул, — диеп, мин киенә үк башладым.
Ә әни елап җибәрде. 
— Юк, улым, — диде әти, — тормыш гел рәхәт кенә бармый, анда, кайчак, якыннарыңны югалту кайгысын да кичерергә туры килә.

Иске йортны сүткәндә Акборын өстенә бүрәнәләр ишелгән. Акборын юк инде хәзер. Без аны авылга җирләп калдырдык.
— Ни өчен Акборын бәйдә булган? Ник аның өстенә бүрәнәләр төшергәннәр? Ник карамаганнар?..

Минем үрсәләнеп елаудан булса кирәк, температурам күтәрелгән. Икенче көнне мине район больницасына алып киттеләр. 13 көн больницада ятып чыкканнан соң, әти мине үзебезнең авылга алып ките. Акборынны күмгән җирдә мин бик озак басып тордым. Күз яшьләрем актылар да актылар.

Әти миңа комачауламады, бер читтә тын гына торды. Аннан мин кырт борылдым да «Әйдә, киттек!» — дидем.

Өйгә кайттык. Мин ишек алдына кердем. Акборынга диеп ясаган оя янында, иске бишмәт белән чын-чынлап «көрәшеп», бер бәләкәй генә, ак борынлы көчек мәш килә иде. Аның сабый җүләрлегенә мин елмаеп җибәрдем.
Бу, минем дустым Акборын түгел инде түгелен, шулай да, дуслашырбыз әле, энекәш!

Балачакның беренче, ваемсыз, бәхетле өлеше, Акборын дустымны югалту белән тәмамланды бугай, минем өчен.

Ә тормыш дәвам итә. Әнә, ак борыны белән мине иснәп, танышырга тырышкан тагын бер көчек — эт булмакчы. 
            
АКБАЙ
Ява да ява карлар...
Акбай ник өрә икән?
Кар бөртекләрен, әллә ул
Чебен дип белә микән?

Күбәләкләр дип беләдер, 
Шуңар күрә өрәдер.

Инде тоттым, дигәч кенә,
Күбәләкләр качтылар.
Күбәләкләр кунган җирдә
Бөртек-бөртек тамчылар.

Мәктәпкә йөрми шул Акбай,
Үл әле көчек кенә.
Кар эрегәч, су булганын
Аңлатыйм ничек кенә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев