Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кырмыска турында баллада

Кырмыска күз чите белән генә кояшка карап алды. «Үләннәрне дә җылытмый, әллә көзгә авышып бара ин­де көннәр» дип уйлады ул.

Тик бу күңелсез уен шунда ук онытты. Чөнки сукмактан, портфелен селки-селки, Вә­ли килә иде. Иреннәре селкенә — димәк, якты күзле ма­лай нидер җырлый. Анысы әйбәт. Димәк, аның кәефе яхшы. Гомумән бик әйбәт ул якты күзле малай. Тимер юл буендагы тар сукмактан үткәндә, Кырмысканың үзе­нә түгел, тәпиенә дә басканы юк. Әле бервакыт хәтта ул, Кырмысканы учына алып, күзләренә якын ук китерде. Кырмыска шаккатып тел шартлатты — күзләре кояш кебек зур һәм якты икән аның. Ә тешләре?! Шулай да курыкмады Кырмыска, Вәлинең изге ниятле малай бу­луын елмаюыннан сизде. Җылы уч төбендә әрле-бирле йөр­де дә кул аркасына чыкты. Вәлинең кул аркасында тыр­налган урын бар иде — Кырмыска аны әйләнеп узды. Инде Вәли шаккатып тел шартлатты, башын чайкады, Кыр­мысканы саклык белән генә үлән яфрагына җибәрде.

Әнә шул көнне танып калды инде Кырмыска Вәлине, һәм нәкъ шул көнне аның күңелендә кояш кебек якты күзле малайга нинди дә булса яхшылык эшләү теләге уянды.

Вәли мәктәпкә йөри торган сукмакка иелеп үскән үлән башларын борып куйды Кырмыска, җил очырып китер­гән сары яфракларны сукмак читенә сөйрәде.

Күрәдер якты күзле малай, күрми үтмидер Кырмыс­каның болай тырышып йөрүен — йөзе һәрвакыт җиргә, сукмакка төбәлгән була ич аның — тик иелеп карарга вакыты гына юктыр.

Ә бүген — менә бәхет! — күрде бугай ул Кырмыска­ның тирләп-пешеп сукмакны чистартуын — чүгәләде. Кырмыска әле генә үзе сөйрәп килгән чәчәк орлыгына менеп басты. Вәлинең игътибарын алай гына җәлеп итә алмагач, якындагы үлән яфрагына күчте, сыгылмалы са­бак буенча чәчәк таҗына йөгереп менде, алгы тәпиләрен югалап алды һәм үзенә дә чак кына ишетелерлек тавыш белән Вәлигә эндәште:

— Исәнмесез, якты күзле малай!

Вәлинең иреннәре сизелер-сизелмәс кенә кыймылдап куйды.

«Исәнләшүедер инде» дип уйлады Кырмыска һәм Вә­линең күзләренә карады.

Ул да түгел, Вәли, портфелен шпал өстенә ташлап, ти­мер юл буена сузылып ятты, колагын рельска куйды. Күптән, бик күптән кызыгып йөри иде инде ул ерактагы поезд шавын әнә шулай, колагын рельска куеп тыңлар­га. Бүген теләген тормышка ашырды, ниһаять. Тик бө­тен игътибарын биреп тыңласа да, таныш гөрелте ише­телмәде.

Кырмыскага бер дә ошамады Вәлинең мондый кыла­нышы. Ул акрын гына җиргә төште, Вәлинең ботинка­сыннан сукмакка кадәр салынып торган бауларның ял­тыравыклы очларын күздән кичереп чыкты. Аннары, бик озак йөгерә торгач, тәпиләрен тидерер-тидермәс кенә Вә­линең колак яфрагына, яңагына, аннары йомшак иягенә менде. Вәлинең якты күзләре йомылган, болай да озын керфекләре тагын да озынаеп киткән, ул татлы йокыга талган иде.

Кырмыска бөтен җаны-тәне, үзенең кырмыска акылы белән сизде — якты күзле малай монда йокламаска ти­еш. Ә Вәли Кырмысканың уйларына төкереп тә бирми — мышнавы мышнау.

Баш очыннан, бик яман фырылдап, чыпчык очып уз­ды. Кырмыска Вәлинең колак артына кереп шылды, югыйсә ышаныч аз ул борчак күзләргә — эләктерде китте, ычкынып кара аннары аның килбәтсез томшыгыннан!

Әллә уяна инде якты күзле малай. Киерелде, терсә­ген язып җибәрде. Бер кулы кояш җылытып өлгергән рельс өстенә үк барып җитте. Кырмыскага бусы бигрәк тә ошамады. Бер дә күңеле тартмый иде Кырмысканың шул ялтыравыклы озын-озын тимерләрне. Иртән бик сал­кын була, көндез ут кебек кыза — тәпиләреңне тидерер хәл юк.

Кырмыска Вәлинең җиңе буйлап йөгереп китте, җиң җыерчыкларыннан менә-төшә бара торгач, уч төбенә ки­леп җитте. Учы теге көнге кебек җылы түгел иде бүген Вәлинең. Ә рельс ничегрәк икән? Кырмыска рельсның җылымы, салкынмы икәнлеген белер өчен, бармаклар ара­сыннан гына тәпиен сузып караган иде — рельс ерак булып чыкты. Кырмыскага ике бармак арасына бөтен гәүдәсе белән керергә туры килде. Әллә Вәлинең кулы кытыкланып китте инде шунда — ул кинәт кенә бармак­ларын бергә укмаштырып куйды. «Әни!» — дип кыч­кырды Кырмыска, муены авыртуга чыдый алмыйча. Ишетте бугай якты күзле малай, ишетте Кырмыска та­вышын — йокы аралаш нәрсәдер мыгырданып алды да бармакларын җәйде. «Уф! — дип иркен сулады Кыр­мыска. — Якты күзле малай мине ялгыш кына кыскан булган, күрәсең. Колаклары да әрекмән яфрагы кадәр шул аның, минем тавышны гына түгел, борча кычкырганын да ишетер».

Карасана, тимердә икән инде аның тәпиләре. Кауша­выннан рельска төшкәнен сизми дә калган икән Кыр­мыска.

Бераздан Кырмыска, Вәлинең нечкә бармагына менеп, офыкка карады. Башта ул, күзләре чагылганлыктан, бер­ни дә күрмичә торды, аннары бөтен гәүдәсе белән калты­ранып куйды.

Семафор борылышыннан, олы кара тап булып, тавыш­сыз гына поезд шуып килә иде.

Кырмыска, якыная, зурая барган кара таптан бигрәк, рельс дерелдәвеннән сизде эшнең нәрсәдә икәнен. Озак­ламый сукмак буенда, коточкыч җил куптарып, кырмыс­ка шәһәре кадәрле тәгәрмәчләр тәгәрәп узачак.

Кырмыска ал тәпиен каш өстенә куеп, инде шаулавы да ишетелә башлаган куркыныч машинага берничә се­кунд карап торганнан соң, тиз генә Вәлинең уч төбенә менәргә теләгән иде, тәпие таеп китте дә янә ике бармак арасына егылып төште. Сикереп торгач кагынып та тор­мыйча — кагынырга вакыт калмаган иде инде — шома тимер буенча йөгереп үтим дигәндә генә, Вәли янә бар­макларын кысып куйды. «Беттем, — дип уйлады Кыр­мыска. — Якты күзле малайга бер генә яхшылык та эш­ләмичә үләм икән!»

Рельсның калтыравы көчәйде. Кара шәүлә якынайды, урман өстенә күтәрелгән кояшны каплады. Ләкин Кыр­мысканың үз хәле хәл иде. Вәлинең бармаклары арасын­нан ычкынырга тырышып, бар көченә тыпырчынды ул.

«Әллә юри кыса инде» дигән кыска гына уй үтте Кыр­мысканың нәни башыннан. Ниһаять, ул түзмәде, үз-үзен белештермичә, Вәлинең бармак буынын тешләп алды.

Вәли җәлт итеп кулын язды, күзләрен ачты, тиз генә сикереп торды, бөтенләй якында гына поезд тавышы ишеткәч, портфелен эләктереп, тимер юлдан читкә тай­пылды. Рельсның әле генә Вәли кулы яткан турысыннан, токы-токы килеп, олы чуен тәгәрмәчләр уза башлады.

Поезд җиле басылгач, Кырмыска, үләннәр арасыннан чыгып, озаклап Вәли киткән якка карап торды.

— Үпкәләмәс микән инде, ялгыш тешләгәнне аңлар микән? — дип борчылды ул һәм, якты күзле малайга ка­бат нинди дә булса яхшылык эшләү турында хыяллана-хыяллана, поезд җиле белән сукмакка очып төшкән үлән сабагына барып ябышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев