Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Курай

2нче март - күренекле әдибебез Әмирхан Еникинең (1909-2000) туган көне. Исән булса, аңа 112 яшь тулган булыр иде.

Күптән түгел Сәгыйть дус (Сәгыйть Агиш — күренекле башкорт язучысы.— Ә.Е.) миңа курай турында шушы легенданы сөйләде:

«...Бик борын заманда безнең җирләрдәге бер хан үсмер малайларны берәм-берәм чакыртып, шулардан чәчен кырдыра торган булган. Әмма чәч кырган малай­ларның берсен дә хан кире кайтарып җибәрмәгән —-һәркайсын шунда ук үтертә икән. Шулай итеп, ханның чәчен кырган күп кенә малайлар һәлак булганнар. Ни өчен хан аларны үтерткән — моның сәбәбен берәү дә белмәгән... Менә көннәрдән беркөнне бер ялгыз хатын­ның бердәнбер малаена да чират җиткән: хан чәчен кыр­дырырга аны да чакырткан. Малай хан сараена китәр алдыннан әнисе аңа төче икмәк пешереп биргән: мә, улым, тамагың ачкач, утырып ашарсың, дигән.

Малай төче икмәкне кыстырып сарайга киткән, хан янына барып кергән һәм күп сөйләшеп тормастан хан­ның башын бик әйбәт юешләп, үткен пәке белән чәчен кыркып төшергән. Менә шул чакта ул гаҗәеп бернәрсә күргән: ханның башында имән бармак чаклы мөгезе бар, имеш!.. Хан да шүрәле сыман мөгезле, имеш!..

Малай эшен бетергәч, хан аңа әйткән: «Син инде ми­нем мөгезне күрдең, ханның мөгезе бар икән дип сөйләп йөрерсең,  шуңа күрә  мин  сине үтертәм»,— дигән. «Ярый,— дигән малай, бер дә каушап тормыйча,— тик син миңа шушы икмәгемне генә ашап алырга рөхсәт ит»,— дигән. Хан рөхсәт иткән. Малай төче икмәген ипләп кенә ашарга тотынган. Ул, ашыкмыйча, авызын чәпелдәткәләп, бик тә тәмле итеп ашый икән. Хан да моның ашаганын карап тора торгач, кызыгып киткән: «Икмәгең бик тәмле күренә, кая, миңа да әзрәк сынды­рып бир әле»,— дигән. Малай чамалап кына сындырып биргән. Хан ашый башлаган һәм исе китеп, малайдан: «Нигә бу икмәк шул хәтле тәмле?» —дип сораган. Ма­лай:  «Әнием аны үзенең күкрәк сөтенә изеп пешерде шул!» — дип җавап биргән. Моны ишеткәч, хан шактый аптырап калган:  «Алайса без синең белән бер ананың сөтен капкан булып чыктык, без хәзер бертуганнар була­быз бит!»—дигән. Малай дәшмәгән. Ә хан уйланып: «Бертуганны үтерергә ярамый бит әле, менә хикмәт нәрсәдә! — ди икән.— Ләкин үтертмичә дә булмый, чөнки син минем мөгезне күрдең, халыкка сөйләп йөрерсең. Инде нишләтергә сине?..»

Малай бу юлы да дәшмәгән, һаман тәмләп кенә төче икмәген ашый биргән. Шуннан соң хан, бераз икеләнеп торгач, малайга әйткән: «Ярар, мин сине үтертмим,— дигән.— Ләкин бер шартым бар. Кырда кура дигән бер көпшә үсә, син аның кипкәнен чокыр башыннан табар­сың. Менә шул көпшәне кисеп ал да минем мөгез турын­да сөйлисең килгән саен шуңа гына өрә торган бул... Аңладыңмы?.. Мөгез турында — ләм-мим!.. Телең кычыта башлады исә, көпшәне генә сызгыртырга тотын!.. Килеш­текме? »

Малай: «Ярый, риза»,— дигән, шуннан хан аны өенә кайтарып җибәргән.

Малайның вакыт-вакыт мөгез турында бик сөйлисе килеп китсә дә, вәгъдәсен бозмаган. Сөйлисе килгән саен, әлеге шул кырдан кисеп алган көпшәсен «гү... гү» өрергә тотына икән. Тора-бара ул көпшәнең түбән очына ти­шекләр дә ясаган. Тишекләргә баскалап, көпшәдән нечкә-калын тавышлар да чыгара башлаган. Шулай итеп ма­лай төрле көйләр уйнарга өйрәнеп киткән. Хәзер инде ул ханның мөгезен сөйлисе килгәндә генә түгел, ә телдән әйтә алмаган берәр уе, хәсрәте бар чакта да көпшәсен алып уйный икән. Искиткеч моңлы-матур уйнаган ул, кешеләр аны таң калып тыңлаганнар. Кеше теле әйтеп бирүдән гаҗиз хисләрне кузгатучы курай дигән гаҗәеп нәрсә әнә шулай туган, имеш!»

Бу легенданы яңарак ишетсәм дә, курайның үзен миңа бик яшьли күрергә һәм тыңларга туры килде. Безнең Дәүләкәнгә терәлеп кенә торган Яңа Көрмәнкәйдә курай уйнаучы бер карт бар иде — менә шул картны хәтерлим әле мин... Тик минем балалык хәтеремдә аның кураен­нан бигрәк башка ягы ачык сакланган. Хикмәт шунда, Тимербай карт курайчы гына түгел, балыкчы да иде. Һәм без, Дәүләкән малайлары, Дим тугаена барган чакта Ти­мербай картның шундагы күлләрдә тар гына бүрәнә ка­екка утырып, сыңар ишкәге белән камышларлы ера-ера нәрәтә куеп йөргәнен гел күрә торган идек. Ул кояштан, Җилдән бакырга әйләнеп, какланып беткән, бик чандыр бер кеше иде. Балакларын тезенә чаклы сызганган, күлмәгенең алдын ыштан бөрмәсенә кыстырган, үзе һәрва­кытта ачык, ә башында беләүләнеп каткан түбәтәй... Аннары тагын шул ук ыштан бөрмәсенә бәйләп, ул иске күн кыныда кечкенә үткен пычак та йөртә иде. Бигрәк тә менә шул пычакка безнең күзебез яна иде һәм, әйтергә кирәк, бу пычаклы бабайдан без әзрәк кенә курка да тор­ган идек.

Соңыннан Тимербай карт нәрәтәгә кергән бик шәптабан һәм кара балыкларны иске кәрзингә тутырып, өстен яшел үлән белән каплап, Дәүләкән урамында, ыштан балакларын да төшермәгән килеш, сатып йөри иде.

Аннары инде, үсә төшкәч, мин аның курайда уйна­вын да хәтерли башладым. Әйбәт, оста уйный идеме ул — мин әле белми идем, әмма өч-дүрт тишегеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, эче куыш, җип-җиңел, кибеп беткән көпшәдән шундый гаҗәеп озын көйләр чыгара алуына хәйран кала торган идем. Бер могҗиза булып тоела иде ул миңа, һәм мин, кем өрсә дә курайдан шу­лай көй-моң чыгара аламы икән, дип, баш вата идем. Билгеле инде, минем курай дигән шул җип-җиңел көпшәне тотып өреп карыйсым килә иде... Ләкин Ти­мербай карт кураен юри генә, карар өчен генә дә һич­кемгә тоттырмый иде. Уйнап беткәч, ул кураеның ба­шын ни өчендер ялаштырып ала да аннары күлмәк изү­еннән каядыр эчкә үк тыгып куя. Бу да мине бик гаҗәп­ләндерә иде.

Әмма минем курай белән чынлап торып сихерләнү­ем тагы да үсә төшкәч, унөч-ундүрт яшьлек чагымда бул­ды. Беләсез, бу шундый вакыт инде — күңел кыллары үзеннән-үзе тибрәнеп, йөрәктә җыр-моң туарга гына тора! Хыялның да бик җилкенгән, эзләнгән, очынган чагы!.. Нәкъ менә шушы чакларда миңа курайны еш кына ише­тергә дә туры килде.

Безнең күршедә генә Миңнегәрәй исемле башкорт тора иде. Аның ике аты бар. Шул атларын тәңкәле камыт-эшлияләр белән читән тарантаска җигеп, поезд килүгә Дәүләкән станциясенә чыга һәм поезддан төшкән кымыз­чыларны утыртып, Дим буе авылларына илтеп куя тор­ган иде. Бу аның төп кәсебе, атларын һәрвакыт таза, көр тота, ә көз җитеп, беренче кар төшкәч, шул атларның берәрсен иярләп, төлке, бүре сугарга да чыга иде. Шуның өчен генә ул ике бурзай да асрый иде. Кыскасы, бик егет кеше иде безнең күрше Миңнегәрәй агай.

Менә шул Миңнегәрәй агайга базар көннәрендә Дим буеның берничә мулласы, әйтик, Шәрип авылыннан Кот­лыяр мулла, Казанголдан — Исхак мулла, Япардан — Са­фуан мулла гел килә торганнар иде. Бу өч мулла бик дуслар иде, ахрысы, чөнки кайчан карама, алар һәрва­кыт бергә булалар иде.

Аларның базарда бернинди сату-алу эшләре юк, иртән­ге якта чыгып, базарны бер әйләнәләр дә үзләре кебек тагын берничә мулланы яки бай башкортны ияртеп кай­талар һәм Миңнегәрәй агайның түр сәкесендә көне буе диярлек ашап-эчеп, курай тартып, җырлашып утыралар... Эллекке ихата арасында тәбәнәк читән генә, ә күрше өйнең тәрәзәләре киңенчә ачык, шунлыктан барысы да — сәке­дәге чирек-чирек кымызлары да, табак тулы итләре дә һәм кунаклар үзләре дә ап-ачык күренеп тора. Гомумән, башкорт муллалары ашап-эчеп утыруларын берәүдән дә яшермиләр иде. Исерә калсалар да гаеп итүче юк — мул­ла да кеше!

Менә шул ачык тәрәзәләрдән инде бервакыт, абзыка-ем, курай белән җыр агыла башлый!.. Һәм мин шуны ишетүгә, барган җиремнән капкынга эләккәндәй, шып тукталып кала идем. Һич ычкына алмый идем мин ул татлы әсирлектән... Бөтен дөньямны онытып, ләззәтеннән, сызландыруыннан җыларга җитешеп тыңлыйм да тың­лыйм... Күз алдымда үзенең якты киңлекләре, тын түбәләре, ак тирмәләре, утрауда йөргән җылкылары белән кылганлы дала әкрен генә җәелә дә җәелә... Бик биектә бөркет салмак кына йөзә. Еракта ялгыз җайдак шәүләсе күренеп кала, әллә кайда гына әрлән сызгыруы ишетелгән кебек була... Һәм иң гаҗәбе, шул далада ак тастарлы җиңгәнең муенына корык салган бияне савып утырга­нын бик ачык итеп күрә торган идем. Бу шулхәтле ачык-җанлы булып күз алдына килә, мин хәтта җиңгәнең ике тез арасына янтайтыбрак кыстырган агач чиләген дә, шул чиләккә биянең ике имчәгеннән алмаш-тилмәш бәреп төшкән нечкә генә сөтне дә күргәндәй була идем... Әнә шулай әллә кайларга алып китә, хыялый итә иде мине бу башкорт курае, башкорт җыры!

Курайчыны берничә мәртәбәләр күрсәм дә, мин аның кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым. Аны шул муллалар үзләре базардан ияртеп кайталар иде. Аз гына кылый, аз гына шадра, озын буйлы бу агай, минемчә, бик шәп курайчы булгандыр. Бик дәртләнеп, бик рәхәтләнеп, ничектер җиңел итеп, гүя уйнап кына тарта иде ул үзенең кураен! (Аның сирәк кенә текле ирене кураен китереп терәмәс борын ул үзеннән-үзе селкенә башлый иде инде.) Әмма шул ук вакытта ул кураеннан гаҗәп саф, гаҗәп иркен тавышлар чыгара белә һәм шуны искиткеч озын итеп, бормаландырып суза да ала иде. Кыскасы, тәмам җелеккә үтәрлек итеп уйный иде ага­быз!

Ә курайга кушылып һәрвакыт Котлыяр мулла җыр­лый торган иде, һичшиксез, курайчыга тиң җырчы иде ул... Авызын ачар-ачмас, иреннәре арасыннан гына бер суза башласа, тавышы киң далага да сыймас кебек... Шуның өстенә гаҗәеп моңлы-матур җырлый иде бу мулла!.. Мин аны яхшы беләм, бездә дә аның булганы бар иде. Озын кара кәзәки кигән мәһабәт таза гәүдәле, елты­рап торган кызгылт-шома битле, сирәк кенә кара сакал­лы бер кеше иде ул. Базардан базарга, кунактан кунакка гел бал, кымыз эчеп тә кызык сөйләп, җыр җырлап йөргән бу кешенең мулла булуына ышануы да читен иде. Елы­на ике килә торган гаеттан башка ул үзенең мәчетенә йөрде микән?.. Һәрхәлдә, мин аның чалма кигән чагын күрмәдем.

Озын сүзнең кыскасы, күрше Миңнегәрәй агай өенә җыелып, сәрхуш булып утыручы муллаларның җыр-ку-райларын миңа бер-ике җәй буена еш кына ишеткәләргә туры килде. Нәкъ менә шул чакта башкортның тиңсез бай, гүзәл, сихри җыр-моңнары минем кайрыланып өлгермәгән күңелемә гомерлеккә диярлек сеңеп калды да булса кирәк. Аннары озак та үтми мин, шактый яшь башымны алып, туган-үскән оядан, якты Дим буйларын­нан ерак калага чыгып киттем. Ә бер өч-дүрт елдан соң теге муллалар да кайсы кая таралып, югалып беттеләр шикелле.

Шактый күп еллар узгач, мин үзебезнең радиокомитетта (фронттан кайтып шунда эшли башлаган чагым) тагын бер курайчы белән таныштым. Бу инде татар ку­райчысы иде. Шуның өстенә радиода уйнаштыра, димәк, аны күпмедер дәрәҗәдә профессиональ курайчы дияргә дә була. Ләкин якынрак танышкач, мин аның кайчан­дыр хуҗалык эшләрендә эшләп йөргәнен, тик соңгы ва­кытларда гына курайчы булып танылып киткәнен бел­дем. Әлбәттә, музыкага бик сәләтле кеше иде ул, кулына ни тотса, шуны уйный ала, курайга да яшьтән үк өйрәнгән, әмма болар берсе дә аның өчен төп кәсеп була алмаган. Инде аны радиога чакырып уйната башлаган­нар икән, моның сәбәбе бик ачык: шәһәрдә ул бердәнбер курайчы.

Исеме аның Исмәгыйль иде. «Исмәгыйль абзый» дип эндәшә идек без аңа. Җыйнак-җиңел гәүдәле, җирән сакаллы, зур коңгырт күзле бу чибәр абзый телгә дә бик җор иде, гел уен-көлке сөйләргә ярата торган иде. Шуңадыр инде ул безнең радиокомитетка йөрүче күп кенә артистлар, җырчылар, композиторлар белән дә якыннан аралашып, ничектер җиңел генә дуслашып өлгергән иде.

Мин үзем дә Исмәгыйль абзыйны ярата идем, алю-мин кураен да рәхәтләнеп тыңлый идем, ләкин ни өчен­дер шул чакта еш кына «Нигә бу абзый табигый курай­да уйнамый икән?» дип, ихтыярсыздан уйлана да идем.

Белмим, яшьтән үк тыңлап өйрәнгәнгә күрәме, миңа ясал­ма курайга караганда кырда үскән табигый курай якын­рак та һәм тансыграк та иде. Дөресен генә әйткәндә, күптән инде мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: ни өчен таби­гый курай бездә юк, ни өчен ул, әйтик, башкортларда сакланган да, бездә сакланмаган?.. Бик сирәк кенә очра­ган безнең курайчылар йә тимер, йә җиз курайда уйна­ганнар. Бәлки, кеше кулы белән ясалган бу курайлар теге ялан кураена караганда әйбәтрәктер, курай сәнга­тендә үзенә күрә бер алга китештер?.. Ихтимал, шуның өчен дә ясалма курай табигый курайны гамәлдән кы­сып чыгаргандыр?.. Бу хакта мин Исмәгыйль абзыйның үзеннән дә сораган идем. Аның әйтүенә караганда, таби­гый курай, билгеле, безнең татарларда да булган, хәзер дә әле кайбер җирләрдә, мәсәлән, Ык буенда ялан кура­енда уйнаучылар очрый, ләкин татар халкы кырда үскән курай белән генә чикләнмичә, шуның төсле итеп ти­мердән, җиздән дә ясарга өйрәнгән. Моның сәбәбе без­нең дымсурак, салкынчарак җирләрдә уйнарга яраклы курайны табуга караганда, аны кулдан ясау ансатрак булганга күрәдер, бәлки?! Аннары тагын ясалма курай­ның тавышы да безнең татар колагына нәфисрәк ише­телсә кирәк__Бу сүзләрдә, һичшиксез, дөреслек булыр­га тиеш.

Шуннан соң мин бер сөйләшүдә Исмәгыйль абзыйдан туп-туры сорадым:

— Ни өчен сез ялан кураенда уйнамыйсыз? Моңа каршы ул көрсенә биреп:

— Их, Әмирхан туган, уйнамас идеммени мин, ләкин юк бит ул, ялан курае юк,— диде.

— Ә сез дөресен генә әйтегез әле: ялан кураен үзегез яратасызмы?

— Һе, яратмыйча, әлбәттә, яратам.

— Алайса табарга кирәк аны.

— Ә кайдан?.. Акчага сатылмый. Арчада үсми ул... Аның өчен генә Урал тауларына барыргамы?

— Бик кирәксә, барасың да аны...

— Мин әзер,— ди Исмәгыйль абзый, шунда ук сүзне уенга борып.— Әйдә, командировочный яздыр, иртәгә үк китәм.

— Курай сиңа кирәк бит.

— Нишләп миңа, халыкка кирәк ул... Ә халыкка ки­рәкне табу — сезнең эш...  Чын,  комитет  алдында мәсьәләне күтәр, курай җыеп кайтыр өчен Уралга экспе­диция җибәрик, диген. бетә торган иде. Әлбәттә, миңа тансык курай турында бүтән уйлаучы да юк, аннары Исмәгыйль абзыйның ал ка­мин курайлары бар чагында башкасын кирәк дип белүче дә юк иде.

Ул шулай кысыр хыял булып калган да булыр иде, ләкин бер җәйне минем үземә Оренбург өлкәсенә, Куан­дык дигән җиргә кайтырга туры килде. Юлга чыгар ал­дыннан мин бу сәфәремне Исмәгыйль абзыйга да әйттем.

Абзый, кызыксынып:

— Куандык?.. Нинди җир, кайда ул? — дип сорады.

— Сакмар буенда,— дидем мин.

— Сакмар буенда!.. Бик тә ямьле якларга китәсең икән, туган! — диде ул сөенеп һәм әз генә көнләшкәндәй дә булып. Аннары,  нидер исенә төшкәндәй,  ачылып өстәде: — Карале, син шуннан миңа әлеге үзең мактаган ялан кураен табып кайтмассыңмы?.. Сакмар буенда үсәргә тиеш ул!

Аның бу үтенече миңа да ошап куйды.

— Ярар, абзый, эзләп карармын! — дидем мин ихлас кына.

— Зинһар, туган!.. Син үзең кырда үскән курайны таныйсыңдыр бит?

— Танымасам, мин аны шундагы агайлардан эзләтер­мен.

— Бигрәк тә яхшы!.. Тик син берничәне табарга куш инде... Түләргә туры килсә, алып кайткач, исәпләшер­без...

— Анысы өчен борчылмагыз, Исмәгыйль абзый,— ди­дем мин, сүзне шуның белән өзеп.

Куандык!.. Кайдан бу шигъри матур исем?.. Минем сугышка чаклы да бу тирәләрдә булганым бар иде. Бе­ренче күргәч, үзем дә куануга охшаш хис кичергән идем. Табигатьнең гаҗәеп бай, матур җирендә утыра ул Куан­дык!.. Кайсы ягына карама, ямь-яшел йомры түбәле биек-биек таулар... Шул таулар арасыннан бормаланып көмештәй ак, чиста Сакмар агып килә. Таулар чигенгән җирләрдә билдән дә югары куе үлән үскән тип-тигез ту­гай җәелеп китә. Ә таулар китереп кыскан урыннарда текә кыялар бөтерелеп аккан Сакмар өстендә таш стена­дай басып торалар... Билгеле инде, бу гүзәллекне, бу бай­лыкны беренче килеп күргән кешеләрнең чынлап куа­нулары да һәм ак тирмәләрен корып утырган шушы урынга «Куандык» дип исем бирүләре дә бик табигый, бик аңлашылса кирәк. Шигъри исем үзе үк шуны әйтеп тора!

Куандыкка мин кыз туганнарыма кунак булып кайткан идем. Аларда хәзер ир заты юк, икесенең ире һәм бердәнбер энеләре сугышта һәлак булдылар. Шуңа күрә мин, фронттан исән-имин кайткан ага тиешле кешеләре, алар өчен бик кадерле кунак идем. Сый-хөрмәтне әйткән дә юк, ашап-эчеп кенә өлгер, шуның өстенә ике-өч көн саен эссе мунча, яткан урыным да ак өйнең түрендә, сирт­мәле караватта гына...

...Бу сый-хөрмәттән бик тиз маемларга да мөмкин иде, ләкин мин Ходай бирмеш һәр көн йә Сакмар буена, йә тауларга чыгып китә идем. Таулар!.. Малай чактан ук калган бер комарлыгым бар — кайда гына берәр биек­лек күрмим, шуңа үрмәләп булса да менәргә тырыша идем. Менә Куандык әйләнәсендәге тауларга да мин тырыша-тырмаша мендем, ниһаять!

Тау биекме?

Син менәмсең?

Мен, менә алсаң, тауга мен!

Тауга мен, күр дөньяны син,

Күр бу дөньяның ямен!

Әйе, дөньяның хәйран ямьнәре, хәйран киңлекләре ачыла икән бу таулардан!.. Әкрен генә җил уйнаган биек түбәдән мин, үземчә чамалап, әле Орск, әле Җилаир як­ларына озак кына карап тора идем. Аннары...

Төш түбән, йөр син түбәндә, Күр чәчәкләр, чишмәләр, Күр игеннәр, күр җимешләр. Хәсрәтеңне бер китәр!

Әйе, Сакмар буена төшкәч, хәсрәт-уйлар чынлап та каядыр ага да китә. Назлы-шаян кызлар кебек бит ул җыр булып аккан Сакмар!.. Бер карасаң, чуерташлар өстеннән ак тәпиләрен елтыратып көлә-көлә йөгерә, икен­че карасаң, озын толымнарын сүткән шикелле, зәңгәр-ләнеп-уйчанланып тын гына агып ята.

Ничөн суга сузыласың, Тал чыбыккай, интегеп, Ялварасың, борыласың, Тилмерәсең, өзеләсең, Аккан суга күз тегеп?

Әнә шулай иске шигырь өзекләрен искә төшереп, мин Куандык әйләнәсендә күп йөрдем. Әлбәттә, Исмәгыйль абзыйның курай табып кайтырга кушкан үтенечен дә хәтеремнән чыгармый идем, киресенчә, күңелгә килгән

җыр, шигырьләр курайны гел искә төшереп кенә тора иде. Әмма мин үзем Сакмар тугаенда да, тау битләрендә дә, күпме каранып йөрсәм дә, аны очрата алмадым. Әллә юк, әллә эзли белмим?.. Ахрысы, танып та җиткерми торганмындыр. Иллә мәгәр бөтен нәрсә күкрәп үскән бу җылы-якты җирләрдә курай булырга тиеш бит, булмый­ча мөмкин түгел!

Ахырда бу эшне, башта уйлаганча, бер агайдан үте­нергә туры килде. Кешесе дә табылды. Базар көн саен Сакмар үрендәге бер авылдан килеп, минем кыз ту­ганнарда атын тугарып торучы Хаҗиәхмәт исемле бер агай иде ул. Үзе урман каравылчысы икән... Менә бер килүендә мин шул агайдан, «базар чәен» изүен чишеп клиндер манып эчеп утырган чагында, ипләп кенә со­радым:

— Әйт әле, Хаҗиәхмәт агай, сездә курай бармы?

— Курай? Нинди курай? — диде ул, аңлап бетермичә.

— Соң, уйный торган курай.

— Бар бугай бер-ике кешедә. Уйнаштыралар.

— Менә миңа да кирәк иде шул курай.

— Тарта беләсеңмени? — диде ул, елмаеп кына.

— Үзем өчен түгел. Бездә бер курайчы бар, шул куш­кан иде. Табып китермәссеңме?.. Буш итмәм.

— Курайны бит аны, туган, сатар өчен ясамыйлар.

— Миңа ясаганы кирәкми. Кырда үскәне булса ярый... Үсәме ул сездә?..

— Үсә, күп үсә, бер колач кыркып китерергә була,— диде ул, кәефле генә елмаеп.

Аның болай җиңел генә әйтеп ташлавы мине бераз пошындырып та куйды. Колачы белән кыркып китергән курай ни төслерәк булыр икән?.. Эшкә ярый торганмы, түгелме?..

— Син, Хаҗиәхмәт агай,— дидем мин, шигемне сиз­дермәскә тырышып,— курайның уйнарга ярый торга­нын гына табып китер инде. Колачлап кирәкми, бер-ничәү булса, шул җитәр... Сине өйрәтәсе юк, үзең дә беләсеңдер?!

— Ярар, синең өчен чагылда үскәнен генә табып ки­терермен,— диде Хаҗиәхмәт агай, пинжәк чабуы белән шабыр тир битен сөртә-сөртә. Аннары сыңар кулы белән генә ияген сыпырып куйды: «Аллаһе әкбәр!»

Әлбәттә, белә ул, белмиме соң?.. «Чагылда үскәнен» ди бит. Ягъни кояшка каршы тау битендә үскән курай була инде ул... Мин чамалыйм, бу курайның иң әгъләсе, өрмәс борын «Баранбай»ны суза башлый торганы булырга тиеш. Ишеткәнем дә бар, җылы туфрактан һәм эссе кояштан ярала икән ул чын курай! Шуңа күрә төпченеп тормадым, хәтта кайчан китерәсен дә сорамадым — Ха­җиәхмәт агай, барыбер, клиндерләп чәй эчәр өчен генә булса да, алдагы базарга килеп җитәчәк.

Ләкин атна арасында беркөнне Сакмардан су кереп кайтсам, өйнең тышкы бусагасында әлсерәп бер кар­чык утыра. Ерактан килгәнгә охшый, җирдә таягы да ята, үзе янып-көеп, тәмам бакыр төсенә кергән. Көннәре дә бу арада бик эссе тора, пешеп үләрлек... Мин ихты-ярсыздан: «Кем бу әби, ни өчен мондый чакта йөри, саилче микән әллә?»—дип тә уйлап куйдым. Шул чакта кар базыннан салкын катык күтәреп, минем кече сеңел Һәммәюн килеп чыкты. Мин, аңа таба атлап, әкрен генә:

— Бу әби кем була? — дип сорадым.

— Хаҗиәхмәт агайның әсәе, Миңзифа әби,— диде Һәммәюн.

— Шулаймыни? — дидем мин аптырап, аннары кар­чык янына барып исәнләштем: — Исәнме, әби!

— Саумы, улым! — диде әби, ачык кына.

— Кем белән килдегез?

— Үзем генә.

— Әллә җәяү?

— Җәяү шул,— диде әби, елмаерга тырышып. Мин гаҗәпләнеп торган арада Һәммәюн әйтеп куйды:

— Әнә ул сиңа курайлар китергән.

Курайлар китергән?! Шушындый эсседә, унбиш чак­рым җирдән, җәяүләп?! Бер мизгел ни әйтергә дә бел­мичә торгач, мин, ниһаять:

— Их, әбекәем! — дидем, ачынып.— Нигә болай азап­ланып йөрисең, ашыгыч нәрсә түгел бит ул. Хаҗиәхмәт агай үзе дә базар көнне китергән булыр иде!

— Улым килә алмый, печәнгә төштеләр...

— Шулаймыни?.. Җайсызрак килеп чыккан икән. Сезгә, карчык кешегә, бу эсседә йөрүләре бик авырдыр бит? Әби бер дә исе китмичә генә:

— Һи, йөрүмени бу! — диде.— Көн өстенә килеп китә­без без Куандыкка... Әле иңдә йөк тә була, буш кул белән килүнең бер азабы да юк. Менә әзрәк кенә хәл алам да кире китәм.

— Кире?.. Юк инде, әбекәем, бүген мин сезне җибәр­мим. Хәзер менә чәй эчәрбез, аннары аш та өлгерер.

— Юк, булмый, миңа эчәргә ярамый әле,— диде кар­чык, кипкән иреннәрен ялап.

— Нишләп?

— Мин — ураза.

— Ураза?

— Әйе, Алла кабул итсен!

Тагын шул гына җитмәгән иде! Их, әби, әби, болай да элеп киптергән кебек булгансың бит, дидем мин эчемнән генә, ләкин үзенә әйтеп тормадым, чөнки әйтүдән мәгънә юк, һәм, килешмәс тә иде ул. Кешенең гомере буе тоткан уразасын бозып буламы соң?!

Минем карчык китергән курайларны тизрәк күрәсем килде. Аның артындарак чүпрәккә төрелгән озын бер нәрсә стенага сөялеп тора иде, шуңа ымлап сорадым:

— Шулмы инде сез китергән курайлар?

— Ийе,— диде карчык һәм борылып озын төргәкне алды.— Мә, үзең сүтеп кара.

Мин, чүгәләп, баш-башыннан бәйләгән бауларны чиш­тем дә чүпрәкне сүттем. Менә сиңа курайлар!.. Дөресрә­ге, курай булачак куралар... Җидәү икән үзләре, кайсы озын, кайсы кыскарак. Бик үткен пәке белән киселгән булса кирәк, очларында бернинди яньчелгән яки ярыл­ган җире юк... Һәм шушы эче куыш, җип-җиңел, үтә кипкән үсемлек сабагы, кемдер ирененә тидереп, өрә баш­лагач та, үзенә сихри җан кергәндәй, өздереп уйнап җибә­рергә тиеш!.. Гаҗәп, гаҗәп!.. Бәлки, безнең иң ерак ба­баларыбыз әле үлән-тамыр җыеп туена башлаган чакла­рында ук бу үсемлекне өреп карарга, сызгыртырга өйрәнгәннәрдер. Бәлки, шул заманнардан ук инде сакла­нып килә торгандыр бу курай дигән иң табигый, иң кадерле уен коралы?! Ләкин менә хәзер аны ничек бәяләргә? Бәһасе бармы аның? Һәрхәлдә, бушка гына би­релми һәм алынмый торгандыр инде.

— Хаҗиәхмәт агай нәрсә әйтте соң? — дип сорадым мин карчыктан. Ул, билгеле, минем тел төбемне аңламады.

— Нәрсә әйтсен. Куралар әйбәт, диде, үзе дә ике көн эзләп йөрде.

— Рәхмәт инде аңа, бик рәхмәт!.. Тик, әби, мин болар-ның бәясен белмим бит әле... Күпме тора икән үзләре?

— Хода белсен! — дип кенә куйды карчык. Ул һаман да әле сүзнең нәрсә турында баруын аңлап бетерми иде, ахрысы... Шуннан соң мин, торып, кесәмнән утыз сум­лык (иске акча белән) чыгарып суздым.

— Аз булмасмы, әби?

Карчык сискәнгәндәй кинәт миңа ике кулын селтәде:

— Куй,кирәкми!

— Ничек инде кирәкми?.. Бушка гына булмый бит.

— Кирәкми, кирәкми! — диде карчык, кат-кат башын, кулын селкеп.— Кырда үскән кура өчен кеше акча ала­мыни, ошамаганны!..

— Кура өчен булмаса, хезмәтегез өчен алырга тиеш­сез. Хаҗиәхмәт агай вакытын әрәм итеп эзләп йөргән, сез менә җәяүләп китерә килгәнсез... Шуның өчен түлим мин, алыгыз!

— Юк, алмыйм! — диде карчык, кырт кисеп.

Мин шактый кыен хәлдә калдым. Кулымдагы акча­ны карчыкка көчләп бирә дә алмыйм, кире кесәмә сал­сам да бик уңайсыз. Нишләргә соң?.. Карчыкны болай бернәрсәсез җибәрү һич тә ярый торган эш түгел, ничек кенә булса да аны бәхилләтергә кирәк. Ләкин ничек итеп?.. Ахырда, без, җыйнаулашып дигәндәй, карчыкны бүген китмәскә, авыз ачып, куна калырга кыстый баш­ладык. Карчык моңа да бик авырлык белән генә күнде. Балалар көтә, килен ачуланыр дип, һаман карышып ма­ташты.

Балалар дигәннән, мин Хаҗиәхмәт агайның вак кына балалары күп булуын ишетеп белә идем. Шуннан күңелгә бер әйбәт уй килде: әлеге карчык баш тарткан акчаны Һәммәюнгә биреп, шул балаларга тәмле-төмледән ни дә булса, ә карчыкның үзенә чәй-шикәр алып, шулар-ның һәммәсен киткән чагында гына кулына тоттырыр­га куштым. Күчтәнәчтән инде әбиебез баш тартмас, шаять!

Кояш баегач, әби тоз тәмләп кенә авыз ачты, безнең белән утырып аш ашады, аннары бик күп итеп чәй эчте. Икенче көнне таң беленгәч үк торып, яңадан уразага керер өчен сәхәрен ашап, Сакмар үрендәге авылына кайтып киткән иде инде ул...

Санаулы көннәр тиз үтте. Минем дә китәр вакыт җитте. Юлга әзерләнгән чакта гына көтелмәгән бер мәшәкать чыкты: куралар минем чемоданга сыймый икән. Бөкләп сала торган әйбер түгел, нишләтергә үзләрен?.. Болай төреп бәйләп кенә алсаң, юлда йә сы­нар, йә изелер дип тә курыктым. Шуннан соң кыз ту­ганнарның киңәше белән, май заводында әрҗә ясау­чылардан тиз генә озын футляр сыман бер нәрсә эшлә­теп алдым. Куралар шуңа шып кына кереп утырды­лар.

Өйгә кайткач, Исмәгыйль абзыйны чакырып алып, тантаналы рәвештә дигәндәй, кураларны футляры-ние белән аңа тапшырдым. Абзый, үзе кушып җибәрсә дә, ышанып көтмәгән икән, күргәч бик куанды.

— Валлаһи газим, чын куралар бит болар, башкорт менә шулардай курай ясап тарта да инде! — диде ул, һәркайсын бик җентекләп карый-карый.

— Хәзер, Исмәгыйль абзый, син «тартканны» ишетә­се калды безгә,— дидем мин.

Ул әзрәк уйланып торды да ни өчендер башын кагып куйды:

— Белмим шул, белмим шул!..

Шактый гаҗәп тоелды миңа аның бу уйчан-сәер җава­бы. Ничек юрарга моны дип торган арада, ул миннән кинәт кенә сорады:

— Ә күпме түләргә үзләренә?

Тагын каһәр суккан акча мәсьәләсе!.. Теге әби ши­келле кырт кисеп кенә: «Юк, бер тиен дә кирәкми!» — дип әйтмәкче булган идем дә, кинәт Исмәгыйль аб­зыйны бераз шаяртасым килеп китте. Авыр гына су­лаган булып:

— Кыйбатка төште бу куралар, Исмәгыйль абзый, һәркайсы утызар сум тора,— дидем.

Ләкин Исмәгыйль абзыйның моңа бер дә исе кит­мәде:

— Булыр, булыр!.. Сакмар кадәр җирдән кайткан ич алар! Нәрсә, хәзер үк түләргәме?

Мин ирексездән көлеп җибәрдем һәм теге әбинең бу кураларны иң эссе көндә, ураза килеш, унбиш чакрым җирдән җәяү китерә килеп тә бер тиен акча алмавын сөйләп бирдем.

Кечкенә бу вакыйга Исмәгыйль абзыйга шактый нык тәэсир итте булса кирәк, ул сүз таба алмагандай бераз дәшми торды, аннары, башын кагып: «Кара син, ә, изге бәндәләр дә бар икән!» — дип куйды. Шуннан соң кура­ларны, дөньяның иң кадерле бер нәрсәсе шикелле кул­тык астына сак кына кыстырып, кат-кат рәхмәтен әйтеп китеп барды.

Әмма иң кызганыч, Исмәгыйль абзыйның ялан ку­раенда уйнаганын миңа ишетергә туры килмәде... «Бел­мим шул» дигән иде ул, курайларны миннән алып киткән чагында. Нидер сизенгән шикелле әйткән икән абзый кеше!.. Башта аның өен, урыны яңа төзелешкә кирәк булгач, шәһәрдән шактый еракка, каядыр Чыңгыз тирә­сенә күчерделәр. Исмәгыйль абзый шуның мәшәкатенә кереп батты, ахрысы, бөтенләй күзгә күренми башлады. Аннары күпмедер вакыттан соң үзе дә каты авырып, көтмәгәндә генә үлеп киткән... Мин аның үлемен хәтта ишетми дә калдым. Кем әйтмешли, дөнья бу!..

Ләкин соңыннан инде, Исмәгыйль абзыйны искә төшергән чакта, теге курайларны ул нишләтте икән дип уйлап куйгалый идем. Бары күптән түгел генә ишетеп белдем:

Исмәгыйль абзыйдан калган барлык курайлар да Тел, әдәбият институтының музыка кабинетында саклана икән... Юри кызыксынып барып карадым. Моннан күп еллар элек Хаҗиәхмәт агай Сакмар буеның тау битлә­реннән кыркып алган, әнисе Миңзифа карчык җәяүләп Куандыкка китерә килгән, мин исә махсус футлярга са­лып алып кайткан курайлар кабинет шүрлегендә, иске газеталарга төрелгән килеш яталар. Сүтеп карагач, мин аларны таныдым. Исмәгыйль абзый һәркайсына өстән дүрт, астан бер тишек ясаган (нәкъ башкорт курае төсле итеп), кулыңа ал да сыздырып сузып җибәр!.. Әмма алар өнсезләр, сыздырып сузып җибәрердәй кешесе юк — әки­яттәге теге малай кебек кешесен, кешесен кайдан табарга?!

1970

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев