Мәхәббәт һәм нәфрәт
Чү, елама, кызым. Мин дә еламыйм. Яшьләрем күптән кипте инде минем.
Постта торып бүген таң аттырдым,
Чулпан йолдыз калыкты нурланып,
Чулпан кызым шунда күз алдыма
Килеп басты, сузып кулларын…
Аяк-куллары чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратылган Муса Җәлил һәйкәле яныннан узган саен, акрын җил исүендә әнә шушы шигырьне ишетәм кебек.
Һәйкәл сөйләшә... Әйе, ул Моабиттан Казан Кремле янына кайтып басканнан бирле без — якташлары белән, иле-халкы белән, кызы Чулпан белән сөйләшә. Батыр ир — Муса. Ул, татлы йокыга талган шәһәр өстендәге йолдызларның иң нурлысы — Чулпанга карап, хыялый тавыш белән акрын гына сөйли:
— Кызым, якты йолдызым, саумы? Нишләп тагын озакладың, минем сине ничек сагынуымны белмәдеңме әллә? Әле «төштә, кызым, сине күрдем, чәчләремне сыйпап тарадың, чәчләремне сыйпап тарадың да, ай-һай, әти, озак йөрдең диеп, күзләремә сөеп карадың».
И Чулпаным, очып кына кайтасым, әниең белән икегезне кочагыма алып кысасым бик килгән иде дә бит, тик Алман бүреләре — фашистлар тырнагыннан ычкыну җиңел түгел икән шул.
Анда «минем кулларымны дус урынына богау кысты». Соңгы сулышымда, кызымны күреп үлсәмче! дип кайгырдым. Таш капчыкның тимер челтәрле тәрәзәсеннән таң йолдызы булып син карадың, мине юаттың, көрәшергә көч-куәт бирдең.
Ә дошманнар минем сине өзелеп сагынуымны сизеп алдылар да шуны тозак итеп файдаланмакчы булдылар. «Әгәр фюрерга тугры хезмәт итәргә ризалык бирсәң, кызың белән чынлыкта күрешә алачаксың!» — дип, синең рәсемеңә канлы бармакларын төртеп күрсәттеләр.
Шул мизгелдә кайдадыр, урамда уйнаган балаларның чыр-чуы аша, синең «Әти, әтием!» дигән сөйкемле тавышың ишетелгәндәй булды, йөрәгем өзгәләнүдән ыңгырашып куйдым. Калҗа өмет иткән бүре күзләредәй ялтырады фашистларның күзе. Өзелеп сагынуга түзалмас бу йомшак күңелле шагыйрь, кызын күрер өчен нишләргә дә ризалашыр дип уйладылар бугай.
Мин тиз генә, хәтер күгемдәге таң йолдызым, синең белән сөйләшеп-киңәшеп алдым. Сугышка киткән вакытта сиңа әйткән сүзләрем исемә төште:
Китәм, кызым, якты бәхетебезне
Бирмәс өчен фашист кулына.
Егылсам да алга егылырмын
Киртә булып дошман юлына,—
дигән идем бит мин, хәтерлисеңме? Юк-юк, әтиеңнең хаин булып кайтуын син һич тә теләмәс идең, Чулпаным.
Фашист биргән ирек кешегә бәхет китерәмени?!
Мин тиремне саклап исән калсам,
Үлем миннән аша сикерсә,
Шул яшәүме булыр «хаин!» диеп
Ил битемә минем төкерсә?
Юк-юк, мин хурлыклы коллык юлын түгел, илем-халкым өчен, хаклык өчен данлыклы көрәш юлын гына сайлый алам. Мин Ватаным каршына, синең яныңа якты йөз, тапланмаган намус белән кайтырмын.
Әлегә түзәргә туры килә. Хаклык өчен көрәштә кыенлыкларга түзгәннәр генә аягүрә чыныгып, бронзага әйләнә ала... Син дә түз, бик сагынсаң да, бик саргайсаң да түз, әтиеңнең җиңеп кайтканын көт, күз нурым.
Һәм син көткәнсең. Шыксыз Мырман төрмәсеннән Казан Кремле янына кайтып, шушы мәйданга аяк басу белән каршыларга килгән каләмдәшләрем, көрәштәшләрем, якташларым арасындагы зур кара күзле кызны мин бик тиз танып алдым. Әйе, бу син идең, минем шатлык җырым. Кулларыңда мин яраткан алсу розалар иде. Син чәчәкләреңне миңа суздың. Шул вакыт чәчкә таҗларыдай керфекләреңдә иртәнге чыктай яшь бөртекләре калтыранды.
Чү, елама, кызым. Мин дә еламыйм. Яшьләрем күптән кипте инде минем. Алар илемнең изге туфрагына тама алмадылар. Күпме сабыйның канын эчкән, аларны бәхетле бала чакларыннан, әтиләре назыннан мәхрүм иткән вәхшиләргә карата яшен ташыдай нәфрәт кенә калды миндә. Илебезгә, кызым, сиңа булган яратуым ялкынга әверелеп, Мәңгелек утка кушылды. «Чит ил ташларына тамган яшьләремнең илемә елга булып кайтуын, канымның илем болыннарында кызыл гөл булып шытуын» күрү чиксез сөендерә мине.
Мәхәббәт һәм нәфрәт хисе җиңүче итеп алып кайтты мине, Чулпаным. Шул хис мине яңадан постка бастырды.
Фашист калдыклары яңадан баш калкытканда, планетаның әле бер, әле икенче почмагында сугыш янгыннары кабынып торганда без үз остыбызда булырга тиешбез.
Мәхәббәт һәм нәфрәт безне шуңа чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев