Кыш әбинең шуклыгы
Кыш әби бик ачуланды: дөньядагы бөтен җан иясен бетерергә уйлады. Иң элек ул кошлардан башларга чамалады: алар үзләренең чыр-чыр килгән тавышлары белән әбине туйдырып бетергәннәр иде.
Кыш әби бик ачуланды: дөньядагы бөтен җан иясен бетерергә уйлады. Иң элек ул кошлардан башларга чамалады: алар үзләренең чыр-чыр килгән тавышлары белән әбине туйдырып бетергәннәр иде.
Кыш салкын җил өрдерде, урман, әрәмәләрдәге агач яфракларын өзеп, юл буена очыртты. Кошларга беркая барырга урын калмады: көтү-көтү җыелышып, киңәшә башладылар. Җыелдылар да кычкырыштылар һәм биек тау аркылы зәңгәр диңгез артына, җылы илләргә очып киттеләр. Чыпчык калган иде, ул да салам арасына яшеренде.
Кыш кошлар артыннан куып җитә алмаганын күрде. Шуннан соң җанварларга ташланды. Кырларны кар белән каплады, урманнарны көрт белән күмде, агачларны бозга киендерде һәм салкын артыннан салкын җибәреп кенә торды. Усал суыклар берсе артыннан берсе килеп кенә торалар, бер чыршыдан икенчесенә сикерешәләр, шарт-шорт киләләр, җанварларны куркыталар. Җанварлар курыкмадылар; берәүләренең җылы туннары бар, ә икенчеләре тирән ояларына яшеренделәр; тиен агач куышында чикләвек яра, аю үзенең өнендә табанын суыра, куян сикереп җылына, атлар, сыерлар күптән инде җылы абзарларда печән күшиләр, җылы су эчәләр.
Кыш, тагын да катырак ачуланып, балыкларга җитешмәк-че булды, берсеннән-берсе усалрак салкыннар җибәрде. Суык тиз-тиз йөгерә, чүкеч белән каты итеп шакый: балтасыз, пычкысыз килеш күлләрдә, елгаларда күперләр сала. Елгалар, күлләр катты, ләкин өстән генә; ә балыклар барысы да төпкә төштеләр, боз астында тагын да җылырак.
— Тукта әле,— диде Кыш,— кешеләргә бәйләнеп карыйм әле.
һәм тагы берсе артыннан берсе усалрак салкыннар җибәрә башлады. Салкыннар тәрәзә пыялаларына бизәкләр төшерделәр; стеналарны, ишекләрне шакыдылар, бүрәнәләр шартлап ярылды. Ә кешеләр мичләренә яктылар да кайнар белен пешерделәр, үзләре кыштан көлделәр. Ә инде урманга утынга барасы булса, толыбын, итеген, җылы бияләйләрен кияләр дә агач кисәргә тотыналар, шыбыр тиргә баталар. Кышны мыскыл иткәндәй, юл тулып, олаулар сузылды: алардан пар бөрки, олаучылар таптандылар, кулларын кулга суктылар, иңсәләрен сикерттеләр, салкынны мактадылар. Кыш хәтта бәләкәй балаларның, да үзеннән курыкмавына бик гарьләнде. Балалар тимераяк, чана шуа бирәләр, кар атышып уйныйлар, Кыш бабай ясыйлар, тау өяләр, тауны су белән катыралар, җитмәсә тагын: «Тау катырышырга кил әле»,— дип, суыкны чакыралар. Кыш ачуыннан берәр малайның колагын, икенчесенең борынын чеметә, колак-борыннарын ап-ак итә. Ә малай тота да кар белән уа. Шуннан соң бите ут кебек яна.
Кыш, тырышып-тырышып та булдыра алмагач, ачуыннан елап җибәрде. Салам буйлап кышның күз яшьләре акты. Күрәсең, яз якынлаша торгандыр.
(К.Ушинскийдан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев