Кулъяулык
Мин ул кулъяулыкны яхшы беләм, аңа бәйләнешле вакыйгалар хәтергә ныклап сеңеп калган.
КУЛЪЯУЛЫК
Авылга кайттым. Өйдә абыйның кызы Әлфия берүзе кулъяулык чигеп утыра иде. Абый белән җиңги кунакта, кич белән генә кайтасылар икән.
Әлфия чигүен өстәл өстенә куйды да самовар яңартырга дип почмак якка кереп китте. Мин кулъяулыкны алып әйләндерә-әйләндерә караштырырга тотындым. Килештергән. Чит-читләрендәге чигеп ясалган чәчәкләре бигрәк матур. Тукта, мондый чәчәкләр төшерелгән кулъяулыкны минем кайдадыр күргәнем бар бит. Кайда? Кем кулында?.. Җиңги чиккән кулъяулыкка охшаган түгелме соң? Әйе, әйе, шуңа охшаган. Мин ул кулъяулыкны яхшы беләм, аңа бәйләнешле вакыйгалар хәтергә ныклап сеңеп калган.
Беренче вакыйга
Абыйны сугышка озату бәхете миңа да эләкте. Сугышка озату бәхет түгел инде ул түгелен, тик тугыз яшьлек малай өчен фронтка китүчеләр белән бер арбага утырып район үзәгендәге пристаньга бару — шактый ук зур куаныч. Мондый чакта эч пошырып буталып йөрмә, дип өйдә бикләп калдырсалар да, берни эшли алмыйсың.
Арбадагылар җырладылар, еладылар. Җиңги дә безнең арбага утырып барды, ул да елады. Җиңги елаганга мин сөендем, чөнки ул мине үртәп елатырга ярата иде, хәзер үзе мышкылдый.
Пристаньда, китүчеләр пароходка төялгәндә дә елады җиңги, абыйның муенына асылынып елады. Безнең авылдан абый белән бергә китүче Исмәгыйль исемле егет җиңгидән көлде:
— Ник елыйсың, Шәмсеруй, әллә Гата кыйнадымы? — ди.— Әйттем мин сиңа,— ди аннары,— миңа кияүгә чыксаң, болай рәнҗетмәгән булыр идем, күрәсең, Гатауллаң нишләтә.
Аннан соң сөйләнә-сөйләнә абыйның җиңеннән тотып сөйри башлады:
— Әйдә, Гата, соңга калабыз. Бик кадерле булса, Шәмсеруеңны кесәңә салып алып кит. Әйттем мин сиңа, өйләнмә дип, тыңламадың.
Абый белән Исмәгыйль абый кешеләр арасына кереп чумдылар, без җиңги белән яр өстендә басып калдык. Шунда җиңги кинәт нәрсәнедер исенә төшереп кесәсенә тыгылды, аннан кулъяулык тартып чыгарды. Миңа урынымнан кузгалмаска боерып: «Гатаулла! Гатаулла!»— дип кычкыра-кычкыра китүчеләрне, озатучыларны этә-төртә пароходка атылды. Минем янга әйләнеп килгәндә, аның яулыгы башыннан шуып төшкән, чәчләре тузган, кулъяулыгы кулында иде.
— Онытканмын бит, онытканмын бит,— дип кабатлады ул бертуктаусыз.
Ул арада әллә кайдан Исмәгыйль абый килеп чыкты.
— Гатаны югалттым,— диде ул,— әллә кая олакты. Пароход китә бит.
Җиңги Исмәгыйль абыйны күрүгә, аңа ташланды.
— Исмәгыйль, җаным, зинһар, шушы кулъяулыкны Гатауллага бир. Онытканмын. Эчендә өч йөз сум акчасы да бар. Зинһар өчен дип сорыйм, төшереп калдыра күрмә. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Исмәгыйль, берүк бер-берегезне саклагыз, аерылмагыз.
Исмәгыйль абый, кулъяулыкка төрелгән акчаны ке¬сәсенә салып, китеп югалды.
Пароход кузгалып киткәч, без яр буйлап йөгереп бардык. Абый белән Исмәгыйль абыйны күрдек. Палубада басып торалар иде. Икесе дә кул болгадылар, абый нидер кычкырды, тик ни әйткәнен ишетә алмадык. Пароход Идел борылышында күздән югалды.
Икенче вакыйга
Исмәгыйль кулын өздереп кайткан, дигән хәбәр ишетелде. Җиңги белән икәүләп, кичке ашка кычыткан турап утыра идек, бөтенесен атып бәрдек тә Исмәгыйль абыйларга чаптык.
Без барып кергәндә, өй эче кешеләр белән шыплап тулган иде инде. Гадәттәгечә, сорашалар. Гитлерны сүгәләр, Исмәгыйль абыйның буш җиңенә карап ах-ух киләләр, кызганалар.
— Бер елга ярты кул ничава,— ди Исмәгыйль абый,— бүтәннәр башларын да калдырдылар әле,— ди,— менә бу калганына бармаклар үссә, элеккесеннән дә шәбрәк була,— дип, терсәктән өзелгән кулын селкегәндәй итә.
Ниһаять, сорашыр өчен чират җиңгигә җитте. Бар сораганы абый турында инде. Нигә аерылыштыгыз? Тагын очратмадыгызмы? «Бизвисте» дигән язу килде — ул ни икән? Үлеп, гәүдәсен таба алмадылар микән, әллә плин төште микән? Кайтырына өмет бар микән?
— Гата белән Казанда ук аерылыштык,— ди Исмәгыйль абый, шуннан бернәрсә белмим. Сездән адресын соратып хат язган идем, җавабы булмады. Син алай бик үк кайгырма, Шәмсеруй, «без вести» дигән, ни әйтсәң дә, үлде дигән сүз түгел. Әллә ниләр була анда. Үлде дигә¬нең дә табылып куя,— ди.
Өч-дүрт көн үткәч, Исмәгыйль абый безгә килде. Җиңги белән сөйләшеп утырдылар, бик еш абыйны искә алдылар. Киткән чакта Исмәгыйль абый гимнастеркасының түш кесәсеннән кулъяулык белән акча алып җиңгигә сузды:
— Гаеп итмә, Шәмсеруй, онытканмын. Кая анда, баш-күз әйләнгән. Гатадан аерылгач, солдат киемнәре киендергәндә табылды. Үз-үземне сүктем ул чакта. Аннан инде, исән-сау кайтсак, бер кызык булыр, Гатага шул вакытта тапшырырмын, дип сакладым. Нишләтәсең, миңа алданрак кайтырга язгандыр. Ачуланма инде, Шәмсеруй.
Җиңги, билгеле, ачуланмады. Кем белә, эченнән генә, бәлки, үпкәләгәндер, ләкин Исмәгыйль абыйга сиздермәде. Исмәгыйль абый киткәч, җиңги, үзе чиккән кулъяулыгына капланып, бик озак елады.
Өченче вакыйга
Абый сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты. Иң беренче булып безгә Исмәгыйль абый килеп җитте. Кочаклашып күрештеләр. Сораштылар. Абый чолганышка эләккән. Партизаннарга барып кушылган, ике ел хат яза алмаган икән.
Җиңги табын әзерләде. Мин, абый алып кайткан күчтәнәчләр белән тамакны туйдыргач, баз өстендә эшләнгән алачыкка чыгып йокларга яттым. Бераздан ишегалдына абый белән Исмәгыйль абый чыктылар. Алачык янын¬дагы бүкәнгә утырып тәмәке кабыздылар.
— Болай сөйләшик, Гата,— диде Исмәгыйль абый.— Без элек тә дус идек, дус булып калыйк. Булганнарның бөтенесен оныт.
— Ни сөйлисең? Нәрсәне онытырга?
— Беләсең инде.
— Нәрсәне?
— Шәмсеруйның кулъяулыгын сорап алдым ич.
— Нинди кулъяулык?
— Фронтка киткәндә. Казанда, аерылышкан чакта. Акчасын бирдем. Кулъяулыгын миңа калдыр, дидем. Синдә болай да Шәмсеруйның кулъяулыклары күп, миндә бер истәлеге дә юк, мин дә аны ярата идем бит, үлсәм-нитсәм, үзем белән аның кулъяулыгы булсын дигән идем.
Абыйның кәефе шәп иде, кычкырып көлде.
— Таптың сөйләшерлек сүз, әллә кайчан булганны, — диде.
— Син көлмә, Гата, көлке түгел. Сиңа әллә ниләр ишеттерерләр. Яраланып кайткач, синең хәбәрең юклыкны белгәч бирдем мин ул кулъяулыкны Шәмсеруйга. Ничектер яхшысынмадым, дустыма хыянәт итәмдер кебек тоелды. Аннан соң гаеп итмә, сугыш вакытын беләсең, тормыш авыр, Шәмсеруйга ярдәм иткәләдем. Утын, печән кирәк бит. Мин ир кеше. Кешеләр әллә ниләр сөйләделәр. Тик ышан, Шәмсеруйның да, минем дә гаеп эшебез булмады. Синең хатың килгәч, бергәләшеп шатландык. Син инде, зинһар өчен, кулъяулык турында Шәмсеруйның исенә төшермә. Ике арада калсын.
— Кайсы егеткә чигәсең бу кулъяулыкны? — дигәч, Әлфия кызарып куйды.
— Өйрәнәм генә.
— Өлгесен кайдан алдың?
— Сандыктан бер кулъяулык таптым. Шуннан күчердем.
Икенче көнне авылда армиягә китүче яшьләрне озаттылар. Китүчеләр арасында Исмәгыйль абыйның да малае бар икән. Басу капкасын чыкканда, ул әтисе-әнисе белән саубуллашты да машинага менеп утырды. Машина кузгалып киткәндә, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, озатып калучыларга болгады.
Таныш кулъяулык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев