Кояш каплаучы
Язгы матур көндә класста тилмереп утырудан да кыен эш юк икән ул.
Читлектәге тутый кош сыман тоясың үзеңне. Иреккә чыгар өчен әллә ниләр бирердәй буласың. Йөрәк түземсезләнеп «дөп-дөп» итеп тибә. Шулай булмый ни соң, үзегез уйлап карагыз – тышта үчекләп кояш көлә, үзәккә үтәрдәй булып кошлар сайрый, ә түбә кыегыннан биешә-биешә шаян тамчылар тәгәри. Иллә дә рәхәт вакыт инде, мин сиңайтим!
Ә син, шундый күңелле мәлдә, каккан казык сыман алгы партага чумып, дәрес тыңларга мәҗбүр. Йә, әйтегез, кем түзә алсын моңа? Укытучы апага нәрсә аңа – үзенекен белә – класс буйлап йөри-йөри дәрес аңлата.
Ә күңел урынында түгел, шайтан. Бер күз тәрәзәдә, икенчесе – ишектә. Үч иткән кебек кыңгыравы да шылтырамый бит ичмаса. Ачу килә; малай.
Укытучының сөйләгәне бер колактан керә, икенчесеннән «пылт» итеп чыгып китә. Дәрес кайгысымыни монда. Кырдагы ташуны карыйсы бар.
Уф, дәрес беткәнен көтә-көтә гарык булдым тәки. Язгы көндә балаларны класста тинтерәтеп утырту кемнең башына килде икән? Әгәр мин директор абый булсам, ике дә уйламый мәктәпне көзгә кадәр каникулга җибәрер идем.
Ярар, утырамын шулай дәрес тыңлап. Ул арада кояш нурлары әрсезләнеп тәрәзә аша үтеп битләрне, җилкәләрне кыздыра ук башлады. Үч иткән кебек нурлар да миңа гына төшә. Башкалар рәхәтләнеп күләгәдә утыралар әнә.
Шулай утыра торгач, ихтыярсыздан күзләр йомыла башлады. Озак та үтми йокымсырап киткәнмен.
Төш күрәм. Имеш, укытучы апа миңа матур итеп елмаеп нидер әйтә. Кояшны капларга куша икән. Ә мин Фәния белән төрткәләшәм, аны ишетмим, имеш. «Әбләев, Әбләев», – дип, кычкыра ук башлады бу. Әлеге тавышка сискәнеп күзем ачсам, янымда күзлеген ялтыратып укытучы апа басып тора. Мин сикереп тордым да, уктай атылып кием элгеченә ташландым. Зур бүрегемне йолкып алдым да, тәрәзәгә таба бара башладым. Инде бүрек белән тәрәзәне каплыйм гына дигәндә, укытучы апаның: «Әблеев, син нишлисең, Ходаем?» – дигән куркулы соравын ишетеп кинәт туктап калдым.
Мин үз чиратымда гаҗәпләнеп:
– Кояшны капларга үзегез куштыгыз бит, – дим. Классташларым шаркылдап көлеп җибәрделәр. Укытучы апа эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап озак итеп башын чайкап торды да:
– Их, Әбләев, Әбләев. Дәрес вакытында йоклый-йоклый саташып беткәнсең бит. Бар, утыр, тәртибең өчен «икеле», – диде.
Башымны түбән иеп, авызын җәеп көлеп утырган Фәния янына партага чумдым.
Шул вакыйгадан соң мәктәптә миңа «Лунатик» дигән кушамат тактылар.
Тәртибең өчен «икеле», имеш.
Язгы рәхәттә урамда уйнарга кирәк ул. Укытучылар үзләре, балаларны яклагыз, дигән булалар тагын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев