Матурым (хикәя)
Бу фаҗигале вакыйгадан соң инде байтак еллар узды. Матурым үсеп, әти булырга да, бабай булырга да өлгерде.
Аклы-каралы, бәләкәй генә бу маэмайны безнең ишек алдында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул күрендеме, олысы-кечесе ерактан ук дәшә:
— Матурым, Матурым, кил монда! Тегенең теләсә кемгә ягылыр исәбе юк. Килер сиңа, тот капчыгыңны. Маңгай бөдрәләре арасыннан елтырап торган түм-түгәрәк соры күзләре белән башта хуҗасына күтәрелеп карый. Мине чакыручы бу бәндәгә ышанырга ярыймы, янәсе. Ә маэмай хуҗасы Имаметдин елмая. Алгарак чыгып торган калын иреннәре, вак кына үткен тешләре аның үзен дә акыллы маэмайга охшата л лман. Мал иясенә охшый дигән сүз бар. Күрәсең, хуҗа да кайчак үз малына охшый торгандыр.
Этенә күрсәтелгән игътибар Имаметдинның үзен зурлаудан да болайрак. Ул шундук ачылып китеп сөйләшә башлый. Үзе әледән-әле этен күзәтә. Тегесе аз гына ераккарак китте исә, Имаметдинның йөзенә борчылу галәмәте чыга. Хафаланып кычкыра:
— Машина юлына барма, Матурым! Мәйданчыкта гына уйна, Матурым.
Эт бөдрә башын күтәреп карый да, гаепле сыман, бантиклы койрыгын болгый-болгый кире борыла.
Имаметдинның йөзен янә елмаю яктырта. Ул, бөтен дөньясын онытып, эте турында сөйли. Аның сөйләвенә караганда, Матурым өйгә кергәндә ишек төбендә аягын сөртә, ашау-эчү, йоклау, прогулкага чыгу вакытын белеп тора, хәтта көйләрне дә бер-берсеннән аера икән. Радиодан ял концертын рәхәтләнеп тыңлый, телевизор карый. Курайда яки скрипкада уйнасалар, сузып кына шыңшый. Үзенчә җырлый, янәсе. Джаз яки поп-музыканы җене сөйми. Ишетте исә кәефсезләнеп өрергә тотына.
Кайвакыт Матурым, иркәләнепме, көйсезләнепме, биргәнне ашамый. Мондый чакта Имаметдинның хәйләсе әзер:
— Ашамасаң, урамга чыкмыйбыз! — ди ул. Шулай әйтүе була, табакның төбе генә ялтырап кала.
Имаметдин сөйли:
— Беркөнне шулай эштән сырхап кайттым. Диванда ятам. Кулыма ниндидер йомшак нәрсә кагылудан күземне ачсам, ни күрим: Матурым минем кулыма кабартма төртә. Аның колбасадыр, кабартмадыр кебек тәм-томны запаска җыеп куюын белә идем. Авырганга мине жәлләп, үз ризыгын китергән бит, әй. Әйтәм ич, бөтенесен аңлый ул Матурым, кайтарып әйтергә теле генә юк. Русча да, татарча да аңлый. Хатынга: «Әнисе, бу егетне коендырырга вакыт түгелме?»— дисәм, диван астына кереп кача, мошенник. Коенырга яратмый. Судан курка. Шул, Игъламетдинебез батып үлгәннән бирле судан куркып калды...
Улының исемен телгә алуга күршемнең соры күзләре дымлана. Ул тамагын еш-еш кыргаларга тотына.
Әйе, аның малае Игъламетдин онытырлык хәсрәт түгел шул. Тупырчык кебек ул малай минем дә күз алдымнан китми. Аклы-каралы бу маэмайны да ул алып кайткан иде. Аны «Матурым» дип атаучы да шул булды.
Бер язда Имаметдин семьясы белән диңгез буена ял итәргә китте. Күктүбә дигән җиргә. Аннан исә малаеның җансыз гәүдәсен күтәреп кайттылар.
Фаҗига болай була. Диңгез ярына кызынырга төшәләр. Игъламетдин яр буенда комнан ныгытма ясап уйный. Матурым да аның янында чуала. Җилле көн. Тау-тау дулкыннар яр буена ишелеп киләләр дә малай төзегән ныгытмага җитәр-җитмәс, арып, кире чигенәләр. Игъламетдин моңа сөенә, кулларын чәбәкли, аннан тагын төзи башлый. Ул шулай мавыгып, куәтле бер дулкынның үзен күтәреп алуын һәм диңгезгә чигенүең дә сизми кала.
Башларын комга терәп яткан ата белән ана уйламаган-көтелмәгән бу хәлне шулай ук искәрмиләр. Яннарында Матурым шыңшып-чабулап йөри башлагач, карасалар, яр буе буп-буш. Малай юк!
Игъламетдинне икенче көнне Күктүбәдән ун-унбиш чакрым ераклыктагы яр буеннан табалар. Малай белән туйганчы уйнаган дулкыннар аны ярга чыгарып куйганнар, күрәсең. Ләкин алар Игъламетдиннең сулышын үзләрендә алып калганнар. Әйе, диңгезнең шаяруы да хәтәр шул…
Малайны бөтен ишек алды кызганды. Бик ягымлы, җан җылымлы иде шул. Хайваннарны бик ярата иде.
Хуҗасын җирләгәннән соң Матурым бик озак кайгырып йөрде. Ашау-эчүенең дә рәте булмады. Берничә тапкыр аны малайның кабере өстеннән табып алып кайттылар. Каберне казып ята икән. Хуҗасын коткармакчы күрәсең, бахыр.
Бу фаҗигале вакыйгадан соң инде байтак еллар узды. Матурым үсеп, әти булырга да, бабай булырга да өлгерде. Хәзер ишек алдында аның үзе шикелле аклы-каралы бөдрә малайлары, оныклары чабып йөри. Ә Имаметдинның бүтәнчә бала-чагасы булмады. Ул бөтен мәхәббәтен улының яраткан эте Матурыма күчерде шикелле…
— Кунак булып кер әле, күрше,— диде Имаметдин миңа.— Малайларыңны да алып кер. Алар Матурымны яраталар бит. Бергә-бергә уйнарлар. Матурымның кызыкларын үзең дә күрерсең.
— Керермен, Имаметдин, һичшиксез, керермен,— дидем мин, Матурымның йомшак йонлы аркасыннан сөеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев