Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Космонавт булам дигәндә генә...

Балачак әдипләре: Ләбиб Лерон

...Әнинең карынында чакта ук «космонавт» сүзен еш ишеткәнмендер, күрәсең... Шулай булмаса, тәпи атлап китүемә һәм телем ачылуга күп тә үтмәстән: «Мин үскәч космонавт булачакмын!» — дип, шәрран ярып кычкырмас идем... Дөрес, кычкыруын алай ук кычкырмадым шикелле... Мәгәр, «Хыял» дигән «шигырь» язуым һәм аны «Яшь ленинчы» гәзитенә юллавым хак:

Минем уемда бары тик

Космонавт булу теләге.

Космоска очу өчен дә бит

Укырга кирәк әле...

Сигезьюллык бу «шигыремә» үз битендә урын биреп, «Яшь ленинчы» шул вакытта, үзе дә сизмәстән, төзәтеп булмаслык зур бер хата ясады, минемчә: шаулап чәчәк аткан Совет иле Лемон Леронов дигән мәшһүр космонавтын югалтты. Ә бит югыйсә мин бөтен яктан да килгән идем: чана-чаңгыда шуа беләм, ике метр биеклектәге ярдан курыкмыйча суга чума алам. Чапайча йөзә алам, түмгәккә эләкмичә дә вилсәпидтән мәтәлә алам... Җитмәсә исем-фамилиямдә татарлыкның эзе дә юк: Лемон Леронов! Иван Миронов кебегрәк яңгырый, шулай бит?! Билләһи дип әйтәм, минем исем-фамилиямне ишетсә, Хрущев бабай үзе этеп менгезә иде мине галәмгә. Әле бер-ике ай күктән төшермичә дә торыр иде... Булмады...

Кызганыч. «Яшь ленинчы» комачаулады... Мине космонавт булу хыялыннан биздереп, язу-сызу дөньясына тартып-төртеп кертте. Үпкәм юк тагы үзенә. Хәер, оялмыйча ничек үпкә саклыйсың ди инде аңа!.. Синең көл яки нарат күркәсе җыю, фермадагы бозауларга шефлык итү, үтил җыючы агайга сөяк-санак, кәгазь-чүпрәк тапшырып кабарткыч алу, кош оясы ясау, куян үстерү, бор­ чак басуына кергән казларны куу турында көн саен язып- җибәреп торган озын-озын хәбәрләреңне, ике җөмләгә генә калдырып, гәзит битенә чәпәп торсыннар, ә син үпкәләп тор, имеш! Әле бит шуның өстәвенә бер-ике сүзе генә үзеңнеке булган шигырьләрең дә ара-тирә басылгалый.

Дус-ишләр (кызларны әйтмим дә инде!) каршында дәрәҗә ничек үскәнен шигырь язып караган, аны гәзит битендә күрү бәхетенә ирешкән егет кенә беләдер... Бөтен мәктәпкә «шагыйрь!» дигән даның таралган чакта, синең космонавт булам дип коры хыялланып йөрүең — чүп кенә! Шулай итеп, галәмгә очу теләге сүнде. Аның каравы күңелдә икенче хыял кабынды. Һәм бу хыял мине Казан университетына — журналистика бүлегенә алып килде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев