Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Көтелмәгән борылыш

Әллә ничек сәер булып туды бүгенге көн.

Инде март азагы булуга да карамастан, әле кичә генә авыз ачсаң, телең аңкауга ябышырлык салкын иде. Ә бүген кояш нурлары күзгә чалына башлауга, җир өстенә җылылык бөркелгәндәй булды. Җәяүле-ләрне махсус егар өчен түшәлгән кебек, тротуар өстендә ялтырап яткан бозлар, ялап алгандай, бер мизгелдә гөрләвеккә әверелеп, аяк астында челтерәде. Өем-өем кар көртләре дә, калышырга те­ләмәгән шикелле, кимегәннән-кими барды. Кыскасы, дөньяның асты өскә килде. Инде быел килмәскә уйлаган, ахры, дип, кеше­ләрне хафага салган яз, кышны бер сулышта егып салып, хаким­лекне үз кулына алды.

Әлеге үзгәрешләрне күрергә өлгермәсә дә, бүгенге көннең баш­каларына охшамавын җиденче хисе белән сизде Сибгать. Гадәт­тәгечә бүлмәдәшләре кайсы лекциягә, кайсы китапханәгә тара­лып беткәч, шалтырый-шалтырый батареясы утыра башлаган бу­дильник тавышына уянып китте инде югыйсә. Ике көннең берен­дә кайнар су килмәгән кранда да, мәңгелек ут сыман көне-төне янудан туктамаган тулай торакның газ плитәсендә дә алай сизе­лерлек үзгәреш күренмәде. Ә менә күңелдә әллә нинди җил-да­выл купкан кебек. Юк, юк, тәүге умырзая баш калкыткан кебек егетнең күңелендә. Йөрәк тә әллә нигә шашып тибә, әллә кайлар-га ашкына бүген.

Хәтта сигезенче каттан төшүнең дә авырлыгын тоймады Сиб­гать. Бөгәрләнеп беткән лекция дәфтәрләрен куенына кыстырып, автобус тукталышына чыгып баскач та, башка көннәрдәгечә, ни­чек тизрәк кичне җиткерү турында да уйламады. Хәтта булачак семинар да куркытмый аны. Чөнки ул сизә — бүгенге көн үзе белән онытылмаслык тәэсирләр алып киләчәк. Ни-нәрсә көтә аны бүген — анысын әлегә мин дә белмим. Тик инде шыгрым тулы автобуста, сыңар аягына басып, үзалдына елмаеп университетка аш­кынучы егетнең күзләрендә уйнаган очкын көннең чыннан да ма­җараларга тулы булачагын вәгъдә итә.

Чынлап та, гаҗәп хәлләр университетның бусагасын атлап кер­гәч үк башланды. Лифт янында, гадәттәгечә, студентлар өелешеп тормаганга аптырады Сибгать. Якынрак килгәч, күзләре менә-менә орбиталарыннан чыгардай булып зурайдылар. Стенада «Бү­геннән башлап лифтта төшүнең бәясе биш, менү ун сум» дип язылган белдерү эленеп тора иде. «Болай да кесә тишегеннән коелырлык бакыр акчалары да булмаган студентларны талау юл­ларын табып кына торалар» дип эченнән генә уйлап куйды Сиб­гать. Автобуста биш баруның дүртесендә «куян» булып йөргән егет унберенче катка менү өчен ун сум түләсенмени инде! Теле авызыннан чыгып төшәрдәй булып асылынды, мыш-мыш килү­дән сулышы капса капты, әмма акчасын янга калдырды егетебез. Үзенә кирәкле аудиториягә ничек кирәк алай барып җиткәч, та­гы хикмәт — тирә-юньдә бер җан әсәре дә күренми иде. Ул арада кесәсендәге кәрәзле телефоны җырлап җибәрде. Төркемдәше Фә­рит икән. «Бүген дәрес китапханәдәге конференц-залда үтәчәк, адашып йөрмә тагы», — ди.

Иптәш малаена рәхмәт әйтергә дә онытып, баскыч буйлап аска йөгерде Сибгать. Күрше бүлмәдән килгән тавышларга да игъти­бар итмәде.

Тик конференц-зал бикле булып чыкты. Ишекне дә шакып ка­рады егет, китапханә залларын да айкап чыкты — төркемләшлә­ре күренмәде. Күпме шылтыратып та, Илһам да телефонын алма­ды, һич югы, икенче парга керермен дип, янә унберенче катка менсә, ни күрсен: бая гына шып-шыр булган аудиториядә гөрләп дәрес бара. Профессорның күкрәктән чыккан яңгыравык тавы­шы ачык калган ишектән бөтен коридорга яңгырап тора. «Әллә саташа башладым инде, — дип уйлады Сибгать. — Кирәк бит шулкадәрле кешене күрмәскә. Ә Фәрит? Ә телефон? Уф... Берәрсе күреп алмасын тагын. Алышынган икән бу дип, күзеңне дә ачыр-маслар».

—   Профессор парга килмәүчеләргә отработка бирде. Мә, конспект, язып кил, — дип, тәнәфестә Сибгатьнең кулына егерме­ләп чыганак язылган исемлек китереп тоттырды староста Гөлна-ра. — Вакытында эшләп килмәүчеләрне укытучы, имтиханга керт­мәячәкмен, диде.

Моның ише юк-бар керфеге дә селкенмәгән Сибгатькә икенче пардан соң тагын да күңелсезрәк хәбәр җиткерделәр. Аңа кичек­мәстән деканатка керергә кушканнар икән. Ни сәбәпле икәнен сорап та тормастан, шунда атлады егет. Тик деканатта аңа таба борылып караучы да булмады.

—  Бер кирәкмәгәнгә борчып йөрисең, — дип куып ук чы­гардылар. Егетнең ачулы йөзен күргәч, староста тизрәк мәсьәләне аңла­тырга кереште:

—  Бәлки, синең универдан куылуың хакында җиткерергә те­ләгән булганнардыр...

— Ә??? Нигә? Ничек алай? — Сибгатьнең күз аллары караңгы­ланып китте. — Мин бит...

—  Анысын миннән сорама инде, җаныем. Бернәрсә дә белмим мин. Деканат каршындагы белдерүдән укып кына әйтүем.

Чыннан да, университеттан куыласы студентлар исемлеге эле­неп тора шул деканат каршында. Тик алар әллә кайчан, кышкы сессиядән соң ук билгеле иде бит инде. Өч имтиханын бирә ая­маучыларның юлларына ак җәймә. Ә Сибгать барлык имтихан­нарын да тапшырып бетерде бит инде. Дөрес, икенче имтиханын ике тапкыр тапшыра алмады. Тик өченче кат килгәч кенә, сөбха­налла, ике сорауның берсенә төп-төгәл җавап итеп бирде. Беренче билет эләккәнгә, атна буе Аллага рәхмәт укып йөргән иде аннан соң. Инде килеп...

Исемлеккә янә күз салмыйча, чәчләре үрә торды егетнең. Ме­нә... Менә аның фамилиясе. Иң соңгы кеше итеп Мансуров Сиб­гать дип өстәп куйганнар. Йа Хода, иртәдән үк матур кичерешләр вәгъдә иткән көн шулай күңелсез тәмамланыр микәнни соң?!

Сибгать, берәүгә дә күз төшермичә, авыр адымнар белән лифт янына атлады. Биш сум сораучы булмаганга аптыраса да, моның өчен шатланып торыр чак түгел иде. Дөньяга яз җылысын алып килгән кояш нурлары да яшен камчысы булып тоелды аңа. Кесә­сендә бертуктамый чыелдаган телефонына да игътибар итмичә, башын иеп атлады да атлады.

...Ә бу вакытта Фәрит, берәрсе күреп алганчы дип, бая гына компьютерда җыйган белдерүен куптарырга йөгерде. Күрше бүл­мәдә соңгы араларда дөньясын чанага төяп йөри башлаган Сиб­гатьне, беренче апрель көнне булса да, уйланырга мәҗбүр итә ал­ган төркемдәшләре тәгәри-тәгәри көлешәләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев