Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кы­тай­ча исән­ләш­тек

Фатыйма Гыйльметдинова – Башкортостанда яшәп иҗат итүче язучы. Быел ул Ябык әдәби бәйгедә «Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясендә III урынны яулады. Бүген сезнең игътибарыгызга аның хикәяләрен тәкъдим итәбез.

Без класс­та би­шәү­без. Өч ма­лай, ике кыз. Әл­фис бе­лән Әл­гиз - иге­зәк­ләр. Та­гын Ил­наз исем­ле ма­лай бар. Ә кыз­лар— Гөл­шат һәм мин. Исе­мем Гөл­чә­чәк.

Көн дә ир­тән укы­ту­чы апа­быз­ны:

—И- сән- ме-се- е- з!—дип кар­шы ала­быз.

Кай­бер көн­не «Зд­равст­вуй­те!», кай­бер көн­не «Һау­мы­һы­гыҙ!» дип әй­тә­без, кай­бер көн­не, дәш­ми ге­нә, сол­дат­лар­ча честь би­реп кар­шы­лый­быз. Ә бер­көн­не без апа­ны кы­зык итәр­гә бул­дык. Дә­рес­кә кың­гы­рау шал­ты­рау бе­лән, шкаф­лар­га ке­реп кач­тык. Арт­та, сте­на янын­да, те­зе­леп то­ра­лар алар. Һәр­бе­ре­без ки­е­мен үз шка­фы­на элә. Баш ки­е­ме ку­яр­га да уры­ны бар, ачар өчен кул сы­еш­лы тү­гә­рә­ге дә. Шкаф­лар уңай­лы.

Әнә шу­лар­га ке­реп кач­тык та, те­ге кул сы­еш­лы тү­гә­рәк­ләр аша кү­зә­теп, тын да ал­мый уты­ра­быз. Апа ниш­ләр икән? Без­не кил­мә­гән­нәр дип уй­лый ин­де ул!

—И­сән­ме­сез, ба­ла­лар!—дип ки­леп кер­де дә, апа­быз, буш пар­та­лар­ны кү­реп, ап­ты­рап кал­ды.

—Бер­кем дә юк?—дип шак­кат­ты ул,—Кай­да ми­кән ми­нем Гөл­шат бе­лән Гөл­чә­чә­гем? Ил­наз, Әл­фис, Әл­ги­зем кай­да икән!

Әл­гиз шәп кач­кан, сүз дә юк. Ил­наз тук­тау­сыз та­нау тар­та. Гөл­шат бе­лән ми­нем ты­е­лып кө­лә-кө­лә хәл­ләр бет­те. Әл­фис­нең бер ая­гы шкаф эче­нә сы­еп бет­мә­гән бе­тү­ен, тик аның та­выш-ты­ны юк. Апа һа­ман бер­ни сиз­ми, ап­ты­рап сөй­лә­нү­ен дә­вам итә:

—Кем­не укы­там ин­де? Бик кы­зык­лы әки­ят тә укыр­мын ди­гән идем.

Бу урын­да Әл­гиз түз­мә­де, «эх!» дип куй­ды.

Апа һа­ман сиз­ми!

—Бул­ма­са, мин 2нче класс уку­чы­ла­рын алып ке­рим әле. Әки­ят­не алар­га укыр­мын,—дип, апа­ның ишек­кә бо­ры­луы бул­ды, без би­ше­без биш шкаф­тан идән­гә тә­гә­рә­дек. Апа­быз аһ ит­те.

Ярый әле ва­кы­тын­да чы­гып кү­ре­неп өл­гер­дек! Уты­рыр­лар иде бу­гай 2нче класс­лар без­нең апа­га ка­рап, без­нең әки­ят­не тың­лап!

Икен­че көн­не апа­ны нык ях­шы итеп кар­шы алыр­га бул­дык. Әл­фис бе­лән Әл­гиз кы­тай­ча өч сүз бе­лә­без ди­де­ләр. (Та­тар­ча да, урыс­ча да, баш­корт­ча да бул­ма­гач, кы­тай­ча­дыр ин­де.) Сүз­ләр бо­лай: «Гу­тен таг*», «Ауф­ви­дер­зейн»­—и­сән­лә­шү-сау­бул­ла­шу сүз­лә­ре икән. Ә өчен­че сүз­не мәк­тәп­кә кил­гән­че оныт­кан­нар ма­лай­лар, ис­лә­ре­нә тө­ше­рә ал­ма­ды­лар.

Бе­рен­че дә­рес­кә кың­гы­рау шал­ты­ра­ды. Без тын кал­дык. Эч­тән ге­нә те­ге сүз­ләр­не ка­бат­ла­дык.

Ишек­тән апа­быз кү­ре­нү­гә бер­та­выш­тан:

—Ауф­ви­дер­зейн*!—дип сә­лам­лә­дек.

Ул ара­да Әл­фис те­ге өчен­че сүз­не дә исе­нә тө­шер­де.

—Хэн­де Хох*!—дип бар кө­че­нә кыч­кыр­ды ул, исе­нә тө­шер­гән­гә чын кү­ңел­дән сө­е­неп.

Фа­тый­ма Гыйль­мет­ди­но­ва

 

*Guten Tag-(нем.)Гу­тен Таг— доб­рый день

*Auf Wiedersehen –Ауф­ви­е­дер­зейн— до сви­да­ния

*Hände hoch –Хэн­де Хох— ру­ки вверх

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев