Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кыхмырый, мыхмырый һәм шыхмырый

Мөрәдис бик сүзчән малай. Биргән соравын бер­кайчан да җавапсыз калдырмас. Белмәсә дә сөйләр.

Күзен дә йоммас. «Сүз эзләп кесәгә кермәс»,— диләр андыйлар турында. Дөрестер...

Әле бүген генә Мөрәдистән:

—   Кыхмырый нәрсә ул? — дип сорадым. Юри, әлбәттә. Кая ул аптырау! Керфеге дә селкенмәде. Чатнатып сөйли дә башлады.

—   Кыхмырый ул, дускай, бик тәмле ризык,— ди.— Төньяк ярымшарның көньяккарак урнашкан өлешендә кеше ерып чыгалмаслык джунгли бар. Менә шул джунглида чимбия дигән бер кабилә яши. Халкы бик тырыш. Гадел. Галимнәр исәпләп чыгарганнар: ике йөз утыз тугыз кеше яши икән бу кабиләдә. Менә шул кабилә халкы көз җитәр-җитмәстән үк кыхмырый дигән агачның җимешләрен җыеп ала. Җыеп ала да шикәрсез генә вәринҗә кайната. Тәме... Кыхмырый-дан җир җиләге белән балан һәм шомырт кушылган тәм килә. Шул вәринҗәне ашап караган кешеләрнең күбесе телен йота язган. Борын-борыннан килгән га­дәт буенча кабилә халкы вәринҗәне ипигә ягып ашый...

—   Соң бит, Мөрәдис,— дим мин,— кыхмырый — ул ашый торган нәрсә түгел...

Мөрәдис минем сүзне әллә ишетте, әллә ишетмәде Сөйләвен дәвам иттерде: —  Алар ипинең өске ягына түгел, киресенчә, аскы ягына ягып ашарга яраталар...

—  Соң бит, Мөрәдис...

—  Дөрес әйтәсең,— диде Мөрәдис.— Кыхмырый исемле икенче нәрсә дә бар. Ул велосипед белән көй­мәгә охшаган бер техника шунда. Экваторның сиге­зенче параллелендә яшәүче җирле халык көзге урып-җыю чорында аны ат урынына бик теләп файдалана...

—  Соң бит, Мөрәдис, кыхмырый агач та, велоси­педка охшаган көймә дә түгел! — дип кычкырдым мин, тәмам ярсып.— Мин уйлап чыгарган сүз генә бит ул...  Син ни шыттырырсың микән дигән идем...

—  Дөрес әйтәсең, кыхмырый дан тыш, мыхмырый дигән аппарат та бар,— диде Мөрәдис тыныч кына.— Ул, син әйткәнчә, борчак шыттыру җайланмасы. Аны көнчыгышның көньяк-көнбатышында яшәүчеләр...

«Каян килде бу минем башыма «кыхмырый» дигән сүз?» — дип тиргәдем үз-үземне. Ләкин тиргәүдән ни файда соң?

...Аңыма килгәндә, Мөрәдис мыхмырый турында сөйләп бетереп, мыхмырый белән шыхмырыйның оча торган тәлинкәләргә бәйләнеше турында сөйли башла­ган иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев