Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мин андый малай түгел!

Мин уйлый белмәгән әйберләрне уйлый белә иде бу малай.

Автобус тулы халык. Суык дип тормыйлар, авылларына кайталар.

Минем янымда ун яшьлек бер малай туры килде.

—  Каникулга әбиләргә кайтам, — диде ул, кулындагы тортка ишарәләп, һәм кинәт кенә теманы үзгәртте: — Ә беләсеңме мин ничек акча эшлим?

—  Ничек?

—    Мин базардан ручкаларны тартмасы белән алам да, мәктәптә берәмләп сатам.

—  Алалармы?

—  Ручкасы бетсә нишләсен — ала. Мин бит күпкә арттырмыйм, биш-алты сумга гына.

—  Чынлапмы?

—  Әйе... Ә без туганнан туган абыем белән җәй көне авылда да акча эшләдек.

—  Ничек итеп?

—  Юл буеннан тимер-томыр җыеп тапшыр­дык. Аннары шул акчага күп итеп шоколад алдык. Үзебез эшләгән акча булгач күңелле икән.

—  Шулай шул, — дидем. — Тик ул акчага начар әйберләр сатып алма инде.

—  Сез нәрсә, мин андый малай түгел.

Акча турында гына түгел, тагын әллә нәр­сәләр хакында сөйләштек без Алмаз белән: җәй, су коену, кыш, чана шуу... Мин уйлый белмәгән әйберләрне уйлый белә иде бу малай.

«Мин андый малай түгел» дигәне колакта һаман да чыңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев